Интертаттан 25 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

24 Апреля 2018

Укылган: 1364 тапкыр

Интертаттан 25 апрельгә һава торышы һәм ай календаре. 
25 апрель. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән көнчыгыш районнарда бераз кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан, юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +4..+9˚ градус. Иртән һәм төнлә юлларда урыны белән бозлавык. 


25 апрель.
Үсеш алучы ай. Ай кыз йолдызлыгында.


Яшелчә бакчасы
Бу вакытта бернәрсә дә утыртмау яхшы. Яшел, хуш исле һәм дару үләннәре чәчү өчен уңай вакыт. Томат, борыч, баклажан, физалис рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга була. 

Чәчәк түтәле
Бу вакытта бернәрсә дә утыртмау яхшы. Ләкин берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрне, чәчәк рассадаларын утыртырга мөмкин. Дәлия чәчәкләрен тамыр җибәрү һәм сабакча алу өчен утырту. Декоратив куакларны һәм агачларны корткычларга һәм авыруларга каршы бөркү. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Бу вакытта бернәрсә дә утырту киңәш ителми. Җимеш агачларын ялгарга була. Агачларны һәм куакларны авыруларга, корткычларга каршы бөркү. 

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла