Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 25-26 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 25-26 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 25-26 мартка һава торышы һәм ай календаре
25 март. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, буран. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы  -8..-13; көндез -1..-6 градус. Юлларда бозлавык. 

26 март. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз кар, җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, урыны белән көчәеп 15 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы  -6..-11; көндез -3..+2 градус. Юлларда бозлавык. 

25 март.

Үсеш алучы ай. Ай арыслан йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Су һәм минераль ашламалар сибәргә була. Томат, борыч, баклажан, физалис утырту өчен уңай вакыт. Рассадага кәбестә орлыкларын, тәрәзә төбендә үстерү өчен хуш исле һәм дару үләннәре, куак булып үсә торган ногыт борчагы, кыяр орлыкларын суда җебетү һәм утыртыру өчен уңышлы көннәр. Җылытыла торган теплицаларда кресс-салат, рассадага сабакчалы сельдерей, порей суганы, башлы суган утыртырга мөмкин. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен һәм декоратив агач-куакларны кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Су һәм минераль ашламалар сибәргә була. Берьеллык чәчәк орлыкларын рассдага утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы
Декоратив агач-куакларны кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Берьеллык чәчәк орлыкларын рассдага утыртырга мөмкин. Җимеш бирүче агач-куакларны ялгарга була. 

26 март.

Үсеш алучы ай. Ай кысла йолдызлыгында. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100