Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 24 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 24 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 24 мартка һава торышы һәм ай календаре
24 март. Татарстанда болытлы һава. Республиканың күпчелек районнарында кар, җепшек кар явачак, урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, урыны белән көчәеп, 16 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, аязайган вакытта -13˚; көндез -3..+2˚ градус. Юлларда бозлавык. 


24 март.
Үсеш алучы ай. Ай кысла йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Су һәм минераль ашламалар сибәргә була. Томат, борыч, баклажан, физалис утырту өчен уңай вакыт. Рассадага кәбестә орлыкларын, тәрәзә төбендә үстерү өчен хуш исле һәм дару үләннәре, куак булып үсә торган ногыт борчагы, кыяр орлыкларын суда җебетү һәм утыртыру өчен уңышлы көннәр. Җылытыла торган теплицаларда кресс-салат, рассадага сабакчалы сельдерей, порей суганы, башлы суган утыртырга мөмкин. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен һәм декоратив агач-куакларны кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Су һәм минераль ашламалар сибәргә була. Берьеллык чәчәк орлыкларын рассдага утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы
Декоратив агач-куакларны кисү һәм яфракларын йолку катгый тыела. Берьеллык чәчәк орлыкларын рассдага утыртырга мөмкин. Җимеш бирүче агач-куакларны ялгарга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100