Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 21 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 21 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 21 мартка һава торышы һәм ай календаре
21 март. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән аз гына кар. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртүчән, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы  -11..-16˚, аязайган вакытта -20˚; көндез  -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык. 


21 март.

Үсеш алучы ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләргә су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру. Томат, борыч, баклажан, физалис, кәбестә, хуш исле һәм дару үләннәренең орлыкларын суда җебетү һәм утырту өчен уңай вакыт. Тәрәзә төбендә үстерү өчен кыяр орлыгы чәчәргә була. Томат һәм озын булып үсә торган борыч рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Шыттыру өчен бәрәңгене таратып куярга була. Яфраклы салат утыртырга мөмкин.

Чәчәк түтәле
Үсемлекләргә су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру өчен уңай вакыт. Рассада өчен чәчәк орлыклары сибәргә була. Чәчәк рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга мөмкин. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач-куакларны ялгау өчен бик уңышлы вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100