Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 20 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 20 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 20 мартка һава торышы һәм ай календаре
20 март. Татарстанда аязучан болытлы һава. Көньяк районнарда урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -12..-17˚, аязайган вакытта -19..-24˚; көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык. 


20 март.

Үсеш алучы ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләргә су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру. Томат, борыч, баклажан, физалис, кәбестә, хуш исле һәм дару үләннәренең орлыкларын суда җебетү һәм утырту өчен уңай вакыт. Тәрәзә төбендә үстерү өчен кыяр орлыгы чәчәргә була. Томат һәм озын булып үсә торган борыч рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Шыттыру өчен бәрәңгене таратып куярга була. Яфраклы салат утыртырга мөмкин.

Чәчәк түтәле
Үсемлекләргә су сибү һәм минераль ашламалар белән тукландыру өчен уңай вакыт. Рассада өчен чәчәк орлыклары сибәргә була. Чәчәк рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга мөмкин. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач-куакларны ялгау өчен бик уңышлы вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100