Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 15 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 15 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 15 мартка һава торышы һәм ай календаре
15 март. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз кар явачак, буран чыгуы мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез көчле, урыны белән 18-20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы  -9..-14˚, аязайган вакытта -18˚; көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.



15 март.

Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Агач һәм куакларны кисәргә ярамый. Рассаданы органик ашламалар белән ашлау, үсемлекләрне күчереп утырту. Җылытыла торган теплицаларга иртә өлгерә торган редис орлыгы чәчәргә була. Томат, борыч, баклажан рассадаларын аерым савытларга күчереп утырту өчен уңай вакыт. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен кисәргә, яфракларны йолкырга ярамый. Рассаданы органик ашламалар белән ашлау, үсемлекләрне күчереп утырту. Рассадаларны аерым савытларга күчереп утырту өчен уңай вакыт. 

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларны кисәргә ярамый. Виноград сабакчаларын суга утыртып куярга була. Ләкин сабакчаларны туфракка утырту яңа ай вакыты беткәннән соң гына киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100