Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 14 мартка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 14 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 14 мартка һава торышы һәм ай календаре
14 март. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -10..-15˚, аязайган вакытта -16..-21˚; көндез -3..-8˚ градус. Юлларда бозлавык. 



13 март.

Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Рассада утырту өчен уңышсыз вакыт. Теплицаларны һәм парникларны җәйге сезонга әзерләү. Түтәлләргә көл сибәргә, кар тизрәк эресен өчен һәм туфракта җылынсын өчен кара пленка белән капларга була.  Шытымнарны сирәкләргә, авыруларга һәм корткычларга каршы агу сиптерергә, органик ашламалар сибәргә мөмкин. 

Чәчәк түтәле
Рассада утырту өчен уңышсыз вакыт. Шытымнарны сирәкләргә, авыруларга һәм корткычларга каршы агу сиптерергә, органик ашламалар сибәргә мөмкин. Һава торышы яхшы торган очракта, күпьеллык чәчәкләрне, агач-куакларны каплаган тукыма-кәгазьләрне салдырырга була. Декоратив агач-куакларны яңарту, яшәртү өчен сабакларын кисәргә була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Утырту өчен уңышсыз вакыт. Һава торышы яхшы торган очракта, күпьеллык чәчәкләрне, агач-куакларны каплаган тукыма-кәгазьләрне салдырырга була. Декоратив агач-куакларны яңарту, яшәртү өчен сабакларын кисәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100