news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чын яз кайчан башланачак? Синоптиклар фаразы - яз, җәй һәм көз нинди булыр?

Кышкы киемнәрне еракка алып куймагыз, ди НТВ каналы.

news_top
Чын яз кайчан башланачак? Синоптиклар фаразы - яз, җәй һәм көз нинди булыр?

Метеоролог Александр Колесо әйтүенчә, язның беренче көне итеп ким дигәндә 14 мартны санарга кирәк. Бу - һәр ел өчен дә туры килә торган дата. Ә быел исә март күпьеллык нормаларга караганда салкынрак булачак. Шуңа күрә быел мартның соңгы декадасы - 20сеннән соң гына җылыта башлый. 

Быелгы мартның уртача температурасы... гыйнварныкы белән тиңләшә! "20 марттан соң температура ноль градус тирәсенә күтәреләчәк, апрель башында яз җитәчәк", - ди Колесов.

Апрель дә, май да салкын булачак. Май башында температура 5-7 градус кына тәшкил итәчәк. Бары тик егерменче майдан соң гына җылытачак. 

"Яз тиз киләчәк, - дигән икенче бер метеоролог Александр Беляев. - Җәй эссе, көз - яңгырлы булачак". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар