Әүфәр Зәкиев

1938 ел ның 16 апрелендә Татарстан АССРның Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Сарысаз-Тәкермән авылында туа. Гаиләдә 6 нчы бала. Әнисе атаклы Хәлфиннәр нәселеннән. Әтисе мулла Зәки Гәрәевне “халык дошманы” дип, 1937 ел да кулга алалар һәм Минзәлә төрмәсендә атып үтерәләр.[1] Теләнче-Тамак авылында урта мәктәпне (1955), Казанда төзүчеләр техникумын (1958), Казан төзүче-инженерлар институтын (1968) тәмамлый. 1959-1962 елларда хәрби хезмәттә. Хезмәт юлы 1958 елдан «Таттөзелеш» трестының Куйбышевтагы (Татарстан) 2 нче төзелеш трестында мастер булып эшли. 1962 елдан 2 нче төзелеш трестының 10 нчы төзү-монтажлау идарәсендә инженер. 1969-1974 елларда – КПСС ның Татарстан өлкә комитетында төзелеш бүлеге хезмәткәре. 1974-1980 елларда «Баштаттөзелеш»нең 2 нче трестында баш инженер, аннары трест идарәчесе. 1980-1987 елларда «Таттөзелеш» концерны җитәкчесе урынбасары, 1987 елдан баш инженер. Мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981) - аның җитәкчелегендә Казанда төзелгән Татарстан рәссамнарының күргәзмә залы өчен. Татарстанның атказанган төзүчесе (1980). Хөрмәт Билгесе ордены. Иҗтимагый эшчәнлеге Күп мәртәбәләр Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлана. ССРБ Төзүчеләр фәнни-техник оешмасының үзәк комитеты әгъзасы.

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла