Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Плацебо" фильмы: төп максат - дәгъват

“Плацебо” фильмы “КиноМәүлид” дип аталучы проект кысаларында төшерелгән. Әлеге проект Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендә “Иман Нуры” мәчете тарафыннан, “Balmay”, “Nathional Holidays” компанияләре белән берлектә Казанның Совет районы хакимияте һәм Татарстанның Диния Нәзарәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Оештыручылар бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен эшләүләрен искәртә. 

news_top_970_100
"Плацебо"  фильмы: төп максат - дәгъват

- Мәүлидне зурлап, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (салаллаху галәйһи вә сәлам) кешеләргә нәрсә белән килүен, нәрсәгә өйрәтүен яшьләргә ничек җиткерә алабыз? Әйе, без аны мәчетләрдә вәгазьләрдә, мәҗлесләрдә һәрвакытта да сөйлибез. Ләкин муллаларны күбесенчә дини яшьләр, диндә, намазда булган кешеләр тыңлый. Бу аудиторияне ничегрәк киңәйтергә, дигән фикер тугач, озак кына уйлап утырдык та, шундый зур, кирәкле проект туды. Аны КиноМәүлид дип атадык. 

Үзегез беләсез, яшьләр роликлар, кино карарга ярата. Интернет, телевидение челтәрендә кеше үтерү, кирәкмәгән күренешләрсез рухи альтернатива да булсын иде. Балаларга да күрсәтерлек итеп, рухи, гаилә мөнәсәбәтләре темаларын күтәреп, фильмнар төшерергә уйладык, - дип аңлатты бу фильмны төшерү идеясен “Иман Нуры” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров.

Моңа кадәр “Киномәүлид” проекты кысаларында кыска метражлы “Овертайм” фильмы төшерелгән иде. Быел шушы ук төркем "Плацебо" фильмын тәкъдим итә.

Проектның сценарист-режиссеры Ләйлә Сәлахетдинова фильмның эчтәлеге турында сөйләде.

- Узган елларны КиноМәүлид проекты кысаларында ирләр тарихы төшерелгән иде. Быел сюжет үзәгендә хатын-кыз линиясе. Без күрсәтергә теләгән фильм һәркем өчен дә якындыр. Чөнки һәрберебезнең дә ниндидер хыялы, максаты бар. Хыяллар нинди генә якты булсалар да, кайвакыт безнең өчен җитди сынауга әйләнергә мөмкин.

Фильм героинясы зур хезмәт, көч белән барган хыялына бик якын. Әйләнә-тирәсендәге кешеләр аңа хыялын акча аклавы турында әйтә. Ул катлаулы сайлау алдында кала. Һәркемнең дә шундый периоды буладыр: җәмгыять күрергә теләгән башка кеше булыргамы, яки үзең булып калып, үзең теләгәнне сайларгамы. Кешенең үзе, әйләнә тирәдәге кешеләр алдында никадәр эчкерсез, максатларына тугры булып калырга мөмкин икәнен күрсәтәбез, - диде режиссер.

Марсель Мәхмүтов бу юлы проектта режиссер буларак катнаша. Актерларны ничек сайлавын аңлатты.

- Бу рухи фильмда театр артистлары гына түгел, төрле артистлар җыелган. Төп рольләрне Гүзәл Минакова, азат иҗат итүче Идел Кыямов, "Театр на Булаке" театрыннан Илья Ислаев, кечкенә кыз ролен Нагорный бистәсендә яшәүче Сәлимә исемле кыз, Камал театры артисткасы Әфият Шакирова һәм башкалар уйный. Бу артистлар безнең дуслар, шуңа эшләве җиңел.

Фильмның төп максаты - дәгъват

Идел Кыямов төп рольне башкара. Ул да фильмны дингә өндәү чарасы итеп күрә.

- Ленин бабай заманында әйткән бит: барча сәнгатьләр арасында кино иң үтемлесе, иң мөһиме, дигән. Нигә әле безгә дәгъват эшен кино аша алып бармаска. Мәчетләрдә хәзрәтләр вәгазьләр алып бара, халык белән эшли. Ни өчен шул ук вакытта кино сәнгате белән яшьләргә, тамашачыларга үтеп кермәскә? Мәчеттә синең вәгазьләрне аерым бер халык тыңласа, кинода, әлбәттә, аудиториясе дә киңрәк. Ялгышмасам, бу фильмнар премьерадан соң Ютуб каналына чыгачак. Моны, әлбәттә күп кеше карый алачак.

- Бу проектларда катнашу минем өчен, актер буларак, күнеккән бер калебтән чыгу, геройның хис кичерешләрен үзем аша үткәрү. Бу сине актер буларак та, кеше буларак та баета, тормышыңа буяулар өсти, - ди Идел Кыямов.

Нияз хәзрәт коммерцияле булмаган проектның Аллаһ ризалыгы өчен эшләнүен әйтте.

Иң алдан ук бу проект Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә иде һәм эшләнәчәк дип ниятлибез. Бу бернинди дә коммерцияле проект түгел, бернинди дә акча эшләү максаты куймыйбыз. Беренче елларны авыррак иде, быел, Аллага шөкер, дусларыбыз, эшмәкәрләр бу проектка акчаларын сарыф иттеләр. Без бу проектның кирәкле, файдалы булачагын аларга раслый алдык. Аларга Алланың рәхмәте яусын, - диде ул.

  • “Плацебо” фильмы 12 декабрьдә 19.00 сәгатьтә “Эрмитаж” концерт-холында күрсәтеләчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100