Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Республика ифтары: җиденче тапкыр үткәреләчәк мәҗлес хакында 10 факт

25 май көнне "Казан-Арена" стадионында чираттагы Республика ифтары узачак. Шул уңайдан, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында бу изге гамәлне оештыручылар белән матбугат конференциясе узды. Ифтарга кагылышлы кызыклы фактларны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

news_top_970_100
Республика ифтары: җиденче тапкыр үткәреләчәк мәҗлес хакында 10 факт
1. Республика ифтары быел 7 нче тапкыр үткәрелә. Чарада 15 мең кеше катнашуы көтелә. Сүз уңаеннан, беренче ифтарда 2,5 мең кеше катнашкан. Узган ел исә 10 мең кешелек мәҗлес оештырылган иде.

2. Ифтарда быел 1 мең волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Аларны туплау хәзер дә дәвам итә. Волонтер булу өчен ураза тоту-тотмау шарт итеп куелмый. Республика ифтарына үзеннән өлеш кертергә теләгән 16 яшьтән өлкәнрәк һәркем дә әлеге эшне башкара ала. Быелгы ифтарда катнашачак иң өлкән волонтерга 79 яшь.

3. Республика районнарыннан барлыгы 2,5 мең кеше катнашуы көтелә. Аларның Казанга килүен җирле мөхтәсибәтләр оештыра. Районнардан дин әһелләре генә түгел, ә күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә киләчәк.


4. Республика ифтарына билетларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән, мәчетләрдән, "Туган авылым" комплексында көн саен уздырыла торган ифтарлардан соң алырга мөмкин.

5. Ифтарга чакырган билетларда махсус тамгага игътибар итәргә кирәк. Чөнки хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.


6. Ифтарга билетлар белән эләгә алмаучылар өчен оештыручылар бер мең ланч бокс әзерләячәк. Былтыр 250 ланч бокс әзерләнгән булган, әмма алар таратылып бетмәгән.

7. Быел ифтарга килүчеләргә су белән бергә, махсус әзерләнгән бүләкләр тарату күздә тотыла. Шулай ук, ашалып бетмәгән ризыкны үзең белән алып китәргә, яисә өстәлдән күчтәнәч алу рөхсәт ителәчәк.

8. Ифтарда меню быел да, узган елдагыдан бик аерылмаячак. Кунаклар өчен хөрмә, җиләк-җимеш, яшелчәләр, чәкчәк, баллы ризыклар,су, соклар, конфетлар, ит ризыклары әзерләнәчәк. Шулай ук пылау пешерү ниятләнә.


9. Пылау әзерләү өчен барлыгы 1,3 тонна дөге, 15 мең кисәк чәкчәк, 600 кг конфет, 600 кг колбаса алынган. Моннан тыш, 15 мең өчпочмак, 15 мең беккән, 850 кг алма, 700 кг груша, 750 кг әфлисун һ.б. ризыклар әзер.

10. Ризыклар кеше башына уртача 500 сум исәбеннән санала. Әмма Республика ифтарын уздыру күпмегә төшүе сер булып саклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100