Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазан ае дәвам итә: танылган шәхесләрнең уразалары ничек үтә?

Рамазан ае – Ислам диненең ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае. Пакьлек, шәф­катьлелек, сабырлык, миһербанлылык – ураза тотуның төп кыйммәтләре. Билгеле шәхесләр арасында кемнәр ураза тота? "Татар-информ" шуны белеште.

news_top_970_100
Рамазан ае дәвам итә: танылган шәхесләрнең уразалары ничек үтә?

Рөстәм Кәлимуллин (Биектау районы башлыгы):



- Уразаны күптәннән тотам, кайчан тота башлагынымны төгәл генә әйтә дә алмыйм. Рамазан аенда ураза тотуны барлык мөселманнар өчен дә фарыз гамәл дип саныйм. Сәламәтлегең мөмкинлек бирә икән, ураза тотарга тырышырга кирәк. Пәйгамбәребез сал­ ләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнен белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде”, - дигән бит. Һәр ел саен мин дә әлеге изге айны көтеп алам, бөтен гаиләбез белән ураза тотабыз. Ураза тоткан кеше сабыр, чыдам булырга, нәфесен тыярга өйрәнә. Саваплы гамәлләр башкара, мохтаҗларга ярдәм итә, күңелен чистарта, дингә якыная. Кич белән кояш баегач танышларың, гаиләң белән ифтар кыласың, “авыз ачыла”, бер-береңә кунакка барасың. Соңгы вакытта өйдә түгел, халык белән мәчеттә авыз ачырга туры килде. Районыбыз мәчетләрендә ифтарлар узып тора, олылар да, яшьләр дә килә. Бергәләшеп Коръән сүрәләре, вәгазьләр укыйбыз. 21 май көнне мәктәптә, 500 кеше җыеп авыз ачу мәҗлесе үткәрдек. Аллага шөкер, өстәлләр мул, тормышларыбыз җитеш. Аллаһы Тәгалә тыныч тормыштан аермасын, исән-сау яшик.

Камил Исхаков (Татарстан Президентының ярдәмчесе):



- Ничә ел ураза тотканымны санап бармыйм, күптәннән тотам инде. Аллаһының рәхмәте белән, быел да беренче көненнән башлап тотам. Ураза башланган вакытта эш сәфәре белән Америкада идем, хәзер Мәскәүдә. Юлда булуыма да карамастан тотам, бер авырлыгын да сизмим. Киресенчә, ураза тоту күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә. Күптәннән тоткач, организм  да ияләнгән. Кичә ифтар хәләл кафеда узды. Авыз ачканнан соң мәчеткә барып тәравих намазы укыдым. Хөрмә җимеше белән авыз ачу саваплы санала, шуңа күрә татлы җимеш һәм су белән ифтар кылырга тырышам. Рамазан ае – минем өчен чистарыну ае, чөнки рухи яктан чистарынабыз. Төрле начар гадәтләр, күренешләр, уйлардан арынабыз. Мәшһүр айда барлык татарстанлыларга изге теләкләремне җиткерәм. Бу айда һәркайсы да Аллаһка якын булырга тырышсын иде, шул очракта бәхетләре артыр, тормышлары мул булыр.

Васил Шәйхразиев (Татарстанның премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе):

- Әйе, ураза тотам, әмма бу хакта сөйләргә күңелем тартмый. 

Дамир Фәттахов (Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары): 


- Уразаны алты ел тотам. Аллаһы Тәгалә, уразаны минем өчен тотсагыз, һәркемнең үзеннән чыгып, әҗер-савапларын бирермен, дигән. Ел дәверендә игелекле эшләр кылсам да, Рамазан аенда әлеге темага аеруча игътибар итәргә тырышам. Теге яисә бу эшне төгәлләмәгән булсам, ахырына җиткерәм. Шәхсән минем өчен ураза тоту кыен түгел. Изге йөрәктән чыккан ният ярдәм итә дип уйлыйм. 

Кагыйдә буларак, авыз ачу өйдә, туган-тумачалар белән бер өстәл артында үтә. Иң элек татлы җимешләр белән авыз ачабыз. Берничә ел рәттән дуслар белән берлектә мәчеттә ифтар оештырабыз. Аллаһ теләсә, быел да Казан мәчетендә ифтар үткәрергә ният кылып йөрим. Барлык дин кардәшләремә дә тоткан уразаларда, кылачак изге камәлләрдә сабырлык һәм иман ныклыгы телим. Изге Рамазан ае белән!

Фирдүс Тямаев (җырчы):



- Рамазан аен көтеп алам, уразаны да күптәннән тотам. Ураза тоткач эчке дөньям, күңел халәтем үзгәрә. Чын күңелдән ураза тоткан кеше моның шулай икәнлеген яхшы аңлый торгандыр. Ураза кеше сәламәтлеге, организмы өчен дә файдалы. Без суның, ризыкның кадерен белергә өйрәнәбез, начар гамәлләрдән тыелып торабыз. Рамазан аенда концертларда чыгыш ясамыйм, чөнки матур күренеш түгел дип саныйм. Бары хәйрия концертында катнашам, анысы инде кешеләргә ярдәм итү йөзеннән генә. Ифтарлар өйдә уза, минем әнием дә ураза тота. Хатыным Резеданың да ураза тотасы килә, тик сабый балабыз булгач, бу мөмкин түгел. 

Глюкоза чыганагы булган иң файдалы җимеш ул – хөрмә, шуңа күрә хөрмә һәм су белән авыз ачабыз.

Фәрит Мифтахов (Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе):



- Уразаны 2001 елдан бирле тотам. Ул елны иң якын кешем – әниемне югалттым, шуңа күрә җаныма тынычлык табар өчен ураза тота башладым. Әни 15 ноябрь көнне вафат булды, 16сы аны җирләдек. Ул чагында Рамазан аеның беренче көне иде. Минем күп дусларым, танышларым ураза тота, дингә тартылалар. Шуңа күрә бергә очрашып ифтарлар уздыру үзе бер рәхәтлек хисе бирә. Тәнебезне, рухыбызны, күңелебезне иман белән баетабыз. Ураза вакытында яхшы уй-фикерләр белән яшибез. Уразага керер алдыннан тота алырбыз микән дип куркабыз, ләкин уразага кергәч шатлык, бәйрәм рухын тоябыз. Ураза ае - һәрбер кешенең үзенә кирәк. Хәзер күпләр башкаларга ияреп, “мода” өчен ураза тота. Әлбәттә, алай эшләү дөрес түгел. Без чит төбәкләргә дә еш йөрибез, анда мөселманнарга хөрмәт зур. Кайберләрендә зурлап ифтар мәҗлесләре уза, безне зурлап каршы алалар. Шунысы куандыра: мәчеттә яшьләр күп, алар дингә тартыла. 

Ифтарны хөрмә һәм су белән башлыйм: кеше 7 хөрмә ашаса, шул җитә, диләр. Сәхәр вакытында ит, бәрәңге, пылау ашыйм.

Айгөл Бариева (җырчы, Татарстанның атказанган артисты):



- Төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин уразаны бик күптәннән тотам. Яшь чакта, институтта укыганда ук тота башладым. Анда тулаем түгел, берничә көн генә тота идем. Ул вакытта дәү әни белән әнием исән иде. Аллага шөкер, хәзер тулаем тотам. Бер елны, июль аенда эссе булганлыктан, тотуы авыр булды. Быел барысы да яхшы гына бара, бик җиңел тотыла. Гомумән, Рамазан ае миңа ниндидер тынычлану, чисталык, пәкълык, сафлык бирә. Күңел тынычлыгы алам мин. Изге айда тамаша, чараларга йөрергә тырышмыйм, шуңа күрә күбрәк өйдә утырам. Догалар укыйм, чакырсалар аш мәҗлесләренә барам. Бик күптәннән мәчеткә, ифтарга барырга хыяллана идем. Анысына да “Кызлар пати” белән барып кайттык. Беренче көнне “Ярдәм” мәчете уздырган ифтарда волонтерлар буларак катнаштык, икенче көнне безне кунак буларак авыз ачарга чакырдылар. Бик рәхәт булды, Аллаһ теләсә тагын барырга җыенам. 

Ифтарга төрле тәмле ризыклар пешерәм. Авыз ачканда һәм сәхәрдә аш, җимешләр ашыйм. Иң мөһиме тоту гына түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең кабул итүе. Тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз кабул булсын берүк! Һәммәбезгә дә күңел кушканны эшләргә насыйп һәм мөмкинлек булсын иде.

Фәнис Җиһанша (Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисты, Татарстанның атказанган артисты):


- Уразаны театрда эшли башлаганнан бирле тотам. Аны Аллаһ ризалыгы өчен тотсак та, үзебез өчен дә рухи файдасы әйтеп бетергесез күп. Үзеңне мөселман дип саныйсың икән, намазынны укырга һәм ураза тотарга тиешсең. Сәхәр вакытында җаным ни тели, шуны ашыйм. Аллага Шөкер, кибетләрдә хәзер нәрсә генә юк. Төрле җирдә авыз ачарга туры килә. Күптән түгел генә туганнарымның хәлен белергә дип Волжск шәһәренә чыгып киттем, шунда урнашкан “Җәмигъ” мәчетендә ифтар кылдым. 

Театрда да, эштә вакытта да авыз ачарга туры килгәне бар. Бер юлы “Хуҗа Насретдин” спектакьлен уйнаганда тамашачыга артым белән борылып тиз арада авыз ачтым. Быел ураза тоту аеручы җиңел бирелә, чөнки көннәр матур, җиләс. Менә әле дә дөньяның матурлыгына сокланып, шау чәчәкле сиринь һәм алма агачы янында утырам.

Әхмәт Садыйк Доган (Төркиянең Казандагы Генераль консулы):

- Бөтен мөселманнарны Рамазан ае уңаеннан котлыйм. Рамазан ае күңелләребезгә хозур бирә, йөрәкләребезне чистарта, хәерле эшләр кыла торган ай. Барлык мөселманнар аны көтеп ала. Төркиядә дә Рамазан аеның башлануын, тәмамлануын күңел күтәренкелеге белән бәйрәм итәләр.

Рамазан ае бөтен Ислам дөньясына, дин кардәшләребезгә иминлек һәм тынычлык китерсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100