Җомга көнне мөселманга нәрсә эшләргә ярамый? (Сорау-җавап)

9 Мая 2017

Укылган: 1476 тапкыр

Автор: Алмаз Биккол
Җомга көнне нинди гамәлләр кылырга, нинди гамәлләр кылудан тукталып торырга? Россия ислам институты гуманитар кафедрасының өлкән мөгаллиме, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров Интертат.ру электрон газетасына бу хакта сөйләде.

Җомга көне мөселман культурасында бәйрәм көннәреннән санала.

1. Рамазан аеннан башка, бүтән айларда тота торган нәфел уразасын тотарга ярамый.
 
2. Җомганы Аллаһ тәгалә мөселман өммәтенә генә биргән. Яһүдләргә шимбә, насараларда (христианнарда) якшәмбе, мөселманнарга җомга. Яһүдләргә, мәсәлән, шимбә көнне бөтен эшләрдән тыелырга кушкан. Ә мөселманнар өчен бу көн кайбер илләрдә ял көне, бәйрәм булса да, гел туктаусыз гыйбадәттә булу дөрес булмас.
 
3. Җомга көнне Аллаһ Тәгалә Адәмне (галәйһи ссәләм) туфрактан бар кылды. Бу вакыйганы искә алып, без кайдан, ничек, ни өчен бу дөньяга килүебезне онытмаска тиеш.
 
4. Җомга көнен Аллаһ Тәгалә хөрмәтләгән. Ятимнәрне, мескеннәрне, мохтаҗларны ихтирамсыз калдыру  тыелган.
 
5. Догасыз калдыру ярамый. Бу көндә бер махсус кыска вакыт бар, шул вакытта Аллаһ Тәгаләдән сорасаң, җавап бирә.
 
6. Җомга намазы вакытында сәүдә яисә башка гамәлләр белән мәшгуль булу тыелган.
 
7. Бу көнне салаватсыз уздырырга ярамый.
 
8. Җомга көнне кыямәт көне башланаячак. Шул сәбәпле бу көнне үлем турында искә алмау дөрес булмас.
 
9. Имам хөтбә сөйләгән вакытта икенче кешелэргә ишарә итәргә ярамый.
 


Фикерләр








Дин

Ислам динендә музыка чыннан да тыелганмы?

Бу сорауга төрле дин әһелләре төрлечә җавап бирә. Әүвәл заманнарның дин белгечләре, әлеге мәсьәлә уңаеннан, үз фикерләрен бәян итеп калдырган. Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗани, Г.Баязитов, Һ.Килдебәков хезмәтләрендә диндә музыкага уңай мөнәсәбәт чагылыш тапса да, гади халык арасында, нишләптер, музыкага мөнәсәбәт уңай булмаган. Кубыз уйнаган яшь кызларны башын баганага бәреп үтергән чаклар булганы да мәгълүм.

Дин

Мөселман хатын-кызлар ярминкәсе: Ирләрне кертмичә генә эксклюзив продукция саттылар

Казанда беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен хәләл ярминкә узды. Бу ярминкә балигъ булган бер генә ир-ат заты булмавы һәм тәкъдим ителгән продукциянең эксклюзив булуы белән үзенчәлекле иде.

Дин

Ун галәмәт булмый торып, ахырзаман җитмәс – Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ахырзаман хакында

Ахырзаман җиткәнен ничек белергә? Аның галәмәтләре нинди? Кеше тормышында нинди үзгәрешләр була? Коръәндә һәм хәдисләрдә ахырзаман турында ниләр әйтелә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчеләренә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла