Камил хәзрәт Сәмигуллин: Җомга – атнаның иң изге көне

28 Сентября 2017

Укылган: 772 тапкыр

Җомга – мөселманнар өчен иң мөһим һәм изге көн. Ул Аллаһы тарафыннан бәхетле көн буларак билгеләнгән. Кайбер илләрдә җомга рәсми рәвештә ял көне булып санала, бу исә дин тотучыларга җомга намазында катнашу һәм бәйрәм көн шатлыгын тоярга мөмкинлек бирә. Әлеге мәкаләдә мин ни өчен җомганың исламда изге көн дип саналуы хакында сөйләячәкмен.
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйткән: «Кояш калыккан көннәрнең иң яхшысы – җомга. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәләмне яралтты, шул көнне анны җәннәткә кертте һәм шул ук көнне аннан сөрде. Ахырзаман да нәкъ менә шушы көнне җитәчәк». Менә ни өчен мөселманнар җомгага аерым мөнәсәбәттә тора.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) тагын болай дигән: «Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шул вакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһтан берәр хәерле нәрсә сораса, Ул аңа аны бирәчәк». Бу көнне, гыйбадәт һәм изге гамәлләр кылган өчен әҗер-савабын күп мәртәбәләр арттырып, Аллаһы Тәгалә үзенең рәхим-шәфкате белән дин тотучыларга Кыямәт көнендә үлчәү тәлинкәсен игелек тарафына күчерү мөмкинлеген бирә.

Мөселман кешесе һичьюгы атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, җомга намазы укырга, хөтбә тыңларга тиеш дип санала. Бер сәбәпсез җомга гыйбадәтен калдыру – зур гөнаһ. Күмәкләп укыла торган җомга намазы мөселманнарны берләштерә һәм якынайта. Ул намаз укучы һәр кешегә үзен бердәм һәм көчле өммәтнең бер өлеше дип хис итәргә мөмкинлек бирә.

Җомга хәтта Корбан, Ураза, Гашурә бәйрәмнәренә караганда да изгерәк көн санала. Шунлыктан бу көнне изге гамәлләр өчен әҗер-савап кына түгел, кылган гөнаһлар өчен җәза да күп тапкырлар арта.

Җомганы һәм аңа каршы төнне ничек үткәрергә соң? Пәнҗешәмбе көнне кояш баер алдыннан укыла торган намаздан җомгага әзерләнә башларга кирәк. Иртә таңнан торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию мәслихәт.

Җомгага каршы төндә һәм көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.с.) салават әйтәләр. Хәдистә болай диелгән: «Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».

Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.

Эшкә сәләтле, балигълык яшенә җиткән һәркемнең күмәкләп укыла торган җомга намазында катнашуы мәҗбүри. Хәдистә болай диелгән: «Кем дә кем бернинди сәбәпсез рәттән өч җомга намазын калдырса, Аллаһ аның күңеленә мөһер куя».

Җомга намазын уку бурычы йөкләнгән кешеләргә, намазга чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт төгәлләнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү катгый рәвештә тыела. Бу көнне мәчеткә мөмкин кадәр иртәрәк барырга, ә намаз уку өчен беренче рәттән урын алырга кирәк.

Җомга көнне кылынган саваплы гамәлләр гөнаһлардан арыну (кәфарәт) буларак кабул ителергә мөмкин.

Хак мөселман җомга көнне Аллаһы Тәгалә үзенең колларына җибәргән хәер-доганы алу һәм Ходайга якынаю мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячак.







Фикерләр








Дин

Ислам динендә музыка чыннан да тыелганмы?

Бу сорауга төрле дин әһелләре төрлечә җавап бирә. Әүвәл заманнарның дин белгечләре, әлеге мәсьәлә уңаеннан, үз фикерләрен бәян итеп калдырган. Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗани, Г.Баязитов, Һ.Килдебәков хезмәтләрендә диндә музыкага уңай мөнәсәбәт чагылыш тапса да, гади халык арасында, нишләптер, музыкага мөнәсәбәт уңай булмаган. Кубыз уйнаган яшь кызларны башын баганага бәреп үтергән чаклар булганы да мәгълүм.

Дин

Мөселман хатын-кызлар ярминкәсе: Ирләрне кертмичә генә эксклюзив продукция саттылар

Казанда беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен хәләл ярминкә узды. Бу ярминкә балигъ булган бер генә ир-ат заты булмавы һәм тәкъдим ителгән продукциянең эксклюзив булуы белән үзенчәлекле иде.

Дин

Ун галәмәт булмый торып, ахырзаман җитмәс – Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ахырзаман хакында

Ахырзаман җиткәнен ничек белергә? Аның галәмәтләре нинди? Кеше тормышында нинди үзгәрешләр була? Коръәндә һәм хәдисләрдә ахырзаман турында ниләр әйтелә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчеләренә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла