Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәния Хуҗахмәт: Намаз укыган кешенең аягы да бик бай кешенең битеннән чистарак була

Бабай әйтә: “Хәзерге яшьләр яклау эзли. Яшьләр дин белән кызыксына, мавыга... Ә менә минем үземнең, өлкән кеше буларак, дингә кайтуым икенче төрлерәк, үткәннәр турында уйлану рәвешендә бара, чөнки, олыгая барган саен, тормыш мәгънәсе турында күбрәк уйланасың бит. Нормаль кеше иртәме, соңмы дингә килә. Ул аңа килми кала алмый...”

news_top_970_100
Фәния Хуҗахмәт: Намаз укыган кешенең аягы да бик бай кешенең битеннән чистарак була

Әйе, әйе, бик дөрес әйтә бабай. Дингә кайту, ди. Нормаль кеше дингә килә, ди. Димәк, динле кеше нормаль кеше була.

Иртәдән үк телевизорым эшләп, әкрен генә сөйләп тора. Туганнар, дуслар бер-берсенә сәлам юллый. Сәлам хатларын укырга җырчы Марсель Вагыйзовны чакырганнар. Чү, нишләгән бу Марсель? Болай да чиста, матур кеше, нур бөркеп балкып утыра – иман нуры.

Ул да булмады, телефоным шылтырый башлады. Бер дустым икән. Шатлыгы эченә сыймый. Хәленнән килсә, телефоннан сикереп чыгар иде. “Ач әле, ач телевизорыңны, халык җырларын матур җырлый торган теге егетебез мөселман булган”, – ди. “Үзе әйттемени?” – дигән булам, бер дә исем китмәгән кыяфәт белән. Үзем дә күреп торам. “Юк, юк, әйтмәде. Бик тыйнак, матур, акыллы. Күптән кирәк, кемдер башларга тиеш инде”, – дигән җавап ишетәм.

Хәер, сәнгать дөньясында Марсель беренче мөселман түгел, соңгысы да булмас. Берәм-берәм килерләр, тора-бара күбәүләп. Бүген безгә шул җитми. Иман җитми, тел җитми, дин җитми.

Әйе, бөтен дөнья җырчылары исламга килә. Кабул итә. Дин тота. Безнекеләр күрәме, ишетәме? Дөнья кая бара, нишли? Яшәүнең яме, мәгънәсе нәрсәдә? Дөнья белән кем идарә итә, кемнән сорарга, кем белән киңәшергә, җанга тынычлык ничек табарга? Кая барырга – чиркәүгәме, мәчеткәме? Попкамы, муллагамы?

Бабай әйтә: “Яшьләр дин белән кызыксына, мавыга...” – ди. Шулаен-шулай, әмма кайбер яшьләр бүген нишләргә, кая барырга белми. Сорауларның исәбе юк.

“Өлгерербез әле”, – дигәнне дә ишетергә туры килә. Картайганны көтәргә кирәкме икән? Картая алсаң, ярый да әле ул. Ә Марсельгә нибары 35 яшь. Бу яшьтә әле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) вәхи, пәйгамбәрлек иңмәгән, ә Гайсә пәйгамбәр 33 яшендә дөньяда бары тик 12 сәхабә калдырып киткән. Бары тик 3 ел халкын дингә өндәгән. Ул да җир йөзенә ислам динен алып килгән. Шуңа өндәгән. Аңа иңдерелгән китапта ап-ачык әйтелгән: “Бөтен дөньяга бер Пәйгамбәр килер, ул сезнең коткаручыгыз булыр”, – диелгән.

Белемебез бик аз, шулай да күрдем, белдем, аңладым. Яшьрәк чакта килергә кирәк дингә, дим дә.... Юк, юк, беркайчан да соң түгел.

Ул көнне мин иртән җырчы Марсельне күрү халәтеннән көне буена сөенеп йөрдем. Номерын җыеп: “Сезне мөселман булуыгыз белән котлыйм!” – диясем килде. Әллә ничек, килешмәс кебек. Хәер, ник килешмәсен инде, миңа шатлык китергән кеше белән шатлыгымны уртаклашасым килде. Кем әйткәндәй, “көтүләр кайтып, оланнар йоклап беткәч”, телефонны ачтым. Алмый, дәшми. Шулай кирәктер... Бераздан ук телефонны үзе ачты:

– Тыңлыйм, сөйләгез, сөйлә! – Бөтен каушауларым бетте, нәрсә әйтәсем дә, ник шылтыратканым да онытылды.

– Исәнме, Марсель! Бу календарь чыгаручы Фәния әбиең була әле, – дим.

– Беләм, беләм, – ди. Әбисе бардыр инде. Әбисе булганнар безне белә.

– Ястү намазыңны укыдыңмы әле?

– Юк әле, көндезгенең дә берсе казага калды, укыйм, укыйм, – ди, әбисе каршындагы бала кебек.

– Әйе, кайчан укый башладың соң? – дим. Беләм, кешегә мондый сорау бирергә ярамый. Ә без мөселманнар бер-беребезне гаеп итмибез. Минем аны элегрәк күргәнем, сөйләшкәнем юк иде. Шулай да шундый рәхәт сөйләшәбез.

Үзе дә:

– Намаз укыганымны кайдан белдегез? – дип сорый.

– Телевизордан күрдем сезне! – дим.

– Бу турыда беркемгә дә әйткәнем булмады. Беренче адымнарымны ясыйм, намазга да ныклап тотындым, дип әйтә алмыйм, калгалый.

– Шунысы иң кыены инде аның, Марсель! Җен бит ул иманлы кешеләрне юлдан яздырыр өчен килә дә: “Ярар бүген укыма, иртәгә укырсың, нигә әле сиңа кешедән аерылырга”, –дип, әллә ниләр белән кызыктыра башлый. Намаз укымаган кешене үгетлисе юк бит, укый башлаган кешегә аяк чаласы, туры юлдан яздырасы киләдер шайтанның.

– Шулайдыр инде. Хыялым күптән иде, мин үзем гел Аллаһының барлыгын, берлеген белеп йөрим. Әби дини кеше безнең, сеңлем дә күптән намазда. Дәү әти мәчеттә имам булып торды. Шундый бер вакыт килеп җитә икән, дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың. Ә мөселман булып тугансың икән, син дөрес яшәргә тиеш. Намаз укый башлаганчы да, уразаны азмы-күпме тотарга тырыша идем. Тормышта бераз катлаулы вакытлар булып алды да, шуннан чыгу юлын мин дингә килүдән таптым. Шуннан соң күңел тынычлыгының ни икәнен, тормыш кыйммәтләрен аңлый башладым. Тормыш бик тиз уза, ә кеше һаман ашыга. Уй­лап карасаң, кешегә бит әллә ни күп тә кирәк түгел. Торыр урының, ашарга ризыгың, машинаң булса, артыгы нәрсәгә. Шуны чыннан да аңлый башладым. Шөкер итәргә өйрәндем. Аллаһы Тәгаләдән: “Шушы юлга бастыргансың икән, шуннан тайпылдырма”, – дип сорыйм”.

Нинди матур дога, без әле аны кат-кат кабатларбыз. “Аллаһым, Үзеңә генә сыенам, Үзеңнән генә сорыйм, шушы юлга бастыргансың икән, шуннан тайпылдырма”. Бу – Марсель догасы, хәер, барыбызныкы да.

Халкыбызның бер матур әйтеме бар: “Ирмен дигән ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ята”, диләр. Миңа калса, һәр татарның җанында, калебендә Аллаһ бар. Әллә кем бул син, Аллаһ бирмәсә, булмый, берни эшли алмыйсың. Әле менә 2019 елга календаремны төзеп, язып утырам. 24 майда легендар җырчыбыз Хәмдүнәгә 70 яшь тула икән. Мин аны гомерен җырга багышлаган, шуннан башканы, шундый зур, теләсә кем күтәрә алмаслык көчле тавышны Аллаһ биргәнен беләме икән, дип йөри идем. Вакыт-вакыт белеп тә бетерми кебек тоела иде.

Икенче бер бөегебез Лена Шагыйрьҗан аңа багышлап менә бу шигырьне язган булган:

Тотынышып икәү

Җыр юлдашым белән

Уздык инде байтак араны...

Җырлый-җырлый елап,

Җырлый-җырлый көлеп,

Үрләренә менеп барамын...

Абынсам да түзәм,

Егылсам да торам,

Сүнгәндә дә җырлап кабынам.

Белеп түзәм икән,

Дөнья гүзәл икән,

Гомер буе җырга табынсаң!

Җырга табынып кына яшәп булса иде ул!

Ә менә Хәмдүнә үзе миңа ниләр сөйләде: “Әлһәмдүлилләһи, мин мөселманмын, мөселман булып яшим. Аллаһының барлыгын, берлеген белмичә, дингә ышанмыйча яшәүне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Бисмилләһ әйтмичә авызыма ризык капмыйм, бисмилләһ әйтмичә күземне ачмыйм, бисмилләһ әйтмичә җиргә басмыйм. Сәхнәгә чыгар алдыннан да шул бер изге сүзне әйтәм, догалар укыйм, теләкләр телим, Аллаһыдан ярдәм сорыйм һәм элемтәне сизеп торам. Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырышам.

Ул да мине ташламасын, җаным белән тоям. Минем әткәем дә мулла булып китәсе булган бит, хәтта зурәтием Тимергали аны мәдрәсәләрдә дә укыткан. Инкыйлаб, колхозлашу еллары, коммунистлар... Тик ул беркайчан да Аллаһыга ышанычын югалтмады, безгә дә юл күрсәтте, йөрәгебезгә орлык салып китте. Быел әтием Сәетгалинең вафатына – 45, әнием Галиянекенә 20 ел була. Үзләрен искә алып, туганнар белән аралашып, ярдәмләшеп, дини йолаларны тыныч кына, бик мактанмыйча гына үтәп яшәргә тырышабыз. Мин үзем сәдаканы уң кул биргәнне сул кулың белмәсен, дип яшим. Сәдака бирә, яхшылыклар эшли алуыма бик сөенәм. 50 елдан артык үз халкыма хезмәт итү, сәхнәләрдә үз тавышым белән җырлый алу – Аллаһыдан бәхеттер инде. Шулай да намазларны үтисем, өйрәнәсем, калдырмыйча укыйсым килә".

Үземнең дә Хәмдүнә белән янәшә басып намаз укыйсым килеп китте. Гөлзадә Сафиуллина һәм Башкортстан ханымнары белән ике атна Иранда шундый рәхәтлекне кичергән идек. Ерак китәсе түгел, мәчетләребез үзебездә, Аллаһыма мең шөкерләр булсын, тәмен татып, рәхәтләнеп намаз укый торган урыннарыбыз бар. Хастаханәләрдә булыр инде ул, аэропортларда да бар.

Намаз укыган кеше, Марсель кебек, матур була ул.

Намаз укыган кеше чиста, сөйкемле, нурлы була. Намаз укыган кешенең аягы да бик бай кешенең битеннән чистарак була. Нигә болай димме?

Берәү байлык җыйган-җыйган да, яшәүнең ямен югалткан. Бернинди кызык та, рәхәт тә калмаган. Яшисе килми башлаган. Унбиш мәртәбә үз-үзен үтерергә җыенган. Янәсе, котыла. Андыйларга анда мәңгелек тәмуг икәнен белми. Соңгы мәртәбә биек йорт түбәсеннән алып төшәләр дә, төрмәгә ябып куялар. Яши, эшли. Ә беркөнне үзенең юына торган савытында берәүнең аягын юып торганын күрә.

– Нишлисең? Мин бит анда битемне, кулымны юам, ә син – аягыңны.

– Минем аягым синең битеңнән чистарак, – ди диндар кеше. – Мин аны көнгә биш мәртәбә юам. Ә син битеңне, юсаң – бер тапкыр, юмасаң, бөтенләй юмыйсйң.

Бу бай аптырап кала, сораша башлый:

– Ничек инде аякны көнгә биш мәртәбә юарга мөмкин?

Болар дуслашып китәләр. Бай иман китерә, намазга баса. Тормыш мәгънәсен, яшәү ямен таба.

Күрдегезме, дусларым, Аллаһының хикмәтләрен, Аннан башка үлеп тә, терелеп тә, бәхетле булып та булмый.

Нормаль кеше дингә килә, ул аңа килми кала алмый... Бабай шулай ди. Ул әйтер дә әйтер инде. Әнә, Американың бөтен дөньяга билгеле, низаглы һәм шау-шулы Голливуд йолдызы Линдси Лохан да 2016 елда – Исламга килүен белдерә. Ислам динен кабул иткән дөнья байларының берсе – канадалы доктор Гарри Миллер да “дөрес дин – Ислам дине, иң изге китап – Коръән, иң бәхетле кеше – мөселман”, ди.

Марсель әйткәндәй: “Шушы юлга бастыргансың икән, шуннан тайпылдырма инде”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100