Нияз хәзрәт Сабиров: Мәүлидне уздыру ­ул – дин галимнәре хуплаган гамәл

29 Ноября 2017

Укылган: 880 тапкыр

Автор: Энҗе НОГМАНОВА әзерләде
Фото: Солтан Исхаков
Изге­ Рабигүл әүвәл (мәүлид­) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. Шул ук вакытта, арабызда Мәүлид көнен аерып билгеләп үтәргә ярамый, бу дингә яңалык кертү, дип исәпләүчеләр дә бар.
Һәр эшнең нияттән чыгып бәяләнгәнен истә тотып, без бүген Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировтан Мәүлид ае, аның фазыйләтләре, бу темага каршылыклы фикерләрнең нидән тууы турында сораштык.

“Мәүлид”нең асылы һәм бераз тарих

«Мәүли­д» сүзе  туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көн­е – рабигүл әүвәл аен­ың уникенче көне. Ул ­көнне Пәйгамбәребез М­өхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган­. Аның бу дөньяга ки­лүе – Аллаһның олуг бүләге.

Рабигуль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез с.г.в.нең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар.

Мәүлидне (Пәйгамбәребез с.г.в.нең туган көненә багышланган мәҗлес) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез с.г.в.нең бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид мәҗлесләрендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә.

 Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?

Әйе, моның дөреслегенә дәли­лләр бик күп. Мәүлид ­ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать, чөнки Аллаһның расүле с.г.в.  һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми.

  • Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребез с.г.в.нең тарафдарлары аны һәркөнне күргәннәр һәм һәрвакыт аның янында булганнар. Бер тапкыр Аллаһның илчесе с.г.в. Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) сораган: «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дигән. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә, Расүлаллаһ», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Йә, Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. “Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!” – дигән сәхабә. “Менә хәзер инде синең иманың көчле”, – дип җавап биргән Пәйгамбәребез с.г.в.
  • Ибн Хишам Аллаһның расүле с.г.в.нең тормышы турындагы китабында: сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в.не шулкадәр нык  яратканнар ки, хәтта азан эчендәге “Мөхәммәд Расүлаллаһ” сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребез с.г.в.гә  карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлыйлар иде, ди. Расүлаллаһ с.г.в.нең вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган Билал (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмады. Безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гади кеше булмаган бит, ул – бөтен мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган илчесе. Аллаһы  Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребезне мактап: «Хакыйкатьтә, син — югары әхлак иясе», — дигән («Каләм» сүрәсе, 4нче аять).

  • Мәүлид мәҗлесләрендә без сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. турында белемнәребезне, аңа карата мәхәббәтебезне арттырабыз. Шулай итеп Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз.

  • Пәйгамбәребез с.г.в. туган көнне, ягъни дүшәмбе  көнне ураза тоткан. Аллаһның расүле с.г.в.нән сорадылар: “Йә Расүлаллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз?” – диделәр.  Ә ул үз җавабында: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим). Белгәнебезчә, ураза тоту – ул Ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.

Бүгенге көндә Мәүлидне бәйрәм итү гадәтләре кайтарыла башлады. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә Мәүлидләрне уздыралар. Күпчелек галимнәрнең фикеренчә, Мәүлид яхшы бидгать (бидгә хәсәнә) булып санала.   Бу турыда: «Мәүлид уку – бик яхшы һәм файдалы Ислам гадәте. Аңарда – мөэминнәр арасындагы аралашу, аларның иманы өчен ышандыргыч дәрес, кешеләр йөрәгендә Аллаһка һәм Аның соңгы илчесе Мөхәммәд галәйһиссәламгә карата мәхәббәт уяту», - дигәннәр.

Мөхтәрәм җәмәгать! Шуны онытмыйк! Әгәр без сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд  галәйһиссәләмнең сөннәтенә иярсәк, аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, инша Аллаһ, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез, ике дөньяда да бәхетле булырбыз. Аллаһы Тәгалә әйтә:

قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ اللّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللّهُ

 وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَاللّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

“Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, әйт: «Әгәр Аллаһны сөяр булсагыз, миңа иярегез, иярсәгез Аллаһ сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар», – дигән (“Гыймран” сүрәсе, 31нче аят).

 «Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер...”

Салават – ул Пәйгамбәребезгә Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләү, ягъни аның өчен дога кылу. Салават әйтү – Аллаһның әмере. 

 

إِنَّ اللَّهَ وَمَلَائِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ

 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا

"Шик юктыр ки, Аллаһ та, фәрештәләре дә Пәйгамбәргә күп салаватлар әйтәләр. Әй, иман китергән адәмнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм сәламнәр күндерегез” (“Әхзаб” сүрәсе, 56 аять).

Пәйгамбәребез с.г.в. салават әйтүнең фазыйләтләре турында болай дигән: «Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, аның ун хатасын гафу итәр һәм ун дәрәҗәгә ирештерер» (Насаи).

Түбәндәге салаватларны әйтергә мөмкин:

  • Аллаһүммә салли галә рухи саййидинә Мүхәммәдин фи-л-әрвах, үә-салли галә җәсади саййидинә Мүхәм­мәдин фи-л-әҗсад үә-салли галә кабри саййидинә Мүхәммәдин фи-л-кубур үә-галә алиһи үә-сахбихи үә-сәллим.

Йә, Аллаһ! Башка җаннар арасында рухи җитәкчебез Мөхәммәднең  җанына  рәхмәтеңне иңдерсәң иде, баш­ка тәннәр арасында рухи җитәкчебез Мө­хәммәднең  тәненә рәхмәтеңне иңдерсәң иде, башка каберләр арасында рухи җитәкчебез Мөхәммәднең, аның гаилә әгъзалары һәм сахабәләре каберләренә рәхмәтеңне иңдерсәң иде.
  • Аллаһүммә салли галә саййидинә Мүхәммәдин фи-л-әввәлина үә-л-ахырина үә-фи-л-мала и-л-галә илә йәүми-д-дин.

Йә, Аллаһ! Беренче көннәрдән соңгы көннәргә кадәр һәм фәрештәләр арасындагы Бөек Җыелышта, Кыямәт Көненә кадәр Мөхәммәдкә рәхмәтеңне иң­дерсәң иде!
  • Аллаһүммә салли галә Мүхәммәдив-үә-галә али Мүхәммәдив-үә-хдини мин гиндикә үә-афды галәййә мин фадликә үә-ншур галәййә мир-рахмәтикә үә әнзил галәййә бәракәтик.

Йә, Аллаһ! Мөхәммәдкә һәм аның гаилә әгъзаларына рәхмәтеңне иңдерсәң иде. Мине Сиңа илтүче туры юлга бастырсаң иде. Миңа бәрәкәтеңне насыйп итсәң иде. Мине рәхмәтең һәм шәфәгатең белән бүләкләсәң иде.
  • Аллаһүммә салли афдала салаватикә галә әсгади махлукатикә сәййидинә үә мәүләнә Мүхәм­мәдин нәбиййи-л-умми, үә галә алихи үә-сахбихи үә-сәллим адада мәглуматика үә-мидада кәлимәтикә куллиха ма закарака-з-закирун үә-гафала ан зикрика-л-гафилун.

Йә, Аллаһ! Яралткан җаннарыңның иң яхшысына, рухи җитәкчебез һәм яклаучыбыз булган, яза белмәгән Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның гаиләсе әгъзаларына һәм сахабәләренә Үзеңә генә билгеле булган микъдарда, Син иңдергән сүзләр санынча, Сине истә тотучыларның Сине искә алган вакыты һәм Сине онытучыларның Сиңа битараф булган вакытлары кадәр рәхмәтеңне иңдерсәң иде.
  • Мәвлә йә салли үә-сәллим дә имән әбәдән галә хәбибикә хайри-л-халкы куллихим.

Йә, Раббым! Яралтканнарың арасыннан иң яхшысына, Үзеңнең яраткан җаныңа  һәрвакыт, өзлексез фатихаңны һәм сәламеңне иңдерсәң иде.

 Татарча Мәүлидләр язу - электән килгән гадәт

Фәнни әдәбиятта Пәйгамбәребез с.г.в. турындагы беренче шигъри әсәрләрне (мәүлиден-нәби) төрки шагыйрьләр иҗат иткән дип санала. Рәсәй мөселманнары арасында төрек шагыйре Сөләйман Чәләбинең Мөхәммәд с.г.в.гә багышланган “Вәсиләтүн-нәҗәт” исемле поэмасы (1409 ел) халык арасында киң таралган булган. Әлеге поэма 1917 елга кадәр Казанда 6 тапкыр нәшер ителгән. Татар телендә дә мәүлидләр язылган. Бу әсәрләрне шагыйрьләр генә түгел, ә мәдрәсәдәге остаз һәм шәкертләр дә иҗат иткән. Мәсәлән, Казанда 1861 елда “Мәүлиден-нәби” (Хәзрәти расүлнең дөньяга килгәнен һәм дөньядан күчкәнен бәян иткән мөбәрәк китаптыр) дип исемләнгән шигъри әсәр бастырылган. Бу әсәрләрне бик матур итеп көйләп укыганнар. ХХ гасыр башында татар телендә иҗат ителгән мәүлид касыйдәсендә шундый юллар бар:

Укылырса Мәүлиддә махсус касыйдә һәр заман,

Ул рәсүлнең рухы хуш-нуд булачактыр бел, фәлән.


Фикерләр








Дин

Ислам динендә музыка чыннан да тыелганмы?

Бу сорауга төрле дин әһелләре төрлечә җавап бирә. Әүвәл заманнарның дин белгечләре, әлеге мәсьәлә уңаеннан, үз фикерләрен бәян итеп калдырган. Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗани, Г.Баязитов, Һ.Килдебәков хезмәтләрендә диндә музыкага уңай мөнәсәбәт чагылыш тапса да, гади халык арасында, нишләптер, музыкага мөнәсәбәт уңай булмаган. Кубыз уйнаган яшь кызларны башын баганага бәреп үтергән чаклар булганы да мәгълүм.

Дин

Мөселман хатын-кызлар ярминкәсе: Ирләрне кертмичә генә эксклюзив продукция саттылар

Казанда беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен хәләл ярминкә узды. Бу ярминкә балигъ булган бер генә ир-ат заты булмавы һәм тәкъдим ителгән продукциянең эксклюзив булуы белән үзенчәлекле иде.

Дин

Ун галәмәт булмый торып, ахырзаман җитмәс – Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ахырзаман хакында

Ахырзаман җиткәнен ничек белергә? Аның галәмәтләре нинди? Кеше тормышында нинди үзгәрешләр була? Коръәндә һәм хәдисләрдә ахырзаман турында ниләр әйтелә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчеләренә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла