Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мең айдан да артыграк Кадер кичәсен ничек үткәрергә?

Рамазан аеның соңгы ун көнлеген ваклыйбыз. Исламда уразаның соңгы көннәре аеруча саваплы, аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәләм бер хәдисендә болай ди: «Рамазанның беренче ун көне - Аллаһның рәхмәт көннәре, икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре, соңгы ун көне - җәһәннәм утыннан котылу көннәре». Ураза ахырының тагын бер могҗизасы бар әле. Ул да булса - Кадер кичәсе.

news_top_970_100
Мең айдан да артыграк Кадер кичәсен ничек үткәрергә?

Кадер кичәсе нәрсәсе белән үзенчәлекле?

«Кадер» дигән сүз гарәпчәдән «кодрәт» дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Мөселманнар өчен изге китап - Коръән Рамазан аенда, нәкъ менә Кадер кичәсендә Мөхәммәдкә (саләллаһу галәйһи вәссәләм) иңдерелә башлый. Шуңа күрә Ислам динендә Кадер кичәсе белән Бәраәт кичәсе изге кичләрдән санала. Чөнки Бәраәт кичәсендә Коръән китабы ләүхел-мәхфуздән (ләүхел-мәхфуз — язмышлар язылган такта) җир күгенә иңдерелә, ә Кадер кичәсендә ул кешеләргә җиткерелә башлый.

Безнең бер еллык язмышыбыз да шулай ук - Бәраәт кичәсендә ул билгеләнә, ә Кадер кичәсендә бу мәгълүматлар раслана. Хәдисләрдә бу хәлне «бер еллык тәкъдир күктән җиргә иңдерелә» дип тасвирлыйлар. Ягъни киләсе елда дөньяда булачак вакыйгалар һәм кешеләр турында мәгълүмат фәрештәләргә билгеле була. Мәсәлән, үлем фәрештәсе Газраил гәләйһиссәләм киләсе елда ничә кешенең җанын аласын, Микаиль фәрештә күпме яңгыр явасын һәм уңыш буласын белә.


Коръәндә әлеге кичә турында аерым сүрә дә бар. «Кадер» сүрәсендә болай диелгән:

 «Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә, Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе - иминлек кичәсе - таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».

Димәк, Кадер кичәсе догаларыбыз, теләкләребез белән язмышыбызны үзгәртә ала торган төн буларак кадерле. Ул мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зикердә, намазда үткәргән кеше мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак савап алачактыр. Рәсүлебез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди.

Кадер кичәсе кайчан була?

Иң кызыгы - Кадер кичәсенең кайчан буласы төгәл билгеле түгел. Кайбер галимнәр аны Рамазанның 21 нче төне, икенчеләре – 23 нче төне, өченчеләре – 25 нче төне, ә күпчелек галимнәр – ул 27 нче төн, диләр. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез», – дигән.

Әлеге могҗизалы төнне башкалардан аерып тора торган билгеләр бар:

  • ул кичә аяз булыр;

  • артык суык та, эссе дә булмас;

  • кар-яңгыр яумас, җил исмәс;

  • төнге күктә йолдызлар атылмас;

  • Кадер кичәсе тын һәм нурлы булыр;

  • шул төн арты кояш пакь тулы ай кебек чыгар.

Кадер төне тынычлык, иминлек кичәсе булыр, диелә хәдисләрдә. Җир йөзенә килгән фәрештәләр иминлек,тынычлык белән киләләр. Алар күбрәк гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар, ди. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмый икән.


Бу төнне догасыз, гыйбадәтсез үткәрмәс өчен мөселманнар Рамазанның соңгы ун көнендә һәр төнне Кадер кичәседер кебек үткәрергә тырышалар. Исламда уразаның соңгы көннәрен мәчеттә игътикяфта үткәрү дә бар. Ягъни мөселман ир-атлар - мәчеттә, ә хатын-кызлар өйдә бөтен буш вакытларын дога кылып, өстәмә намазлар башкарып, Коръән укып, уздырыралар.

Кадер кичәсен ничек үткәрергә?

Кадер кичәсе хакындагы хәдис шәрифләрдә болай боерыла:

«Кадер кичәсендә бер тапкыр «Кадер» сүрәсен укыган башка заманнарда Коръән Кәримне даими укучыдан да сөйкемледер»;

«Кадер кичәсендә бер тәсбих («Сөбханаллаһ»), бер тәхмид («Әлхәмдүлилләһи»), бер тәһлил («Аллаһу Әкбәр») әйтүче минем янымда җиде йөз мең тәсбих вә тәһлил әйтүчедән кыйммәтледер»;

«Бу кичәдә көтүче сарык савып алган вакыт кадәр булса да гыйбадәт иткән кеше (ягъни тиз генә намаз укып алган) бер ай дәвамында бөтен кичәләрне таңга кадәр гыйбадәттә булучыдан да кыйммәтледер»;

«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе иллаллаһу» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер»;

«Кадер кичәсендә «Кадер» сүрәсен укыган кеше Коръән Кәримнең дүрттән берен укыган кебек булыр» (ягъни моның савабына ирешер).

Тагын бер хәдистә Кадер кичәсенең аерым догасы да атала. Хәзрәте Гайшә радыйаллаһу ганһү Рәсүлүллаһ саләллаһу галәйһи вәссәләмнән сораган: «Әгәр Кадер кичәсенә ирешсәм, анда ни укыйм?» Пәйгамбәребез аңа:

«Аллаһүммә иннәкә гафуввун тухиббуль гафва фаг — фуганни», догасын укырсың», — ди. Мәгънәсе: «Я Рабби, шөбһәсез Син гафу итүче, гафу итүне сөясең, мине дә гафу ит».

Шулай ук бу кичтә ир-атларга намазларны җәмәгать белән уку бик күркәм булачак. Чөнки мәчеттә күмәкләп укылган намазлар өйдә укылган намазга караганда күпкә саваплырак.


Бө төндә дога уку, теләкләр теләү бик кирәк. Аллаһы Тәгаләдән сорыйсы барлык теләкләрегезне барлап куегыз. Шуларны күңелдән кабатлап, намаздан соң, Коръән укыганнан соң әлеге теләкләрегезне дога итеп сорагыз. Коръән укый белмәсәгез, аның транскрипциясен укырга яки аудиоязмаларын тыдларга мөмкин. Ә доганы гарәп телендә генә түгел, татар телендә дә укырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә аларны кабул итмичә калмас.

Быелгы Кадер кичләрен догада, гыйбадәттә үткәрергә, киләсе елда бәрәкәтле һәм имин тормышта яшәргә насыйп булсын барыбызга да!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100