Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: "Казанның яңа Җәмигъ мәчетен бер гөмбәз яки бер түбә астында төзергә кирәк түгел"

Казанда яңа Җәмигъ мәчете салыначак. Бу хакта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова да белдерде, ул хакта фикерләрен мөфти дә әйтте. Татарстан Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин "Татар-информ"га интервьюсында Җәмигъ мәчетенең кайда салынырга тиешлеге, аның ни өчен туксанынчы елларда Яңа Савин районында салынмый калуы, ни өчен җомга намазын Җәмигъ мәчетендә укырга кирәклеге һәм Совет районында ни өчен мәчетләр төзелмәве хакында сөйләде.

news_top_970_100
Мансур хәзрәт Җәләлетдин: "Казанның яңа Җәмигъ мәчетен бер гөмбәз яки бер түбә астында төзергә кирәк түгел"

- Мансур хәзрәт, Җәмигъ мәчете төзүе турында күптәннән сүз йөри. Ул мәчет төзелсә, Казанның хәзер Җәмигъ Мәрҗани мәчетенең функцияләре нинди булып калачак?

- Беләсезме, “әгәр дә мәчет төзелсә” дигән сүз булырга тиеш түгел. Җәмигъ мәчете безгә кирәк. Әйе, бүгенге көнгә хәтле Җәмигъ мәчете функциясен Мәрҗани мәчете үти. Бөтен кеше җомга намазын укырга шунда җыела. Ләкин сыймыйлар бит! Хәзерге вакытта кеше саны күбәйде, намаз укучы, дин тотучылар саны да артты. 

Әйе, элек бабайларыбыз, пенсиягә чыккан яки пенсия алдында булган кешеләр генә мәчетләргә йөри иде. Фәкать шулар гына. Ләкин хәзер яшьләребез дә йөри башлады. Күп мәчетләрдә кешегә урын юк. Әлбәттә, Җәмигъ мәчете кирәк! Ә Мәрҗани мәчете үзе кечкенә бер мәчет булса да, барыбер абруен, дәрәҗәсен югалтмас. Монда Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани үзе укыткан, эшләгән. Аның китаплары дөнья буйлап таралган. Мәчетне дә таныйлар.

- Яңа мәчет Казанның кайсы урынында төзеләчәк?

- Мондый сорауны күп кешеләрдән ишетергә туры килде. Төрле тәкъдимнәр бар, ләкин үзәк мәчет, Җәмигъ мәчете Казанның уртасында булырга тиеш дип саныйм. Ул минем генә фикерем түгел, күп кеше минем белән килешер. Шәһәр читендә түгел, ә башкалабызның нәкъ уртасында Җәмигъ мәчете булырга тиеш. Урыннар бар, аларны табырга була.

- Ә сезнең фикерегезчә, ул кайда булырга тиеш?

- Мин аны Казан милли-мәдәни үзәге янында дип күрәм. Ничек тә булса үзәкне сүтеп, шуның янындамы Җәмигъ мәчетен төзергә булыр иде. 

Казансу елгасы ярында төзергә була. Шунда парковкасы да, Диния нәзарәте тә, китапханәсе дә булсын. Зур бина, урыны бик әйбәт, рәхәтләнеп кулланырга була. Шәһәрнең төрле ягыннан да күренеп торган мәчет шунда булса, матур булыр иде. 

Шәһәрнең уртасындагы башка җирләрдә дә урыннар бар, ләкин шәхси җирләрне, биналарны, йортларны сатып алып, аларны сүткәч кенә төзеп була. 

- Җәмигъ мәчете хәзерге Леруа Мерлен гипермаркеты урынында төзелергә тиеш иде. Ул урын кибеткә сатылды. Ул урын уңайлы булыр иде дип саныйсызмы?

- Анда Лалә мәчете булырга дигән фикер күптәннән йөри иде. Узган гасырның сиксәненче еллары ахыры-туксанынчы елларның башыннан ук мәчет төзибез дип йөрделәр, хәтта субайлар да кагылды. Ләкин анда йортлар салынды, гипермаркет та төзелде, ул җир юкка чыкты дип әйтергә була. Минемчә, ул урын Җәмигъ мәчетен төзер өчен бер дә уңайлы түгел. "Ривьера" урынында мәчет төзелгән булса, матур булмас иде. Минемчә, менә “Казан”нан алып "Ривьера"га хәтле яр тирәсе уңайлы түгел. Бу минем шәхсән фикерем генә. Казан елгасының теге яры түгел, бу яры кирәк. Мәдәни үзәк тирәсе, аның янында астарак булсынмы, Горький паркы янындаракмы, Миллениум күпере тирәсендәме - шул яр турында сүз бара. 

Ләкин иң яхшы җир, минемчә, Казан милли-мәдәни үзәк янында. Шунда парковкасы да бар.

- Парковка мәсьәләсенә килгәндә, Җәмигъ мәчетендә логистика мәсьәләләре ничек чишелергә тиеш?

- Әгәр дә без Казансу елгасының ярында төзедек дип уйласак, анда күп катлы мәчет бинасын төзеп, җир асты парковкасын булдырырга җир җитәрлек. Без бит Шәһри Болгар музеен төзедек. Су ягыннан кергәндә беренче катка, ә икенче яктан җиденче катка кергән кебек буласың. Ә мәчет бинасын җиде генә кат түгел, ә тугыз катлы итеп төзергә булыр иде. Шунда бөтен логистикасын да, парковкасын да булдырырга мөмкин. Әйткәнемчә, шунда китапханәсе дә, "Хозур" нәшриятыбыз да булсын. Бер зур дини мәркәз булып торсын иде ул.

- Мәчет Җәмигъ дип танылыр өчен ничә мең кешене сыйдырырга һәм гомүмән нинди критерияләргә җавап бирергә тиеш?

- Ун меңнән унбиш меңгә хәтле сыйдырырга тиеш. Ягъни, ун меңнән дә ким булмасын. Бүгенге көннен таләбе шул. Бер ун елдан соң, бәлки 20 мең кеше сыйдырырлык мәчет тә кирәк булыр. Чөнки дин кешеләребез, намаз укучыларыбыз көннән-көн арта бара, без шуны күрәбез. 

Менә элегрәк яңа микрорайоннар төзегәндә юлларын тар итеп сала идек. Шул районда кеше, машиналар артачагын белми идекмени без? Әлбәттә, белә идек! Нишләп күп катлы йортлар янында юлларны тар салабыз соң без? Бүген күпме кеше дингә омтыла, дингә килә! Кем белә, бәлки киләчәктә 20 мең кешелек мәчетебез дә аз булыр әле.

- Хәзерге вакытта Казанда мәчетләр саны җитәрлекме?

- Бүген Казанда мәхәллә, мәчетләр саны җитәрлек. 82 мәхәллә эшләп килә. Әмма кайбер мәхәлләләрдә мәчетләр юк. Мәсәлән, Совет мәйданында мәчетләр юк. Менә кешеләр “анда мәчет юк”, ди. Ләкин мәчет төзәргә таләп тә юк. Анда намаз укучылар саны бик аз. 

Менә Горки районында мәчет төзүне сорадылар, салдылар, мәчет халык белән тулды. Дубравнаяда, Мәүлетов урамында, 10-нчы микрорайонда, Азинода мәчетләр кирәк. Ягъни, кайда таләп ителә, шунда төзелә. 

Кешегә мәчет нәрсә өчен кирәк? Исем кушу, сөннәткә утырту өчен. Бала туды икән, мулла кирәк, никах өчен дә мәчеткә баралар. Кеше вафат булды икән, тагын мулла кирәк. Без, әлбәттә, монда гади халык турында сөйлибез. Алар намазларын биш тапкыр укучыларга караганда күбрәк. Ә Совет мәйданында мәчет юк, чөнки кешеләр таләп итмиләр. Әгәр дә намаз укучылар күбәйсә, җыелышып мәчет төзи башлар иделәр.

- Таләп итмиләр дисез. Кешеләр сезгә таләпләре белән мөраҗәгать итәләрме?

- Итәләр. 80-нче елларда Әхмәтзәки хәзрәт, Габделгани абый Совет мәйданы янында тора иделәр. Без шулардан: “Нигә сезнең тирәдә мәчет юк?”, дип сорый идек. “Әй, хәзрәт, намаз укучылар монда аз”, - дип җавап бирәләр иде. Нишләптер ул районда мәчетләрнең саны шул вакыттан бирле аз. 

Ә мәчетләре күп санлы булган районнар - Вахитов һәм Идел буе районнары. 30 мәчет. Совет районында - 11. Авиатөзелеш районында 7 генә. Саннарның ничек аерылып торуын үзегез күреп торасыз. Кайда күбрәк таләп ителә, шунда мәчет төзелә. Ә Совет мәйданы тирәсендә урын табып мәчет салынса да, анда йөрүче кеше дә булмас иде.

- Җәмигъ мәчете төзелгәч, Кол Шәриф мәчетенең киләчәге нинди булыр?

- Ул вакытта Кол Шәриф мәчетендә җомга намазын уку тукталыр иде, ул мәхәллә мәчете булып кына калыр. Бүгенге көндә без аны мәчет итеп саный алмыйбыз, ул - музей. Хәзер күп кеше җомга намазын Мәрҗани мәчетенә килеп укый. Тирә-якта мәчетләр күп булса да (Галиев, Солтан, Нурулла, Борнай, Апанай, Әҗем, Зәңгәр мечетләре), машина куярга урын булмаса да, кешеләр барыбер Мәрҗани мәчетенә җыелалар. Ә ни өчен? Чөнки ул Казанның беренче Җәмигъ мәчете. 

Җәмигъ бит ул җомга намазы укыла торган урын дигән сүзне аңлата. Шуңа күрә күп кеше Мәрҗани мәчетенә килергә тырыша. Аллаһ Тәгалә җомганы башка җирләрдә укыганнарыбыз өчен дә кабул итсен, ләкин җомга намазы барыбер Җәмигъ мәчетендә генә укылырга тиеш.

- Яңа мәчетне нинди стильдә дип күз алдына китерәсез?

- Мин төзүче дә, архитектор да түгел. Ләкин тәҗрибә һәм экономия күзлегеннән караганда, Җәмигъ мәчете көн саен тулы булмый икәнне белергә кирәк. Мәчеткә кеше җомга белән гает намазларында гына килә. Шуңа күрә ун-унбиш меңлек мәйданны кыш кене ничек җылытырга һәм яктыртырга дигән сорауларга җавап табарга кирәк. Аның бит чыгымнары зур булачак! Шуңа күрә сез минем шәхси фикеремне сорадыгыз икән, җавап бирәм: Җәмигъ мәчетен Кол Шәриф мәчете кебек бер гөмбәз яки бер түбә астында төзәргә кирәк түгел. Кулланыла торган мәйданына карап, бабайларбыз төзегән кебек кат-кат, күп бүлмәле итеп салырга кирәк дип уйлыйм. Мәсәлән, беренче кат халык белән тулды, анда җылы да, якты да, суы да бар. Башка бүлмәләрдә яисә катларда шул вакытта ут-су булмый тора. Бу бит өйдәге шикелле. Без бит аны төзер өчен генә түгел, яшәр өчен дә кулланабыз. Мәчетебез дә өебез шикелле: кухняга кердек икән, зал бүлмәсендә утны сүндерәсең. Менә мәчетләребез дә шулай кулланылса иде. Зур мәйданны җылытып торырга авыр, шуңа күрә бүлмәләргә бүлеп төзесәк, куллану ягыннан да матур булыр иде. 

Кеше саны ягыннан карасак, ишегалдында да 10-12 мең кеше сыя алсын. Намаз уку мәйданы тирәсендә тагын бер ун мең кеше сыя алса, мәчетебез 20-25 мең кешенә сыйдыра алачак.

- Күптән түгел генә имам Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Исеме рус телендә язылуы хакында да, һәйкәл куелмаска тиешлеге хакында да күп сүз чыкты. Нишләп шундый фикерләр әйтелде икән?

- Безнең халык тәнкыйтьләргә бик күп ярата. Эшләнеп беткән эшне тәнкыйтләргә генә бир. Абау, җаным! Менә Шиһабетдин Мәрҗанигә дә һәйкәл куелды. Аны куер алдыннан ук имеш-мимешләр йөрде, сораулар бирелде, бәхәсләр булып алды, аннары тынды. 

Ә мин безнең архитекторларга, рәссамнарга, төзүчеләргә менә нәрсә әйтер идем: киңәшләшегез! Бу һәйкәлне ясар алдыннан эшне дин әһелләре белән киңәшләшеп, сөйләшеп алып барган булсалар, эшләренең ахыры хәерле булыр иде. Киңәш белән эшләнгән эш беркайчан да начар булмый! 

Күп кеше “Пәйгамбәребез потларга кешеләр табыныр дип пот ясарга рөхсәт бирмәгән”, ди. Ләкин хәзерге заман кешесенең менталитеты үзгәргән. Бу һәйкәлгә беркем дә табынып йөрмәс, ул бит пот та түгел. Ул бит безнең галимебез турында мәгълүмат тарату! Әйе аның турында бөтен җир йөзендә беләләр, ләкин шәһәребездә аз гына кеше аның турыда күпмедер белә. Һәйкәл куймыйк, урамын да исеме белән атамыйк, ярар! Ул вакытта нәрсә булып чыга соң? Исеме онытылачак. Гафу итегез мондый чагыштыру белән: хәзерге яшьләрне “Кем ул Ленин?” дип сорасагыз, кеше җавап бирә алмыйча калыр. Әгәр без Мәрҗани турында сөйләшмәсәк, ул да онытылыр. 

Аллаһы Тәгалә безне шундый һәйкәл куйганыбыз өчен кичерсен инде! Ләкин без начар эш эшләмәдек, без киресенчә галимебезнең исемен күтәрү максаты белән куйдык. Раббым ниятләберезне кабуллардан кылсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100