Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман хатын-кызлар ярминкәсе: Ирләрне кертмичә генә эксклюзив продукция саттылар

Казанда беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен хәләл ярминкә узды. Бу ярминкә балигъ булган бер генә ир-ат заты булмавы һәм тәкъдим ителгән продукциянең эксклюзив булуы белән үзенчәлекле иде.

news_top_970_100
Мөселман хатын-кызлар ярминкәсе: Ирләрне кертмичә генә эксклюзив продукция саттылар
Казанның "Туган авылым" милли комплексында узган хәләл ярминкәдә мөселман хатын-кызлары үзләренең кәсепләрен тәкъдим итте.

"Хатын-кызлар өчен генә" кагыйдәсе хәтта фотографларга һәм журналистларга да кагылды. "Татар-информ" фотографын, ир затыннан булу сәбәпле, ярминкәгә кертмәделәр. Чарага килгән радиожурналистны да кертмәделәр. Ул үпкәләргә теләгән иде, әмма аңа бер шешә чишмә суын биреп, юаттылар. Гаиләсе белән килгән ирләрне дә, ярминкәгә кертмичә, борып җибәрделәр. Биредә бары тик әниләр, әбиләр һәм балалар гына бар иде.

Әмма ярминкәдә балалар рәхәт чикте. Алар өчен "Нурлы" балалар иҗат үзәге "Теремкәй" спектаклен күрсәтте. Рәсем ясау, аквагримм буенча мастер-класслар үткәрелде. Шунысын әйтеп китәргә кирәк, ярминкәгә килүчеләр бәяләрнең шактый кыйммәт булуын әйтте. Әмма товарларны күпләп алдылар - чөнки, инде әйткәнебезчә, продукция эксклюзив иде.

Ярминкәдәге кайбер төр продукцияне гүзәл затлар үз гомерләрендә беренче тапкыр күрүен әйтте. Мәсәлән, конус формасындагы пицца, кайбер тортларның кремнары шушы ярминкәдә генә бар иде. Балалар өчен рус телендә ислам тематикасына багышланган язулар булган магнитларны да күпләр беренче тапкыр күрде. Ислам тематикалы итеп бизәлгән дәфтәрләр, намаз укып утыручы бала, мәчет һ.б. сурәтләнгән пазллар да тәкъдим ителде.

Ярминкәне Россия Эшмәкәр мөселманнар ассоциациясе һәм "Туган авылым" милли комплексы оештырды. Аның барлыкка килү сәбәбе үзенчәлекле. Быелның сентябрь аенда "Туган авылым"да эшмәкәр мөселман хатын-кызлар өчен иртәнге ашлар оештырыла башлый. Шушы чарага җыелган хатын-кызлар "сөйләшеп кенә калмыйк, үз бизнесыбызны да күрсәтик" дигән нәтиҗәгә килә. 

"Мөселман ярминкәсендә хезмәт күрсәтү дә бушлай"


 "Очрашуларда һәркайсыбыз ни белән шөгыльләнүебез турында сөйли. Бу әйберләрне күрәсе, тотып карыйсы, ризыкларны ашап карыйсы да килә бит. Хәләл ярминкә оештыру идеясе шулай барлыкка килде", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә ярминкәне оештыручыларның берсе Гүзәл Абдрафикова.



Ярминкәдә катнашырга теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, оештыручыларга аларны сайлап алырга туры килгән. Әйтик, биредә бер-берсен кабатлаган товарлар юк. Монда китаплар, милли чигүле киемнәр, сөлгеләр, кул эшләнмәләре, җиләк-җимешләр һәм башкалар тәкъдим ителгән. "Ярминкәгә Бөгелмә, Чаллы, Уфа, Әлмәт һәм башка төбәкләрдән килүчеләр бар. Сату буенча барлыгы 32 оешма килде. Моннан тыш, башлык тегү, чәчләрне тәрбияләү буенча һәм башка мастер-класслар да үткәрелде. Аларның барысы да бушлай хезмәт күрсәтә. Ризыкларның барысын да татып карау мөмкинлеге бар", - диде Гүзәл.

Гүзәл Абдрафикова үзе балалар өчен ислам тематикасындагы уенчыклар җитештерү белән шөгыльләнә. "Пазллар, дәфтәрләр, сабыннар чыгара башладык", - ди ул. 

Конус пиццаның өстенлеге... ул коелмый!




Алинә Сәлимова Әлмәт шәһәрендәге кафелар челтәрен тәкъдим итә. Кафеның үзенчәлеге - конус формасындагы пиццалар. Оешма хуҗасы – Алинәнең ире. Быел җәй көне Казанның Декабристлар урамында да филиаллары ачылган. “Татарстанда бары тик бездә генә конус рәвешендәге пиццалар әзерләнә. Конус пиццаның өстенлеге шунда, аны туңдырма кебек теләсә кайда ашарга мөмкин, ул коелмый. Шулай ук ачык һәм ябык пиццалар да пешерәбез. Пиццадан тыш, бургер, фри бар, ризыкларның барысы да хәләл. Бездә шулай ук сыйфатлы һәм файдалы йогырт та җитештерелә”, - дип сөйләде Алинә Сәлимова.

Алинә әйтүенчә, пиццаны бик тәмле дип бәяләгәннәр. Билгеле, сатучы үз товарын тәнкыйтьләми, әмма пицца сатучы өстәле янында тешләнеп калдырылган ризык юк иде.

Мөселманнар өчен табада ризык та янмый



Ярминкәдә Кукмараның данлыклы итекләре, Кукмара мөселманнары җитештерә торган савыт-сабалары да бар иде. Сатучы Әлмирә Заһидуллина, үз чиратында, табаларны мактады. “Аллага шөкер, безгә көндәшләр юк, табаларыбыз бик шәп! Бу табада пешерелгән ризык янмый, көйми, ә коймакларны май салмыйча да пешерсәң була. Үзем шушы табада ипи пешергән идем, тәме нәкъ мичтә пешкән ипинеке кебек булды”, - диде ул.

Экологик яктан чиста күзсез курчаклар





Чаллыда яшәүче Гөлназ Сәлахетдинованың ярминкәдә тәүге тапкыр катнашуы. Ул менә инде бер елдан артык курчаклар бәйләү белән шөгыльләнә. “Кечкенә ыргак белән бәйлим. Курчаклар экологик яктан чиста. Кибетем юк, курчакларны интернет аша сатам. Бу курчакларны хәтта кер юу машинасында да юарга ярый. Башта кызыма бәйләдем, аннары юып карадык. Бәяләргә килгәндә, курчаклар 500 сумнан башлана. Ике яки өч мең сумлык курчаклар да бар. Әти, әни һәм ике баладан торган гаилә 4 мең сум тора”, - диде Гөлназ.

Курчакларның ни өчендер күзләре юк иде. Әмма бу сатып алучыларга киртә булмады. "Сорау күп, яхшы сатыла, чөнки бу - мөселман курчаклары, алар күзсез булырга тиеш", - дип аңлатты Гөлназ. 

Милли сөлгеләр: чыдам, буяулары уңмый




Казанда яшәүче Гөлнара Нурмөхәммәтова милли стильдә сөлгеләр җитештерә. “Хәзерге вакытта миллилеккә кайту күренеше бара, шуңа күрә бу сөлгеләрне кулланышка кертергә телибез. Бизәкләр бераз заманчалаштырылган. Ә нигә әле Татарстандагы һәр татар гаиләсендә милли чигүле сөлгеләр булмаска тиеш ди? Ул безнең татарлыкны күрсәтә. Кул-бит, мунча сөлгеләре, тастымаллар, ипи-тоз тота торган сөлгеләр бар. Урын-җир комплектлары да җитештерәбез, аларны күбесенчә никах-туйларга бүләккә алалар. Сөлгеләрнең бәяләре - 500-1000 сум, урын-җир комплектлары 2000-4000 сум тора”, - дип белдерде Гөлнара.

Гөлнара Нурмөхәммәтованың проекты августтан бирле эшләп килә. “Сөлгеләрне интернет аша сатабыз, ләкин кайбер сувенир кибетләрендә дә сатуга чыгабыз. Заказлар нигездә Татарстаннан килә, чит илдән дә кабул итәбез. Сөлгеләребез Франция, Италия, Прага, Америкага китте. Кеше сөлгеләрне күбрәк бүләккә ала, “өйдә тотарга куркабыз”, диләр. Әмма үзебезнең өйдә бу сөлгеләр күптән кулланышта, практик яктан бик чыдам алар, буяулары уңмый”, - ди ул. Гөлнара бизәкләрнең рәсемен башта компьютерда җыя, аннан соң машина өчен махсус программа ясый, шуннан соң гына чигә икән.

Хәләл чишмә суы





Хәләл ярминкәдә хәләл чишмә суы да бар иде. Сәрия Сибгатуллина Лаештан китерелгән чишмә суын тәкъдим итте. “Суыбыз чиста, санпин нормаларын үткән, югары категориягә туры килә торган тикшерелгән чишмә суы бу. Безнең Казанда сәүдә ноктабыз юк, шуңа да чишмә суын өйләргә үзебез илтеп бирәбез. Суны халык ярата, иң мөһиме – юшкынлы түгел. Шулай ук чишмә суыннан тәмле компотлар да җитештерәбез”, - дип сөйләде Сәрия Сибгатуллина.




Хәләл ярминкәгә килүчеләр шулкадәр күп булды ки, оештыручылар аны киләчәктә кабат үткәрергә җыенуларын әйтте. 






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100