Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәүлид бәйрәме якынлаша: “Бу көнне бер тапкыр салават әйтсәң, Аллаһы Тәгалә синең өчен унны әйтер”

19 ноябрь - Мәүлид бәйрәме, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көн - мөселманнар өчен Корбан һәм Ураза гаетләре кебек үк зур бәйрәм. Аны ничек үткәрергә? Мәүлид ашын бәйрәм көнендә уздыра алмасаң, ни була? Нинди догалар укырга? Таба ашлары пешерергәме? Бу хакта Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, “Татар-информ”ның якын дусты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

news_top_970_100
Мәүлид бәйрәме якынлаша: “Бу көнне бер тапкыр салават әйтсәң, Аллаһы Тәгалә синең өчен унны әйтер”

- Рөстәм хәзрәт, укучыларыбызның исенә төшерсәгез иде? Мәүлид нәрсә дигән сүз ул? Бу көн нинди бәйрәм?

- Бисмилләһир-рахманир-рахманир. Мәүлид кичәсе – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туган көне. Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көненә туры килә. «Мәүлид» сүзе туу, туган вакыт дип тәрҗемә ителә.

- Бу көнне ничек, нинди гамәлләр кылып уздырырга кирәк?

- Мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтеп, Рәсүлебез (с.г.в.)нең тормыш юлын өйрәнеп, үзебезгә, балаларга, оныкларга, туганнарыбызга аның турында сөйләргә кирәк. Һәм, гомумән, бу эшләрне көн саен башкарсаң да хәерле. Әмма, һичьюгы елга бер шушы көнне генә булса да үзебезне пәйгамбәребезгә багышласак иде. Шушы зур бәйрәм көнендә Пәйгамбәребезнең камил сыйфатлары һәм күркәм холкы турында сөйләп, аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, савабын алырбыз.

- Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) безгә ни дәрәҗәдә кадерле зат?

- Мәүлид кичәсе – зур әһәмияткә ия олуг көн, әйткәнемчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) дөньяга килгән көне. Ул - ахырзаман пәйгамбәре. Аннан соң башка пәйгамбәр булмас. Үзе белән ул Коръән китабын иңдергән һәм безгә бәйнә-бәйнә бөтенесен күрсәткән. 

Әйтик, Гайшә анабыз: “Мөхәммәт пәйгамбәр җир йөзендәге барлык ата-ана сыйфатларына ия иде”, - ди. Яшьләр һәм өлкәннәр арасындагы хәзерге заман чирләре, проблемалар без пәйгамбәребез сөннәтләрен оныткан саен калкып чыгачак. Шуңа күрә без аны искә алып, салаватларын укып, аның туган көнен дога кылып уздырыйк.

- Бу көнне ничек уздырырга киңәш итәсез?

- Мәүлид көнне Рәсүлебезгә салават әйтергә кирәк. «Әллаһүммә салли галә мүхәммәдин вә галә әли мүхәммәд”дип, кеше бер генә тапкыр укыса да, Аллаһы Тәгалә шул кешегә ун тапкыр укыр, догаларыгызны кабул итәр, бәрәкәт-уңышларыгызны бирер, ди. Шуңа күрә шушы Мәүлидләрне без мөмкин кадәр күбрәк салават әйтеп, изгелек кылып, хәер-сәдакалар биреп уздырыйк.

- Рөстәм хәзрәт, Мәүлид кичәсенә ничек әзерләнергә?

- Әлбәттә, кемдер: “Хәзрәт, без бу көнне Коръән ашы укыта алмыйбыз. Башка көнгә калдырсак ярыймы?” дип сорый. Ай дәвамында ярый. Мәүлид ае 9 ноябрьдән башланды, 7 декабрьгә кадәр дәвам итә. Шушы дәвердә Мәүлид ашларын уздырырга тырышыгыз.

- Мәүлиднең әһәмияте нидә?

- Ахырзаман пәйгамбәре безгә бөтенесен күрсәтеп, без шушы дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр, рәхәттә, уңыш казанып яшәр өчен нәрсә өйрәткән, шуны үтәргә тиешбез. Мәсәлән, кемдер үзенә үрнәк итеп берәр артистны ала. Аның артыннан сөйләмен кабатлый, прическа булдырырга тырыша. Ә без - мөселманнар, пәйгамбәребезне үрнәк итеп алырга тиеш. Ирме син, хатын-кызмы, Рәсүлебез үрнәгендә, аның әйткәннәрен үтәп яшәсәк, ике дөньяның да рәхәтен күрербез, иншаллаһ.

- Мәүлид бәйрәмен һәр мөселман бәйрәм итәргә, һәр йортта үтәлергә тиешме?

- Мөмкинлеккә карап, бу көнне барча мөселманнар бәйрәм итәргә тиеш. Диндә көчләү юк, әмма мөмкинлегең бар, күңелең куша икән, бу көнне уздыру хәерлерәк.

- Мәүлид кичәсендә бер-береңә кунакка йөрешәләрме?

- Әйе, шуңа да бит бу көнне Мәүлид ашларын уздырырга тырышалар. Мөселманнар бер-берсен кунакка чакыра, бүләкләр бирешә. Чөнки Рәсүлебез (с.г.в.) үзе дә әйтә: “Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, чөнки шул бүләк ике арада мәхәббәт үстерер”, ди.

- Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көнендә таба ризыклары пешергә кирәкме?

- Гореф-гадәтебез шундый безнең: Гаетләрдә, шундый зур бәйрәмнәрдә татар халкы таба исе чыгара, камыр ризыклары пешерә. Бу – бәйрәм икәне сизелсен дигән максаттан эшләнә. Мәүлид кичендә дә таба исе чыгару - хуп гамәл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100