Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кыйммәтле дарулардан баш тарту хәерле, аларның файдасы юк”. Хәләл ысуллар ярдәмендә дәвалану

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдис-шәрифендә: “Чир, дәва һәм шифа – бары тик Аллаhыдан. Чирен бирә икән, ул шифасын да бирәчәк. Әй адәм балалары, хәрам юл белән тәнгә шифа эзләргә ашыкмагыз”, - дигән. Шуңа күрә мөселманнар өчен хәләл ысуллар ярдәмендә дәвалану фарыз гамәлләрдән санала. Соңгы вакытта хәләл медицина дигән төшенчәне еш ишетергә туры килә, ләкин аның турында күбебез хәбәрдар түгел...

news_top_970_100
“Кыйммәтле дарулардан баш тарту хәерле, аларның файдасы юк”. Хәләл ысуллар ярдәмендә дәвалану

Авырып китүгә табибка түгел, иң беренче чиратта даруханәгә чабабыз. Янәсе, организмдагы вирусларны көчле антибиотикларсыз җиңеп булмаячак. “Кыйммәтле дару ышанычлырак", йә булмаса “Чит ил дарулары бик тиз аякка бастыра”, ди­гән сүзләрне еш әйтәбез. Тик даруларның файдасы гына түгел, зыяны да шактый. Моннан тыш, даруларда мөселманнар өчен шәригать тарафыннан тыелган матдәләр булырга мөмкин. 

Хәзер Казанда Шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтә торган клиникалар бар. Мөселман медицинасының өстенлекле яклары хакында “Интертат”ка мөселман табибы Айрат Хәкимов сөйләде.

“Мөселман кешесе спиртсыз һәм наркозсыз дәваланырга тиеш”

- Айрат, хәләл дәвалануны хәрамнан ничек аерырга?

- Гади мисаллар ярдәмендә аңлатып узасым килә. Мәсәлән, халык медицинасында кешенең бәвеле белән дәвалану ысуллары бар. Билгеле булганча, бу - тыелган юл. Бәвел – ул нәҗес, аны эчү хәрәм һәм начар гамәлләрдән санала. Киемгә генә тисә дә, әлеге кием белән намаз уку тыела. 

Шулай ук Ислам дине бака тиресе белән дәвалануны тыя. Бер вакыт Пәйгамбәребез янына кешеләр килә: “Без тәнебез яраланса, бака тиресе куябыз”, - диләр. Пәйгамбәребез: “Болай эшләмәгез, чөнки баканы үтерергә ярамый”, - дип җавап кайтара. Тагын тимерне кыздырып тәнгә басу, яндырып дәвалануны да хупламый. 

Иң яхшы дәвалау ысулы – дога, ул бөтен авыруларга дәва. Мөселман кешесе спиртсыз, наркозсыз гына дәваланырга тиеш. Тик куркыныч операция кичерә икән, ул чакта наркоз кулланырга була. Кайберәүләр сихер-золым белән дәваланырга ашыга, бу – хәрәм. 

Табигать байлыкларыннан тәнгә шифа алырга мөмкин, ул витаминнарның кыйммәте бәхәссез. Кыйммәтле дарулардан баш тарту хәерле, аларның файдасы юк.

- Үлән төнәтмәләре белән дәваланырга ярыймы?

- Кибет киштәләрендә нинди генә дарулар юк хәзер, күбесенең составында хәрәм матдәләр булырга мөмкин. Шуңа күрә үләннәр белән дәвалануның зыяны юк. Тик хәмер ярдәмендә ясалган төнәтмәләр эчәргә рөхсәт ителми. Спиртлы үлән төнәтмәләре кулланмау яхшы, аларны тәнгә генә сөртергә мөмкин. Мөселманнарга карволол, валокардин, аллахол, фестал, ингалипт кебек төнәтмәләр куллану тыела, чөнки аларның составында спирт бар.

“Йоганы намаз уку белән бутарга ярамый”

Айрат Хәкимов әйтүенчә, йога белән шөгыльләнергә теләүче мөселманнар саны арта. Әлеге популяр булган юнәлеш кайберәүләрне үзенә җәлеп итә, тик шикләнеп караучылар да бар икән.

- Йога белән шөгыльләнергә теләгәндә, игътибарлы булырга кирәк. Британиядә басылып чыккан медицина берләшмәсе журналы "Йога - тән, акыл һәм рухи үсешнең иң борынгы системаларының берсе. Ул сәламәтлекне яхшыртуга юнәлдерелгән күнегүләрнең иң популяр төре. Кешеләр аның ярдәмендә күп еллар дәвалана” – дип язган. Йога белән шөгыльләнүнең файдасы күп белгечләр тарафыннан тикшерелгән. 

Кайберәүләр Буддага яки потка табынып дәвалана. Болар - тыелган гамәлләр. 



Йоганың Һиндстанда барлыкка килүе билгеле. Ул арка, буын, умырткалык авыртуларыннан һәм стресстан котылу өчен файдалы. Йоганың кайбер күнегүләре ислам тарафыннан язылган биш вакыт намазга керә. Йоганың бу гади формасы кеше тормышына яхшы тәэсир итә. Шул рәвешле Коръән сүрәләрен кабатлап, мөселманнар көненә биш тапкыр билгеле бер хәрәкәтләр кыла. Намаз кылганда башкарылган хәрәкәтләр тәннен һәрбер өлешенә тәэсир итә. Тик йоганы намаз уку белән бутарга ярамый.

“Ике даруга аеруча игътибарлы булыгыз: балга һәм Коръәнгә”

- Бал кортлары (апитерапия) белән дәвалану хупланамы?

- Коръәндә бал кортларына аерым игътибар бирелә. “Коръәннең “Нәхел (Умарта кортлары)” сүрәсенең 68-69 нчы аятьләрендә “Раббың бал кортларына вәхи кылды: "Ий бал кортлары! Тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!" – дип язылган. Ягъни, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва китерергә сәләтле.



Җылы суга салып болгатылган балны эчү организм өчен бик файдалы, дип санаган Пәйгамбәр (с.г.в.). Бал, балавыз, умарта “сөте”, чәчкә серкәсе, прополис – барысын да чирләрне дәвалаганда кулланалар. Балны даими кулланган организм авыруларны җиңел кичерә. Ибн Масгудтән китерелгән хәдистә болай диелә: “Ике даруга аеруча игътибарлы булыгыз: балга һәм Коръәнгә”.



Хәзер медицина өлкәсендә махсус дәвалау системасы барлыкка килде, соңгы вакытта кортлардан чактыру (апитерапия) киң кулланыла. Апитерапия һәм бал кортлары белән дәвалану Ислам динендә рөхсәт ителә, хуплана. Ул астма, язва кебек кан әйләнеше һәм аш кайнату системалары авыруларының күбесен дәвалый, иммунитетны ныгыта. Шулай ук аның радияциягә, микробларга каршы тәэсире бар, депрессия, физик һәм психик киеренкелек, атеросклероз, энцефалит, симерү һәм организм эштән чыгу очракларында да файдалы. Склероз, ДЦП кебек авыруларны дәвалауда да уңай нәтиҗәләр бирә. 

Әгәр дә бал кортының агуы кеше организмына эләгә икән, аллергия булмаган кешегә ул куркыныч түгел. Тик йөкле хатын-кызларга, яман шеш авыруы белән авыручыларга, шикәр диабеты белән авырган кешеләргә мондый сеансларга барырга ярамый.

“Кара тмин барлык авыруларга дәва”

Белгеч кара тмин, зәйтун мае, сарымсак, хөрмә, сенна, алоэ, имбирь, сивак куллану ысуллары хакында да сөйләде. Аның әйтүенчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) нәкъ менә шушы чараларны төрле чирләрне дәвалаганда кулланырга тәкъдим иткән. Бу табигый продуктлар кеше организмына уңай тәэсир ясый, аны сәламәтләндерә, чистарта һәм ныгыта, шул рәвешле адәм баласының гомерен озайта, ди ул.



- Кара тминның файдасы турында байтак фәнни хезмәтләр язылган. 1959 елдан башлап халыкара университетларда 200 дән артык тикшеренү эшләре алып барыла. Бу өлкәдә шаккаттыргыч нәтиҗәләр ясала, төрле мәкалә, докладлар бастырыла. Шул рәвешле фән кара тминның тормышыбыздагы әһәмиятен тулысынча ачыклый. Бүгенге көндә дә кара тмин һәм аның мае күп авыруларны дәвалауда яхшы чара булып санала. “Бу дәва, үлемнән тыш, барлык чирләргә дә каршы торырлык”, - дип әйткән кара тмин дәвасы турында Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.). 

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, кара тмин иммунитетны ныгыта, шуның нәтиҗәсендә башка чирләргә каршы тору үзлеге арта. Табиблар икенче типтагы шикәр диабеты белән интегүчеләргә тминны көн саен кулланырга киңәш итә, чөнки ул шикәр дәрәҗәсен киметәчәк. Шулай ук кара тмин сулыш системасы эшен яхшырту өчен киң кулланыла. Астма, бронхит, үпкә ялкынсынуыннан файдалы. Ашказаны-эчәк авырулары, эчәк тракты спазмалары һәм бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (цирроз, холецистит) авыруларыннан дәвалау чарасы булып тора. Баш авыртудан зарланучылар өчен маңгайга кара тмин мае белән массаж ясарга киңәш ителә. Кара тмин кан тамырларын чистарта, аларның эластиклыгын арттыра һәм холестерин дәрәҗәсен киметә. Ул атеросклероз, варикоз кебек чирләрдән арынырга ярдәм итә.



Айрат Хәкимов әлеге продуктның медицинада гына түгел, косметология өлкәсендә дә киң кулланылуын әйтте. Кара тмин маен чәч коелганда, кавык күп булганда файдаланырга мөмкин. Ике чәй кашыгы тмин маен бер стакан суда кайнатып алырга. Кайнап чыккан төнәтмәгә бер йомырка сарысы салырга һәм яхшылап болгатырга кирәк. Әзер катнашма 20-25 минут “ял итәргә” тиеш, аннан соң аны кулланырга була.

Иммунитетны ныгыту өчен дә төнәтмә әзерләргә була. Бер чәй кашыгы кара тмин орлыгына бер аш кашыгы бал кушарга кирәк. Аннан соң бүлмә температурасындагы кайнаган су салып болгатырга. Төнәтмәне ашар алдыннан 10-15 минут кала эчәргә киңәш ителә. Шулай ук югары кан басымыннан зарланучылар өчен дә кара тминның файдасы зур. Ярты стакан лимон согына бер аш кашыгы бал кушып болгатырга һәм бер аш кашыгы тмин мае өстәргә. Йоклар алдыннан шушы катнашманы кайнаган су белән ике аш кашыгы эчәргә кирәк.

“Зәйтүн мае картаю процессын акрынайта”

Сәид әль-Ансари шундый сүзләрне китерә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) әйткән: “Зәйтүн мае белән тукланыгыз һәм аны тәнегезгә сөртегез, чөнки ул - изге агач”.



- Зәйтүн җимеше һәм мае “дәвалаучылар” исемлегендә алдынгы урында бара. Аларның файдалы үзлекләре һәркемгә билгеле. Аеруча, Грециядә яшәүчеләр аны еш куллана. Коръәндә зәйтүн маеның файдалы булуы һәм Сина тавыннан китерелгән булуы әйтелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Зәйтүн маен кулла­ныгыз һәм аны тәнегезгә сөртегез! Чөнки аның чыганагы – изге агач”, - дип әйткән. Шулай итеп, зәйтүн мае турында белемнәр үз сәламәтлегебезне сакларга гына түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең юмартлыгына якын килергә дә ярдәм итәчәк. Үсемлек майлары арасында зәйтүн мае беренче урында тора. 

Әлеге майның файдасы нәрсәдән гыйбарәт соң? Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүдә мөһим роль уйный, кан әйләнешенә ярдәм итә, канның тоткарлануын булдырмый кала. Шулай ук зәйтүн мае кандагы холестеринны киметә, эчәк һәм ашказаны рагын булдырмый. Продукт составына керүче микроэлементлар һәм витаминнар кеше организмына уңай йогынты ясый, бавыр, эчәклек, шулай ук ашказаны асты бизләре эшен җайга сала. Шуңа күрә белгечләр зәйтүн маен гастрит һәм панкреатит вакытында кулланырга киңәш итә. Анда А, Е, Б һәм К витаминнары бар. 

Диетологлар тәүлегенә ун зәйтүн җимеше ашарга киңәш итә. Продукт йөкле хатын-кызлар һәм сабый балалар өчен дә файдалы. Шунысы игътибарга лаек, табиблар әлеге үсемлек маен балаларның туклану рационына кертергә киңәш итә. Аның составында линол кислотасы булуы билгеле, ул шулай ук ана сөтендә дә бар. Зәйтүн маен кулланган илләрдәге халыкның бик азы гына симерә, - дип сөйләде белгеч.



Согуд Гарәбстанының медицина фәннәре институты директоры Лайк Али Хан әйтүенчә, зәйтүн мае АКШлары һәм Бөекбританиядә медицина препаратлары исемлегенә кергән һәм аны дәвалау үзәкләрендә еш кулланалар. “Зәйтүн мае пальма, олеин, линолев, муристин һәм башка кислота төрләрен үз эченә ала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, зәйтүн мае дәвалау үзлегенә ия. Ул токсиннарны чыгара, аш кайнату процессын җайга сала, заралы микробларны үтерә һәм картаю процессын акрынайта. Безнең организм тарафыннан зәйтүн мае бик тиз, 100 процент үзләштерелә. Көнбагыш мае ‒ 83, арахисныкы ‒ 81, ә кукуруз маеның 36 проценты гына үзләштерелә”, - ди ул.



Табиблар иртә белән бер аш кашыгы зәйтүен мае эчәргә куша. Бу очракта организм йокыдан тиз уяна һәм шул рәвешле организмдагы су күләме җайга салына. Зәйтүн мае тән тиресе өчен бик файдалы. Ул аллергия тудырмый, тирене йомшарта һәм ялкынсынуга каршы чара булып тора. 

Тән тиресен яшәртергә телисез икән, ике аш кашыгы зәйтүн маена бер йомырка сарысы кушып, яхшылап болгатыгыз. Шушы масканы биткә сөртеп, 20-25 минут тотыгыз һәм салкынча су белән юыгыз. Зәйтүн мае тән тиресе ярылган очракта кулланыла. Моның өчен алты аш кашыгы зәйтүн маена, өч аш кашыгы умар­та балавызы һәм биш кашык прополис салына. Бу катнашманы кайнап чыккан­чыга хәтле сүрән утта тотырга, аннан соң кайнар килеш сөзергә һәм суытырга.
  • Хәзерге вакытта зәйтүн агачлары Кырым, Абхазия, Әзербәйҗан, Грузия, Пакистан, Һиндстан, Иран һәм Перуда үсә. Уңыш җыю сезоны сентябрь аенда башлана. Агачларның яфракларын чәчәк ату чорында ук җыялар, аннан соң кояш астында табигый ысул белән киптерәләр һәм медицинада кулланалар. Бу яфраклардан ясалган төнәтмә кан басымын җайга сала. Тунис шәһәрендә “Зәйтүн” исемен йөртүче мәчет һәм университет бар, алар шушы агач хөрмәтенә аталган. Татар мөселман хатын-кызлары арасында Зәйтүнә исеме киң таралган, бу исем зәйтүн агачының гөле мәгънәсенә ия.
“Кына чәчләрнең үсешен яхшырта, кавыкны бетерә”

- Пәйгамбәребез (с.г.в): “Кына (хна) белән дәваланыгыз. Кына сезнең акылыгызны якты, ә күкрәгегезне пакь кы­лыр”, - дигән. Кына - ул гаҗәеп дәвалау һәм косметика чарасы. Аның ярдәмендә без бер үк вакытта матурлыкка, сәламәтлеккә ирешәбез һәм Пәйгамбәребез сөннәтен үтибез. Кына эссе климатлы илләрдә, нигездә, Согуд Гарәбстаны, Судан, Мисыр, Иран, Төркия һәм Һиндстанның көньягында уңышлы үсеш алган. 

Мөселман илләрендә хатын – кызлар чәчләрен, тырнакларын, ә ир-атлар сакалларын кына белән буяуны өстен күрә. Якын көнчыгыш базарында әлеге продукт иң табышлы товарлар рәтендә бара. Күп очракта аны тәнгә бизәк төшерү өчен сатып алалар икән, икенче төрле әйткәндә, мехенди ясау өчен. Мехенди сәнгате Һиндстанда барлыкка килгән дигән риваять яши. Кайберәүләр аны моннан биш мең ел элек Мисырда туган дип саный. Янәсе, бер ханым кынаның яфрагын кайнаган суга салган, аның төсе үзгәргәч, кынаны буяу буларак куллана башлаганнар. Иң беренче чиратта кына агачының яфракларын киптерәләр һәм шуннан порошок ясыйлар. Кына караңгы урында гына сакланырга тиеш.



- Кына чәчләрнең үсешен яхшырта, кавыкны бетерә. Аның белән юганнан соң, чәчләр ялтырап китә. Белгечләр әйтүенчә, кына ярдәмендә төрле тире авыруларын дәваларга мөмкин. Көнчыгыш медицинада аның яфракларын диатез, экзема авырулары вакытында кулланалар. Шулай ук кына баш авыртуын баса, кан басымын көйли. Табиблар кына мае белән авыз куышлыгын чайкарга киңәш итә. Аннан ясалган төнәтмә гингивит, пиорея, ангинадан, шулай ук пародонтоздан файдалы. Канны чистарту өчен кынадан файдалы төнәтмә ясарга була. Моның өчен ике аш кашыгы вакланган кына порошогына бер литр кайнар су салына һәм иртәнгә кадәр калдырыла. Йокыдан уянуга бу төнәтмәне бал белән болгатып бер ста­кан эчергә кирәк. Дәвалану курсы җиде көн дәвам итә, тик беренче чиратта табиб белән киңәшләшү зарур, - диде Айрат Хәкимов.

Тырнакка гөмбәчек эләккәндә аны дәвалау шактый озакка сузыла. Бу авыру булганда шулай ук кынадан эшләнгән төнәтмә ярдәмгә килә. Алма серкәсе (яблочный уксус) белән кына порошогын кушарга һәм тырнакларыгызны шушы төнәтмәдә тотырга кирәк. Аннан соң 5-10 минуттан юып төшерергә.

“Хельба мае ашказаны яман шешеннән дәвалый”

-Пәйгамбәребез (с.г.в): “Әгәр дә минем өммәтем хельбадагы файдаларны белсә, аны алтын бәһа­сына сатып алыр иде. Хельба белән дәваланыгыз!” – дип әйткән. Әлеге фикер белән галимнәр һәм фән эшлеклеләре дә килешә. Гарәп галиме Исмаил Ибраһим “Хельба - бо­рынгы заман даруларының патшасы” дигән китап язган. Аның тикшерү нәтиҗәләре буенча, хельба иммунитетны яхшырта, хәлсезлектән ярдәм итә һәм депрессия вакытында хәлне җиңеләйтә. Шулай ук анемия, неврастения, туберкулез кебек авырулардан отышлы дәвалау чарасы булып тора.

Хельба (хилба, пажитник, шамбала) салкын тигәннән дәвалый. Тамак авыртканда, ютәл һәм астма булганда ярдәмгә килә. Әгәр алма серкәсе (яблочный уксус) белән хельба орлыгын бергә кайнатып эчсәгез, ул ашказанында һәм унике илле эчәктә җәрәхәте булган кешеләргә файдалы. Хельба мае ашказаны яман шешеннән дәваларга мөмкин. Дәвалау өчен хельбаның орлыгын һәм маен кул­ланалар. Аларда бик күп файдалы матдәләр бар. 

Пажитник (хельба) Көньяк Европа, Һиндстан, Аргентина, Мисыр, Франция һәм Мароккода җитештерелә. Күп очракта хельба орлыкларыннан чәй әзерлиләр, чөнки ул бәяләп бетергесез файдалы үзлекләргә ия. Аның файдасы күпкырлы, мәсәлән, әлеге чәйне кайберәүләр ябыгу өчен куллана. Ябыгыр өчен нибары берничә орлык кына пешерергә була, ә нәтиҗәсе берничә көннән үк билгеле булачак. Табиблар моның өчен бер стакан кайнар суга бер чәй кашыгы хельба орлыгы салырга кирәклеген әйтә. Бу чәйне ярты сәгать караңгы урында тотырга һәм җылы килеш эчәргә киңәш итә алар. Чәйне бал һәм шикәр комы кушып эчәргә була. 

Хельба орлыклары простатитны дәвалаганда һәм псориаз вакытында файдалы. Орлыктан ясалган чәйне даими эчсәң күп чирләрдән арынырга мөмкин, чөнки аның составына күп кенә витаминнар һәм микроэлементлар керә. Хельба мае һәм орлыгы бавыр, юан эчәк ялкынсынуы, эч кибү, шикәр диабеты, аллергик авырулар белән интегүчеләргә ярдәм итә, - диде белгеч. 

“Зәнҗәбил иммунитетны ныгыта”

“Анда (җәннәттә) алар­ны (мөэмин-мөселманнарны) сәлсәбил дигән чишмәдән зәнҗәбил кушылган эчемлек белән сыйлыячаклар”, – дип әйткән Аллаһы Тәгалә.



Айрат Хәкимов әйтүенчә, дәвалау өчен имбирнең (зәнҗәбил) чи тамыры һәм киптереп вак итеп төелгән тамырының порошогы кулланыла. Имбир - тропик үсемлек. Аның фәнни исеме “мөгезле тамыр” дигәнне аңлата. Бары тик 19 гасырда гына “имбирь" сүзе киң тарала башлый. Беренче тапкыр имбирне Һиндстанда үстереп карыйлар. Хәзерге вакытта үсемлек Кытай, Индонезия, Австралия, Көнбатыш Африка, Ямайка һәм Барбадоста да үсә. Күпләр имбирне тәмләткеч сыйфатында куллана, ләкин ул көчле дәвалау сыйфатына да ия икән.



- Аның файдалы үзлекләре бик борынгы заманнардан билгеле. Файдасы нәрсәдә соң? – дип сорарсыз. Үсемлекнең тамыры составында биологик актив матдәләр булуы билгеле (тикшерүләр күрсәткәнчә аларның саны 400 гә якын). Химик составында C, B1, B2, A, фосфор, кальций, магний, тимер, цинк, натрий һәм калий витаминнары бар. Шулай ук феландрин, цинеол, эфир майлары, цитрал, борнеол булуы ачыкланды. Имбир файдалы үзлекләре белән сарымсакка охшаган. Ул шулай ук вируслар белән көрәшергә булыша, иммунитетны ныгыта, ризыкка яхшы йогынты ясый. Күпләр теш сызлаганда дару эчәргә ашыга, тик авыртуны басарга имбир дә ярдәм итәчәк. Бу очракта имбир тамыры­ның кабыгын әрчергә һәм ачысы беткәнче чәйнәргә генә кирәк.

Әлеге файдалы үсемлек тамак авырту, томау төшү, йөткерү, салкын тиюдән коткара. Моның өчен бары тик имбирдән төнәтмә ясарга тиеш булабыз. Бер чәй кашыгы имбир порошогына бер стакан кайнаган су өстәргә һәм 30 минут төнәтергә. Бу төнәтмәне табиблар көненә өч тапкыр, ашаганнан соң эчәргә киңәш итә. Файдасы күбрәк булсын өчен эчемлеккә бал, лимон кушарга була. Бу төнәтмәне витамин җитмәгәндә, гемоглобин түбән булганда да кулланырга мөмкин. Кыш җитүгә грипп үзе турында искә төшерә башлый, шуңа күрә сәламәтлек турында алдан кайгырту кирәк, - диде ул.

Бит тиресе өчен иң яхшы табигый косметика – имбир. Бит тиресен салкыннан сакларга һәм тирене даими тукландырып тору мөһим. Күпләрнең бит тиресе корый, кытыршылана, пигментлы таплар барлыкка килә. Аны булдырмас өчен имбир һәм балдан маска ясарга була, ул бик җиңел эшләнә. Аның өчен безгә 25 гр. имбир порошогы, 40 гр. бал, 2 аш кашыгы каймак кирәк. Имбир порошогын сыек бал белән яхшылап болгатабыз, катнашмага бераз гына су салабыз һәм сүрән утта кайнатып алабыз. Болгатып торыгыз, көеп китмәсен. Иң ахырдан каймак салабыз. Әзер кайнатманы чиста савытка салырга һәм капкачын ябып, өстенә калын юрган капларга. Масканы биттә 15 минут тотырга кирәк.

“Яңа туган баланың аңкавын йомшартылган финик белән сөртеп алырга кирәк”

Хөрмә (финик) төше хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Әлеге бүләк кешелеккә, тереклеккә генә түгел, ә барча җиһанга рәхмәт буларак җибәрелде. Хөрмә агачы - олуг могҗиза”, - дип әйткән ул. Әлеге файдалы җимешнең файдасы хакында күпләр белә. Гайсә галәйһиссәламне тудырганда, әнисе Мәрьямнең хәле бетә. Шуннан соң Аллаһы Тәгаләдән әмер килә. “Хөрмә агачыннан финикны алып кап”, - ди ул. Бу җимеш анага хәл кертә, чөнки анда организмга кирәкле бөтен матдәләр да бар.



- “Чүл икмәге” – финикларны гарәп илләрендә нәкъ менә шулай атыйлар. Һәм бу очраклы түгел, чөнки ул шунда яшәүчеләрнең төп ризыгы. Билгеле булганча, алар финиклардан 100 дән артык ризык әзерлиләр. Яңа туган баланың аңкавын йомшартылган финик белән сөртеп алу сөннәт гамәлдән санала. Финик организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгара, иммунитетны күтәрә, хәтерне яхшырта. Ул калийга бай, ашказаны-эчәк системасындагы авырулардан ярдәм итә. Бүгенге көндә финикны Япония, Кытай, Кырым, Грузия, Әзәрбайҗан, Үзбәк­станда күпләп үстерәләр. Бу җимеш иммун системасын ныгыта, йөрәк авыртуларын азайта, геморрой һәм юан эчәкнең яман шеше, күзләр, нерв системасы, акыл эшчәнлеге өчен файдалы булып тора. Шулай ук анда А витамины, фосфор, натрий, калий, лактин һәм башка төр витаминнар, фтор бар.

 Финик аз калорийга ия, анда нибары 23 калорий. Финикларны яз көне ашарга да киңәш итәләр, чөнки организм авитаминоз аркасында төрле инфекцияләр һөҗүменә дучар була. Җимешнең составында күпсанлы минераль матдәләр бар, алар сөякләрне ныгыту һәм остеопороз кебек авыруларны профилактикалау өчен алыштыргысыз булып кала. Фтор һәм цинк кебек микроэлементлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә финиклар теш эмален ныгыта. Галимнәр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләрдән күренгәнчә, финикны көндәлек кулланган вакытта инсульт булу куркынычы 9 процентка кими, - диде Айрат Хәкимов.

“Табиблар иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны көненә өч тырнак кулланырга куша”

Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в) Али ибн Абу Талибка: “Сарымсак аша, минем фәрештәләр белән аралашасым булмаса, мин дә ашар идем”, - дип мөрәҗәгать итә.



- Сарымсакның начар ис китерүенә бәйле генә аңа түбән бәя бирергә ашыкмагыз. Ул – бактерияләргә каршы көчле чара, авырулардан дәва, капиллярларны ныгытуда иң эффектив табигый юлларның берсе. Сарымсак томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара. Табиблар иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны көненә өч тырнак кулланырга киңәш итә. Ләкин чамасын белергә кирәк. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булган кешеләргә күп ашарга рөхсәт ителми. Ул сулыш ор­ганнары эшчәнлеген яхшырта, кандагы шикәр күләмен җайга сала. Сидек, кан тамырларын киңәйтү һәм капиллярларны ныгыту үзлегенә ия. Аның составында углевод, азотлы матдә, минераль тозлар күп. Шулай ук сарымсак С һәм В группасы витаминнарына бай, - диде белгеч.



Кан тамырларын холестерин төеннәреннән чистартырга сарымсак ярдәм итә. Өч баш чистартылган сарымсакны иттарткычтан үткәрергә. Шуңа кабыгы белән иттарткычтан чыгарылган бер лимон кушарга. Катнашманы аерым савытка салырга, тулганчы су агызырга һәм ике көн бүлмә температурасында тотарга. Көнгә ике тапкыр ашар алдыннан ике аш кашыгы эчәргә.

Алоэ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) алоэны дәвалауда, бигрәк тә күзгә дәва буларак кулланырга кушкан. Алоэ кушылган препаратларны күз, ашказаны-эчәк авыруларына каршы кулланалар. Алоэ суын тән авырулары – озак төзәлми торган яра, пешкән урыннарны һ.б дәвалау өчен сөртәләр.

 

Сивак (Мисвак)   

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) әйткән: “Сивак — ул авыз куышлыгының чисталыгы да, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы да”. Сивак сулы төнәтмә буларак борынгы заманнардан бирле хәзерге көнгә кадәр тешләргә тиеп торган урт кырыен сәламәт саклау өчен кулланылган, чөнки нәкъ менә бу урыннар авыз куышлыгы һәм тешләрнең сәламәтлегенә бәйле мөһим проблема. Сивак шулай ук тешләрне агарта һәм тәм рецепторларының сәламәт булуын саклый.

Инжир

Айрат Хәкимов, инҗир җимеше хакында да сөйләде. Анда аксым, глюкоза һәм фруктоза, йод булуы билгеле, ул С һәм В группасы витаминнарына бай. Шуңа күрә организмда хәлсезлек күзәтелгән очракта табиблар әлеге җимешне ашарга киңәш итә. Азканлылык белән интегүчеләргә дә инҗир ашарга кирәк. Бу җимеш ашказаны тракты өчен файдалы, ул ашкайнату системасын яхшырта, ашказаны тышчасы ялкынсынуын киметә, бавыр эшчәнлеген нормальләштерә. Сөттә яки суда пешерелгән инҗир кайнатмасы ангинадан, коры ютәлдән, трахеит һәм брон­хиттан яхшы чара булып исәпләнә. Әлеге эчемлек тән температурасын төшерә, иммун системасын ныгыта. Шуңа да карамастан, кулланырга ярамаган очраклар да бар. Ашказаны-эчәк трактында авырулар булганда һәм шикәр диабетыннан интеккәндә инҗир ашарга ярамый.

- Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) бу хакта: “Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз. Ризыкны салкын килеш ашамагыз. Кулларыгызны һәрвакыт ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз. Артык күп ашамагыз. Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, шул рәвешле ял итәрсез. 

Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Адәм баласының карыны өчкә бүленә: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә – һава” – дигән. Әлеге киңәшләрне истә тотырга кирәк. Без Аллаһ кушканча яшәсәк, ул безгә үзенең нигъмәтен – сәламәтлекне калдырачак, - дип әйтте Айрат Хәкимов. 

  • Без бу дәвалану ысулларын таныштыру максатыннан яздык. Аларның берсе дә табиб фикеренә алмаш була алмый. Аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100