Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаете - 2018: корбанлыкны ничек алырга, гает намазы ничәдә башлана, корбан бәйрәмендә аферистлардан ничек сакланырга

2018 елның 21 августында бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә бәйрәм ителә.

news_top_970_100
Корбан гаете - 2018: корбанлыкны ничек алырга, гает намазы ничәдә башлана, корбан бәйрәмендә аферистлардан ничек сакланырга

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсен аңлата.

– Корбан ул – Аллаһының изге әмере. Бөек Затның безгә карата булган рәхимлелегенә, мәрхәмәтлелегенә рәхмәтебезне белдерү һәм итагатьлелек күрсәтүебез тиешле, чөнки Ул безне бөек нигъмәтләр белән бүләкләгән. Корбан чалуның хакыйкый мәгънәсе хайван канын коюда, аның итен алуда да түгел (гәрчә бик күп очракта шулай уйласалар да). Ә итагатьлелек һәм тәкъвалыкта. Кәламе шәрифтә болай диелгән: “Чалган корбаннарыгызның итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Ел саен корбанлык хайваннарны табып корбан чалу – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп һәм үзеңнең бөтен малың белән гыйбадәт кылырга әзер булуыңны күрсәтә торган символик билге ул. Корбан бәйрәме кешеләр арасындагы барлык аерымлыкларны бетерә, аларны якынайта һәм адәм балалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүгә китерә.

Корбанлыкны кайдан алырга?

Татарстанның барлык мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Гариза тапшыру өчен мәчеткә мөрәҗәгать алдан мөрәҗәгать итү сорала.

Казанда корбан чалу өчен 18 мәйданчык эшләячәк. 

№ п/п

Бина / мәчет исеме

Адрес, телефон

1

«Казан нуры»

Фатыйх Әмирхан урамы, 3

523-16-55

2

 «Салихҗан»

Бестужев урамы, 66а

513-66-50

3

“әл-Мәрҗани”

Каюм Насыйри урамы, 17

293-36-86, +79372841902

4

“Гадел”

Оренбург тракты, 193

269-50-37

5

“Ризван”

Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а

224-38-47

6

“Апанай”

Каюм Насыйри урамы, 27

293-42-92

7

“Тынычлык”

Мелитопольская урамы, 15 (Тынычлык)

+79272495667, +79047678161

8

“Әҗем”

Фәткуллин урамы, 15

9

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс

Бертуган Петряевлар урамы

10

"Ярдәм"

Серов урамы, 4а

223-03-59, 223-03-66, +79047609950

11

"Рамазан"

Окольная урамы, 25б

260-03-13

12

"Мәүлид"

Селянская урамы, 23 (Залесный)

13

"Җомга"

Ильич урамы, 4

14

"Котдус"

Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

+79178591804

15

"Иман нуры"

Дорожная урамы, 32а (Нагорный)

16

"Дин-Ислам"

Чишмәле урамы, 17а

262-30-88

17

"Билал"

Иркен урамы, 29 (Вознесенское)

18

Корбан чалу комплексы

Мамадыш тракты, 40

Татарстан буенча махсус урыннар: Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә, Әлмәт шәһәрендә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып, махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.

Корбанлыклы шулай ук махсус сайтлар аша заказ биреп алырга мөмкин: мәсәлән, kurban24.ru , barany16.umi.ru , ikurban.ru


Корбан чалу кемгә тиеш?

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары нигезендә, нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18 500 сум тәшкил итә. Димәк, тотылмыйча җыелып торган шулкадәр ирекле акчасы булганнар Корбан чалдырырга тиешле. Ә, гомумән алганда, мөселман, акылга ия булган, балигълык яшенә җиткән, ирекле, мокыйм (ягъни сәфәрдә булмаган) кешегә корбан чалу вәҗиб.

Бурычлы кеше дә, ипотекасы булган кеше дә корбан чалдыра ала, ләкин үз мөмкинлегенә карап. “Менә хәзер корбан чалсам, киләсе айга бурычымны түләргә дә мөмкинчелек булачак”, - дип ныклап ышанган булса, күңелендә нияте дә булса, чалдырырга мөмкин.

Шулай ук, корбан нисабы дигәндә, түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк.

  • Мал нисаб дәрәҗәсенә җитсен өчен ай календаре буенча бер ел узу шарт түгел;

  • Малның нисабы исәпләнгәндә, алтын һәм көмештән тыш, шулай ук башка кыйммәтле ташлар да исәпкә алына;

  • Кулланылмый торган мал-мөлкәт, милек тә исәпкә алына (фатир, машина һәм киемнәр).

Корбан чалу өчен нинди мал-туар яраклы?

  • Сарыклар, тәкәләр, бәрәннәр, кәҗәләр (бер яшен тутырган булуы шарт һәм бер кеше исеменнән чалыналар).
  • Үгез, сыер яки буйвол (ике яшен тутырган булулары шарт һәм җиде кеше исеменнән чалына алалар).
  • Биш яшен тутырган дөя (җиде кеше исеменнән чалына ала).

Әлеге хайваннардан тыш, калган башка берсе дә корбанга чалына алмый.

Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев корбанга чалынасы хайванның аксак булмавы хәерлерәк булуын әйткән иде. Тумыштан аксак булса, корбанга бугазларга ярый, әмма имгәнү аркасында аксак калган сарык корбанлык була алмый. Мөгезе сынык булса да, төбенә кадәр сынмаган бул мөһим. Тешләре сәламәт булу, койрыгы үз урынында булуы кирәк.

Корбан ите өчкә бүленә. Беренчесе – мохтаҗларга, мескен-фәкыйрьләргә, икенчесе – туган-тумачага, өченчесе – үзеңә. Һәркемгә мәгълүм ки, Корбанга иң популяр терлек булып сарыклар санала. Хәзер корбанлык табу проблема түгел, мәчетләр аша да заказ биреп була. Махсус сайтлары да булдырылган.  Әйтик, http://kazankurban.ru/ сайтында терлекне сайлау, Корбан чалдыру өчен уңайлы урынын сайлау һәм башка мөмкинлекләр бар. Сарыкның зурысын, уртачасын, кечерәген сайларга була. Һәркайсыннан күпме ит чыгуы һәм бәясе төгәл язылган. Итне үзең барып ала алмасаң, өеңә китертү өчен адресын билгелисең.

– Кемдер каннан курка, кемдер, ара ераклыгы аркасында, хайванны алдан күрү өчен бара алмый. Эштән китә алмаган кешеләр була. Кемнеңдер сәфәрдә чагы булырга мөмкин. Шул вакытта телефон аша заказ биреп була. Онлайн түләп, заказ бирүчегә сарык табалар, пакетларга тутырып итләрен өенә китерәләр. Күп мәчетләрдә мондый тәҗрибә бар. Безнең “Гаилә” мәчетендә дә нәкъ шулай. “Миңа кирәкми, хәзрәт, чалыгыз, дога кылыгыз, мескен-ятимнәргә таратыгыз, я мәчеткә калдырыгыз”, - диючеләр бар. Корбан итен мәчетләрдә суыткычларда саклап, без корбан ашларын уздырабыз, Өлкәннәр көненә чакырып ашатабыз. Көзен лагерьлар уза, шушы итләрне кулланабыз. Балаларны да, олыларны да, ятимнәрне дә ашатабыз. Өчтән бер өлеше мәчеткә калып, ике өлешен алучыларның адреслары буенча илтеп бирәбез. Әгәр кем үзе килә ала икән, акчасын түли, вакыты буенча талон бирәләр. Шушы вакытка тиешле урынга килеп, бармагы белән кайсы сарыкка күрсәтсә, шунысын чалып бирәләр. Мәчетләр заказ ала, ләкин барысы да үз ихатасында чалмый. Мәсәлән, без мәчет ихатасында чалмыйбыз, безнең тирәдә күп катлы йортлар, балалы гаиләләр күп булгач, канны күрмәсеннәр өчен, санэпидемиология нормалары буенча аерым урыннар белән сөйләшеп чалабыз. Ә кайбер, бигрәк тә, шәхси сектордагы мәчетләр үз ихатасында чала, - дип аңлатты “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Шул ук вакытта, аферистлар да йоклап ятмый. Хәзрәт шул хакта кисәтте.

– Кемдер алдарга да маташа. Шуңа күрә корбанлык мәсьәләсендә таныш-белешләр аша, яки мәчетләргә хәзрәтләргә мөрәҗәгать итсәң, хәерлерәк. Алар алдан онлайн акча ала алуын, бәлки, сарыклары юктыр да, яки бер үк сарыкны берничә өлешкә бүлеп өйләренә китерергә дә мөмкиннәр. Теләгән кешеләр төрле махинацияләрен ясарга тырыша, - диде.

Рөстәм хәзрәт Казандагы "Гаилә" мәчетенең быел да, Корбан Гаете уңаеннан, "Гаилә бәйрәме" оештырачагын әйтте. Быел ул икенде намазыннан соң, 17 сәгатьтә башланачак. Биредә бәйрәм пылавыннан, башка тәм-томнардан авыз итеп булачак.

Корбан бәйрәме көннәрендә ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Фонд дүртенче ел рәттән халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан ите тарату белән шөгыльләнә. Теләгән һәркем фондтан сарыклар сатып алыр, корбан чалып, аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшыра ала. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 7000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22. Заявкалар дүшәмбегә кадәр кабул ителә.  

– Без быел дүртенче ел “Мохтаҗларны ашат” дигән акция үткәрәбез. Безгә килгән кеше 7 мең сум акчасын калдыра да, без барысын да җиренә җиткереп эшлибез. Сарыклар инде әзер, барысы да бер рәвештәрәк алар алдан хәстәрләнгән. Авырлыгы 40-45 кг тирәсе булган сарыклар ул. Шул 7 мең сумга чалучының эшкәртү мәшәкатьләре дә кертелгән. Корбан ите безнең фондта исәптә торучы авырту балалар тәрбияләүче, шулай ук, күп балалы ишле гаиләләр арасында таратылачак. Реабилитация фондларына да өләшү күздә тотыла. Беренче елны шулай 30 сарык чалган идек, аннары 30 дан артты, былтыр 53 иде. Быел 30 сарыкка заказ бирдек, әгәр заявкалар артса, тагын шалтыратып арттырырга мөмкинбез, дип әйтеп куйган идек. Хәзергә 15 сарык сатылды, әлхәмдүлилләһ, - диде "Зәкят" фонды җитәкчесе урынбасары Илнур хәзрәт Әлмәтов.

Аның әйтүенчә, сарыклар ел саен Лаеш районы Комлы Кавал авылында сатып алына һәм шунда чалына.

– Анда бер 5 балалы ишле гаилә сарык үрчетә. Алар белән күптән эшлибез, сарыклары чиста, әйбәт, - ди ул.

Илнур хәзрәт әйтүенчә, әгәр кеше тели икән, итенең өчтән бер өлешен үзе белән алып китә ала.

– Без аларга “21 августта килерсез, шунда таратабыз, үз өлешеңне алып китәрсең” дибез. Итне тулысынча мохтаҗларга дип калдыручылар да бар. Быел акча калдырган 15 кешенең 3се генә итнең өчтән бер өлешен алып китәргә җыена, диде.

Корбан чалганда нинди дога укырга?

Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы хайванга карап, түбәндәге доганы укый: اَللَّهُمَّ إِنَّ صَلَاتِى وَنُسُكِى وَمَحْيَاىَ وَمَمَاتِى لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ لَا شَرِيكَ لَهُ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ هَذِهِ الْأُضْحِيَّةَ (مِنْ فُلَانِ بْنِ فُلَانْ) أَوْ (مِنْ فُلَانَةِ بِنْتِ فُلَانْ

Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).

Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит. Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фэлэн улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнэн кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.

Корбан бәйрәмен ничек үткәрергә?

Мөселманнар бәйрәмне кичтән, Гарәфә көненең ахшам намазыннан соң билгеләп үтә башлый. Бар төнне мөселманнар намазда, Коръән укып, дога һәм тәкбирләр әйтеп үткәрә. Бәйрәм буласы көн алдыннан гадәттә госел алына, ә иртән, матур вә пөхтә киемнәр киеп, мөселманнар җәмәгать белән бәйрәм намазын үтәр өчен мәчеткә юнәлә. Намазга килүчеләр шулай ук Коръән укыйлар, имамның вәгазен тыңлыйлар. Вәгазьдә Корбан бәйрәменең мәгънәсе һәм килеп чыгышы аңлатыла. Якыннар, дуслар һәм туганнар бәйрәм көннәрендә бүләк ясарга тырышалар. Бәйрәмнең калган көннәрендә якын танышлар һәм туганнар чакыруын кабул итеп алырга кирәк, чөнки Корбан бәйрәме көннәрендә кунакка йөрешү бик күркәм санала.

Корбан чалу Корбан бәйрәменең беренче өч көнендә башкарыла ала. Әмма иң хәерлесе – корбанны бәйрәмнең беренче көнендә чалырга. Төнлә корбан чалу мәкруһ булып санала. Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре итне өч өлешкә бүлгәннәр: бер өлешен үзләренә алып калганнар, икенчесен сәдака сыйфатында мохтаҗларга өләшкәннәр, ә өченчесен якын кешеләргә биргәннәр.

Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 04 сәгать 30 минутта, гает намазы 05.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм намазы Галиев мәчетеннән «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100