Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кыз ир-аттан күбрәк акча эшли аламы? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аңлатмасы

Ислам дине буенча, ир-атка гаиләсен тәэмин итү бурычы куелган. Кайбер муллалар, хатын-кыз, гаилә тынычлыгы өчен, берничек тә иреннән күбрәк акча эшли алмый дип саный. Хатын-кызларга бизнес төзергә ярыймы икән соң? Акча мәсьәләсенә килеп терәлгәч, ир белән мөнәсәбәтләр үзгәрерме? Мөслимәләрнең бу һәм башка сорауларына “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

news_top_970_100
Хатын-кыз ир-аттан күбрәк акча эшли аламы? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аңлатмасы

Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның очрашуында мөслимәләр, әдәп саклап, шыпырт кына утырды. Сорау бирүчеләр булмады. Әмма хәзрәт, мөслимәләрдән нинди сораулар буласын белеп булса кирәк, сорауларны да үзе бирде.

  1. Ир-ат хатынына бизнес ача. Ир белән хатын шул бизнес өчен талашалар. Ни өчен?

Хатын-кыз, бизнес белән шөгыльләнә башлаганнан соң икенче көнгә үк “Менә, мин бизнес-вумен. Мин хәзер синнән күбрәк акча эшләячәкмен”, дип, ир-атка әйтергә тиеш түгел. Гаиләдә кем өстенлек итә, кем итми - барысының да үз кагыйдәләре, үз таләпләре бар. “Семья” сүзенең бер тәрҗемәсе булып “Совет” дигән сүз тора. Шуңа күрә мин үзем дә гаиләмдә гел киңәшләшергә тырышам. Шундый очракта канәгатьсезлек тә, ризасызлыкны белдерә торган карашлар да була, шуңа күрә сөйләшергә кирәк. 

Икенче яктан карасаң, гаилә – ул калкан. Сез гаилә икән, димәк, сез бер калкан артында. Кемнеңдер калканы кайчакта бүтәнрәк булырга мөмкин: мәсәлән, стразалар белән бизәлгән. Кемнеңдер калканы, мәсәлән, начаррак: гади, металлдан ясалган. Әмма калкан нинди генә булса да, ул берәү. Бөтен гаиләгә берәү. Һәм без барыбыз да шуның артында барлык кайгы-хәсрәтләрдән, бәлалардән, бәхетсезлекләрдән сакланабыз. Түземлек кирәк дибез, Аллаһы Тәгалә безне гел сынаячак. Бизнеста да, башка өлкәдә дә – сынаячак. Төрле сораулар белән килеп мөрәҗәгать итүче парлар дә күп. Кайчакта ир үзе генә килә, кайчакта хатын үзе генә. Мәсәлән, яшь гаилә, бергә 5-6 ел тирәсе гомер итә. Балалары әлегә юк. Ир-ат уйлый һәм хатын эшсез утырмасын әле дип, аңа кечкенә генә бизнес төзи. Хатын бик түземле, акыллы булып чыга һәм нәтиҗәдә иреннән күбрәк акча эшли башлый. Ул иренә “Мин менә күпме акча эшлим, син миннән әзрәк аласың”дип әйткәли. Ир-атның “Хатын әзме-күпме булса да эшләсен әле” дип, үзе үк төзеп, ачып җибәргән бизнесы хатынга шулкадәр акча китерә башлый. Һәм менә шушы моментта, шушындый очракларда талаш һәм ара бозылу башлана да инде. Гади тел белән әйткәндә, ир көнләшә башлый. “Нишләп син бизнеска күбрәк игътибар бирәсең?”, “Нишләп миннән күбрәк акча эшлисең?” кебек сораулар белән бирелә башлый.

2.   Хатын ир-атка аҗдаһа тота. Ир – герой, батыр. Талашмас өчен, бизнес икенче планда тора.

Хатын белән ир – алар шундый кешеләр. Ир герой булырга, батыр булырга тиеш! Ир кеше аҗдаһаны җиңәргә тиеш. Аңарчы хатын, ире герой була алсын өчен, ул аҗдаһаны тотарга, аны бәйләргә, ир-атның кулына кылыч тоттырырга һәм ир-атның кулын аҗдаһа башы янына китерергә тиеш. Ир-ат аҗдаһаны җиңә һәм герой була. Мин, яшьләр белән сөйләшкәндә, Аллаһ сезгә тормыш тәҗрибәсе бирсен диям. Хатынга хатын-кызлар зирәклеге, хатын-кызлар сабырлыгы бирсен дим, ә иргә ир-атлар сабырлыгы, ир-атлар зирәклеге бирсен дим. Болар – төрле әйберләр. Һәм күп очракта, ниндидер дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып, без иң мөһим әйбер турында онытабыз. Ә бит нәрсә генә дисәң дә, иң мөһиме – ул безнең гаилә. Гаилә беренче урында. Беренче урында – гаилә! Калганнары соңыннан. Бездән ахырдан барысы турында да сораячаклар. Бар эшебез өчен дә җавап бирәсе булачак. Бу дөньяда да, теге дөньяда да барлык кылган гамәлләребез өчен дә җавап бирәчәкбез. Безне иң яраткан әйберебез белән барыннан да авыррак итеп сынаячаклар. Иң зур сынау шунда булачак. Барыннан да ныграк хатыныгызны яратасыз икән, хатыныгыз белән сыналачаксыз; барыннан да ныграк балаларыгызны яратасыз икән, балаларыгыз белән сыналачаксыз. Ә инде барыннан да ныграк дөнья мәшәкатьләрен яратасыз икән, сезне шуның белән сынаячаклар.

Нәрсә генә эшләсәң дә, эшең җаныңа ятышлы булырга тиеш. Бу очракта барыгыз да минем белән килешәсездер дип уйлыйм. Әгәр дә сез эшегезне күңелегезне биреп башкарасыз икән, сезгә ул барыбер әйләнеп кайтачак. Эш сайлаганда иң мөһим критерий – яраганлык. Бу эш белән шөгыльләнергә ярыймы? Соңыннан (теге дөньяда) бу эш өчен җаваплылыкка тартмаслармы? Әгәр дә эш Коръән постулатларына да каршы килми икән, аның белән шөгыльләнергә ярый. Әгәр дә эш намаз укуны, ураза тотуны тыймый икән, ярый. Ә инде җинаятьчене яклау, вак хәрефләр белән язылган договорлар белән эш итү ислам буенча дөрес булмас. Ислам – иң соңгы һәм бик сыгылмалы дин. Безнең дин шулкадәр җиренә җиткереп эшләнгән, чәйнәлгән. Һәм тиздән без бабаларыбызның 1100 ел элек ислам кабул итүләрен бәйрәм итәчәкбез. Ягъни бу җирләрдә инде 1100 елдан артык ислам. Һәм без нинди генә вакытта яшәсәк тә, ислам бар сорауларның да чишелешен таба иде. Шуңа күрә нинди генә хәлләргә эләксәгез дә, ислам сезнең барлык сорауларыгызга да җавап табачак. Аллаһы Тәгалә безне йөрәк белән тоя торган итеп ясаган. Әгәр дә җаныгыз нидер сизә икән, берәр имамга шалтыратыгыз да, киңәшләшегез.


3.   Ир-ат хатынсыз берни дә эшли алмый. Хатын-кыз хокуклы.

Ир-ат хатынга бизнес ачып биргән очракны алсак та, беренче ниятләр яхшы иде. Әмма бу очракта киңәш сорарга кеше булмаганлыктан, рухи остаз булмаганлыктан бу вәзгыять яшь ирне ачуландырды. Шуңа күрә нинди генә хәл булмасын, киңәшләшергә кирәк, сорашырга кирәк. Мәсәлән, мин берсендә үземә каләм сайлаган идем. Шундый матур каләм, затлы, шакылдатырга да була. Әмма барыбер нишләптер шикләндем. Шуннан хатыннан киңәш сорарга булдым. Хатыныма “Кара әле, ике фотография җибәрдем”, дип яздым. “Теге матур арысланлы каләм имам өстәленә килешмәс, ярамас”, - диде хатыным. Һәм шуның белән шул. Шуңа күрә гел киңәшләшегез. Без йөрәгебез белән бәйле. Безнең барлык сорауларга да җаваплар бар. Әмма менә нәрсәне истә тотырга кирәк: безнең әле бурычларыбыз да бар.

Элек-электән сөйләп киләләр, имеш хатын-кызларның хокуклары юк, имеш ирләр хатыннарының хокукларын чиклиләр, “монда барма, тегеләй эшләмә”, диләр, хәтта имеш хатын-кыз туганнары белән дә күрешә алмый! Алай түгел бит инде. Уйлап карасаң, хатын-кызларның, ир-атларга караганда, хокуклары күбрәк. Минем хатыным миңа дүрт бала бүләк итте. Һәм, Аллага шөкер, бер тапкыр да “Булды, мин балаларны бүтән имезмим. Бар, сөт анасы алып кайт”, дип әйтмәде. Ул аның бурычы түгел. Әмма аңа карамастан ул балаларны ашатты, киендерде, алар артыннан җыештырды. Һәм ул әле дә шушы эшләрне дә, башкасын да җиренә җиткереп башкара. Болар барысы да – хатын-кыз күрсәткән хезмәт. Хатын-кыз асылда “Булды, җитте, мин моны бүтән эшләмим”, дип әйтә ала, ул алай дияргә хокуклы.

4.   Начар сүз әйтүче мөлаем ирләр – зур проблема.

Хәзерге заманада, кызганыч, әти-әниләр кыз балаларын батыр итеп, ә малай балаларын, киресенчә, мөлаем итеп тәрбияли. Монда аерылышу аспектын да карарга кирәк. Яңа туган парларның күбесе бер ел тормыш иткәннән соң аерылыша. Араларында мөселман парлар да җитәрлек. Бер карасаң, мөселманнар сабыррак булырга тиеш, алар үз телләрен, нәрсәләр әйтүләрен контрольдә тотырга тиеш. Хатын-кызлар үз малайларын чын ир-ат итеп тәрбияләргә тиеш. Ул малайлар телләрен контрольдә тота белә торган, сүзләрен үлчәп әйтә торган ир-атлар булып үсәргә тиеш. Алар соңыннан хатыннарына теләсә нәрсә әйтмәсен өчен, әти-әни кеше дөрес тәрбия бирергә тиеш. Бу – зур проблема. 

Миңа бик күп хатын-кыз зарлана, алар котылгысызлыктан киңәш сорап киләләр, “Хәзрәт, нишләргә? Ирем көне буе диванда ята, бернәрсә дә эшләми”, дип сорыйлар. Ул ир-атлар хатыннарына “Мин ул 10 мең өчен бармыйм”, дип әйтәләр. Ярар, бармасын ди 10 мең өчен генә, ләкин ул бит бу очракта күбрәк тә алмый, әзрәк тә алмый. Хатын-кыз өйне дә, гаиләне дә, балаларны да үз җилкәләрендә өстери. Ислам буенча алай ярамый. Ислам “Син – ир-ат. Син гаиләне тәэмин итәргә тиеш. Син өйгә алып кайтырга тиеш. Син мал табучы, акча табучы, акча эшләүче”, дип әйтә. Безнең киләчәк буын ир-атлары ир-атлар булсын өчен дип тырышырга кирәк. Ир-ат кеше хатын алган икән, ул аның белән гомере буе торырга тиеш. Аллам сакласын, безнең балалар, безнең оныклар “Әй, аерылышабыз әле”, дип әйтә күрмәсеннәр. 

5.   Ир-ат күзе белән ярата. Хатын-кызга бизнес түгел, матурлык кирәк.

Әйе, төрле хәлләр булырга мөмкин. Күп очракта хатын-кыз ирнең акчасы җитми дип, башы белән эшкә чума. Бу хәлне дә аңларга була. Әмма хатын-кызның Аллаһы Тәгалә йөкләгән төп бурычы – ул гаилә учагы. Хатын-кыз кияүгә чыгуга король хатынына әйләнә. Сез, кызлар, асылда көне буе тик утырырга хокуклы. Ир-ат сезнең нинди матур, нинди чибәр, нинди гүзәл икәнегезне күрсен. Ә ир-ат гадәттә эштән кайтуга нинди картинага тап була? Әйе, куркыныч хатын иске киемнән, башына яулык бәйләгән килеш, бизәнмәгән килеш, ашарга пешереп йөри. Ә бит Аллаһ ир затларны күзләре белән ярата торган итеп ясаган. Ирләрегезне иң матур киемнәрегезне киеп, бизәнеп каршы алыгыз. Ул башка хатын-кызларга игътибар да итмичә, “Минеке иң матуры” дияргә тиеш. Ул – сезнең ирегез. “Хәзрәт, нәрсә сөйлисең син, без инде 20 ел бергә яшибез, кайда китсен ул”, дигән сүзләр дөрес түгел. 39 ел бергә гомер иткәннән соң аерылышкан парлар да бар. Хатын иренең сулга йөргәнен тегесе салмыш баштан сөйләп биргәч белеп ала, күрше хатын кереп өсти һәм шуның белән шул. Әби белән бабай аерылышалар.


6.   Ир-ат зур адымнардан курка. Хатында – 5нче миллион.

Мин сезгә бу мәсьәләдә киңәшче түгел. Бизнесыгыз булсын, бизнесыгыз чәчәк атсын. Әмма гаиләгездә тынычлык булсын. Нинди генә бизнес булса да, ул гаилә бәхетенә комачауламасын. Минем киңәшем шул. Бизнес ир белән хатынны аерырга түгел, бизнес ир белән хатынны тагын да ныграк берләштерергә тиеш. “Минем бизнес Камчаткада, синеке – Мәскәүдә. Елга ике тапкыр күрешәбез”, дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Иң мөһим институт – гаилә. Сезнең бизнесыгыз сезнең гаиләгезне ашап үтерергә тиеш түгел. Бизнес гаиләгә нәрсә дә булса китерергә тиеш, бизнес өчен гаилә бетәргә тиеш түгел. Әгәр дә сезнең бизнесыгыз гаилә тынычлыгын боза башлый икән, туктарга кирәк. Күп очракта ир-ат тарафыннан вакытны уздырыр өчен төзелгән бизнес хатын-кызга күп итеп акча китерә башлый. Менә шул вакытта ир-атның башында төрле уйлар туа башлый. Ир-ат беркайчан да үз хатыныннан әзрәк акча эшли алмый. Әгәр дә сезнең ирегез сездән әзрәк акча эшли икән, гаилә тигезлеге өчен аңа бу хакта әйтмәгез. Ир-ат зур адымнар ясарга курка. Әгәр дә ул слесарь яки электрчы булып эшли башлый икән, ул гомере буе шул эштә эшләячәк. Ир-ат башкача фикерли, хатын-кыз бизнесыннан 5нче миллионын җыярга мөмкин, ә ир-ат, хатынының “Син тиеш, син тиеш, син тиеш” дигәнен истә тотып, “Гаиләмне ашата алырмынмы икән?”, “Акча җитәрме икән?”, “Хатын ни әйтер икән?” дигән сораулар белән бирелә. Шуны истә тотып, ир-ат кешенең дәрәҗәсен төшереп, аңа бернәрсәгә дә төртеп күрсәтергә ярамый. Хатын-кыз якынаю юлы таба белергә һәм ир-атын көчле һәм гаилә башлыгы итеп күрсәтә белергә тиеш.

7.   Иң мөһиме – гаилә. Бизнес гаиләгезне ашап үтермәсен.

Инде ничә ел бергә тормыш иткәннән соң, хатын-кызлар “Минем ирем мондый. Минем ирем тегенди. Ул болай эшләми, ул тегеләй эшләми”, дип зарланалар. Минем шул вакытта хатын-кызларга бераз ачуым чыга. Мин аларга “Сез – хатын-кызлар, сез – муен, ә ир-ат – ул баш. Сез аны кайсы якка борасыз, ул шул якка борыла”, дип әйтәм. Сез, мин хатыннан сорамыйча кайда да булса бара алам, дип уйлыйсызмы? Юк. Мин хатынымның фикерен белмичә берни дә эшли алмыйм. Муен төрлечә борыла ала. Аны баш нишләгәнен аңламаслык итеп тә борырга була. Ничек телисез, шулай борыгыз. Шашыну күтәреп, “Менә син, моны эшләмисең, безнең хәтта суыткыч та буп-буш бит инде”, дип, күпме тавыш чыгарырга була. Шушы ук хәлне башкача, ир-ат үзе кибеткә барырга тәкъдим итәрлек итеп тә борырга була. Яхшы хатынга – яхшы ир, начар хатынга – начар ир. Гаиләдә кемдер яхшырак, кемдер начаррак дигән әйбер юк. Барысы да хатыннан тора. “Мин күбрәк акча эшлим”, дип, төртеп күрсәтәсез икән, ир-атның ачуы чыгачак. Ул психология буенча шулай. Хатын-кыз җыя. Ир-ат эшли.

Хатын-кыз, гаилә тынычлыгы өчен, кайбер очракта ялган сүз дә әйтергә хокуклы. “Сез, мәсәлән, тун алырга телисез ди. “Мин тун алам әле, минем акчам бар”, дип, үзегезнең ир-атыгыздан күбрәк акча эшләгәнегезне күрсәтмәгез. “Матурым, мин бераз акча җыйган идем, тун алсам ярыймы икән?” дип, сез бу моментны ир-атка башкача да китереп күрсәтә аласыз. Иң мөһиме гаилә икәнен онытмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100