Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаҗилар тәэсирләре: “Җаныбызның туган җире - Мәккә, ул калырга тели, ә тәнебез туган илгә тарта”

Ислам диненең 5 нче баганасы булган Хаҗ гамәлен әле күптән түгел генә үтәп кайтучыларның күңел кичерешләре, тәэсирләре яңа. Бу очракны кулдан ычкындырмыйм диеп, ашыга-ашыга әзерләдем бу язмамны. Күбесенең зур юлдан соң сәламәтлеге бераз какшап торган мәле. Шулай да, вакыт табып, канатланып, сөенеп искә алды алар узган көннәрен. Күңелләр дә тулып ташыды, күзләр дә яшьләнде... Рәхмәт сезгә, хаҗилар, хыялда гына булса да безне үзегез белән бергә алган өчен!

news_top_970_100
Хаҗилар тәэсирләре: “Җаныбызның туган җире - Мәккә, ул калырга тели, ә тәнебез туган илгә тарта”

Марина Әскәрова, Мәскәү шәһәре: Хаҗга беренче баруыбыз. Иптәшем Хаҗга дип әзерләнеп йөргәндә, Аллаһы Тәгалә, уйламаганда, миңа да аның белән бергә бару бәхетен бирде. Изге җирләргә аяк басканчы, кайда икәнемә ышанмадым. Намаз укыйбыз. Каршыда – Кәгъбә. Күз күрсә дә – күңел ышанмый. Минме соң бу, чынлап та минем каршымда Кәгъбәтуллах - Аллаһ йортымы?- дип уйлыйм ирексездән. Күптәнге хыялыңның тормышка ашуын аңлагач – күзгә яшь килә. Таваф әйләнгәндә беренче, икенче тапкыр гел теләк теләдем, сорадым-сорадым. Ә аннары оят була башлады. Мин сорыйм да сорыйм, алай дөрес түгел бит инде, дигән уй килде. Калган әйләнүләрдә дога укыдым, рәхмәт әйттем. Шундагы көннәремнең берсендә төш күрәм: миңа төштә бер доганы укырга кушалар. Калган көннәрдә бик еш шул доганы укып, шөкер итеп йөрдем.

Таваф әйләнгәндә нинди генә кешеләр очрамый?! Төрле тән төсендә, төрле физик мөмкинлекле: кулсыз, аяксыз, инвалид коляскасында да килгәннәр. Бер абыйның ике аягы да юк, кулларына таянып таваф кыла. Шул вакыт уйлап куясың: без сау-сәламәт килеш хаҗ кылганда бу гамәл авыр дип башка да кертергә тиеш түгелбез икән!

Бик тә Кәгъбатуллага тотынасым килгән иде. Аның янына бару мөмкин түгел икән. Монда иң якын килә алучылар: кара тәнле, баһадирдай Африка ирләре дип аңладым. Алар озын, физик мөмкинлекләре зур. Башкаларны этә-төртә, кысылып керсәң, бәлки, булгандыр да... Тик болай эшләргә күңелем кушмады. Хаҗның бер таләбе: башкаларның хокукларын кысмау. Ә эткәләп-төрткәләп йөрү моңа каршы килгән кебек тоелды. Гомумән, Кәгъбатуллага тотыну фарыз гамәл түгел бит, насыйп булса була, булмаса юк.

Нинди милләт вәкиле булсак та, нинди телдә сөйләшсәк тә – безне бер әйбер берләштерде. Ул – Ислам дине. Бөтенләй тел белмәгән кешеләр белән дә аралашу җаен, аңлату җаен таптыра Аллаһ. Алай гына да түгел дуслаштыра, якынайта. Саубуллашканда елап хушлаштык, бүләкләр бирештек. Тагын бер могҗиза: хаҗда теләкләр, догалар шундый тиз кабул була икән, шаккаттым. Бу да Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте.


Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев. Хаҗга иң беренче чиратта - үзебезне тәрбияләр өчен бардык. Иң нык тәэсир иткән вакыйга - Аллаһ йорты Кәгъбатулланы күрү булды. Бу җирләрнең, пәйгамбәрләрнең тарихын тагын бер кат күңелдән яңартып, дулкынланып йөрдем. Ничә миллион кеше - барысы да намаз укый, Аллаһ, Аллаһ,- диләр. Бу миңа бик нык тәэсир итте. Яшь кеше өчен хаҗның бернинди авырлыгы да юк. Хаҗ – ул сабырлыкка өйрәтә. Бездә кеше намаз укымас өчен күп сәбәп таба, ә биредә адым саен мәчет, бөтен җирдә азан яңгырый. Намазга – бик җитди караш, вакыты кердеме – бөтен эш туктатыла, бөтен кеше намазга баса.

Бу изге, ерак җирләрдә дә үзебезнең президент турында яхшы сүзләр ишетергә туры килде. Сезнең президентыгыз яхшы, - диләр, аны беләләр. Горурланып кайттым. Яшь вакытта, сәламәт чакта озакка сузмаска, бу сәфәргә ашыгырга кирәк икән. Илләребез тыныч, мөмкинлек бар, хаҗга барырга теләсәң, юллар ачык – ирек. Гел болай тормаска да мөмкин бит, белеп булмый. Кайбер илләрдә акча түләп куйгач та 5әр, 12 шәр ел көтәләр рөхсәт биргәннәрен. Ә бездә бит алай түгел, Әлһәмдүлилләһ!

Кайтырга дип самолетка кереп утырдым.  Җаныбызның туган җире – шушы җирләр бит, ул калырга тели. Ә тәнебез үзе туган якка – илебезгә тарта. Без андагы халыкка кирәк, ди. Бер Ватаннан икенче Ватанга күчкән шикелле, шатлык та, моңсулык та булды. Әле дә күңелдә бер генә дога: кылган хаҗларыбыз кабул булсын да, кабат шушы изге җирләргә әйләнеп кайтырга язсын иде Инша Аллаһ.


Зилә Аләүтдинова, Мәскәү шәһәре. Хаҗда иң тәэсир иткән вакыйга - анда килүем, догамның кабул булуы. Миңа хаҗ ерак, катлаулы вакыйга булып тоела иде. Ә анда килгәч, хаҗ кылуның чын, тормышка ашуы җиңел һәм мөмкин икәнлеген күрдем. Шаккату хисе эчемнән таша иде. Беренче көннәрдә башымда гел бер уй булды: Аллаһым бу теләгемә дә җавап бирде, шундый көтелмәгән тизлектә уй догаларыма ирештерде бит. Димәк ки, барысы да мөмкин бу дөньяда. Аллаһ белән арабыз бик якын, ләкин уйларыбыз, эчке догаларыбыз Аның ризалыгына, безнең омтылышларыбызга килешә, туры килә микән? Яки бер нәрсә телибез, ә икенче нәрсә уйлыйбыз микән? 

Иң җиңел нәрсә бу изге җирләрдә - намазда, зикердә, догада булу. Һәр нәрсә, яшәү графигы гыйбадәт нигезенә корылган. Игьтибарны тараттырган эшләр юк диярлек. Балалар яныбызда түгел, дөнья эшләре көтеп тора, ашарга да әзерләргә кирәк түгел. Барысы да Аллаһ белән аралашуга юнәлгән. Бар кеше бер нияттә, бер теләктә, бер омтылышта. 

Миңа бик авыр тәэсир иткән әйбер – ул пычраклык. Минем күңелемне яралаган нәрсә шул булды. Әлбәттә, бер арада җыелган 5 млн кешегә тәртип өйрәтеп бетереп булмый, ләкин һәр кеше үз кулыннан килгәнне эшләргә тиеш. Эчкән шешәңне җиргә түгел, чүпкә сал, мәсәлән. Ихрамнан чыкканда чәчеңне кискәнсең икән - җыеп кит! Төрле культуралы халык. Африка илләреннән, җир шарының төрле почмагыннан килгәннәр. Аралардыр, хәлләре дә бетәдер инде. Белмим! Бар чүпләрен төрле җиргә ташлап китәләр.

"Нинди йола вакытында мөселманнар белән бердәмлек, якынлык тойдыгыз?" - дип сорыйсыз. Таваф кылганда. Ул - намаз кебек гыйбадәт. Ләкин намазда син тик торасың, ә монда Кәгьбә тирәсендә йөрисең. Хәрәкәтле гыйбәдәтнең тэәсире бик көчле икән! Бертуктаусыз хәрәкәт. Шулай ук Сафа белән Мәрвә арасында 7 тапкыр йөрүдә дә агым су кебек хәрәкәт. Җир шары әйләнүе кебек. Бөтен галактика белән бер ритмда булу, бер дулкында яшәү. Үземнең Ислам динендә булуымнан горурлык хисе тойдым. Бары тик Исламда гына шундый җитди, бөек иҗтимагый йолалар бар.

Аерылышу хисе аэропортта каплап алды. Бу изге җирләрдән китәсе килмәүнең сәбәбе, миңа калса, күренмәгән ахирәт дөньясына, мәңгелеккә якын булудан. Анда тарта, анда тыныч, анда дөнья мәшәкате юк, бары тик Аллаһ, пәйгамбәр с.г.в., сәхабәләр белән булу ләззәте. Бу дөнья пәрдәсе артында булган тирән мәгьнә белән тоташу халәтен озакка сузасы килә.


Хаҗдан соң нәрсә эшләргә? Хаҗи кеше үзен ничек тотарга тиеш? 

Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаевтан берничә киңәш:

  • Хаҗга барган кеше иң беренче чиратта Аллаһка шөкер итәргә тиеш. Чөнки шушы мөкатдәс җиргә аны Аллаһы Тәгалә китерде. Аллаһы Тәгалә аңа Гарәфәт үзәнлегендә басып торырга насыйп итте. Аллаһы Тәгалә Үзенең Кәгъбәтулласы янында йөрергә, хаҗ тәвафлары кылырга насыйп итте. Менә шушыларны башкару – Аллаһның зур бүләге инде. Ягъни Аллаһы Тәгалә безгә шушы гамәлне башкарырга мөмкинлек биргән икән, без Аллаһның рәхмәтенә ирешкәнбез, дип әйтсәк була. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Хаҗ кылучы һәм гомрә хаҗы кылучы кеше ул - Аллаһның делегаты”, - диде. Ягъни без - Аллаһы Тәгаләнең сайлап алган кешеләре.

  • Без хаҗда ахирәтне искә төшерә торган зур гамәлләр күрдек. Кәфенлеккә төренгән шикелле ике ифрамны бәйләдек тә, шул хәлдә Аллаһ каршында, Гарәфәт үзәнлегендә басып тордык. Анда тору Мәхшәр мәйданында басып торуны искә төшерә. Хәзерге хаҗлар җәй көннәренә туры килә. Гарәфә көнендә шулкадәр кызу, аяк киемсез җиргә басарлык түгел. Аякларны яндыра, өстән кояш кыздыра. Ә хаҗиларыбыз басып торды, түзде. Алар менә шул вакытларны истән чыгармаска тиеш, ягъни безгә әле Кыямәт көнендә, Мәхшәр мәйданында басып торырга туры киләчәк. Аллаһы Тәгалә безгә шуны искә төшерә: беркайчан да онытма, исеңнән чыгарма, ул көн киләчәк! Һәм ул көнгә безнең әзер җавапларыбыз булырга тиеш. Бер галим бер кешедән: “Аллаһ белән очрашуны беләсеңме?” – дип сорый икән. “Әйе, беләм!” – ди теге кеше. “Әгәр дә Аллаһ белән очрашуны белсәң, җавап әзерлә һәм ул җавабың дөрес булсын!” – ди галим. Ягъни “Аллаһ каршына баргач, ничек тә булса җавап бирермен әле”, “Барыбер барасы, нәрсә булса да әйтермен әле” түгел, әйтә торган сүзләребез, җавапларыбыз дөрес булырга тиеш. “Йә, Раббым! Мин Синең әмерләреңне үтәдем! Йә, Раббым! Тыйганнарыңнан тыелырга тырыштым, әмерләреңне үтәргә тырыштым!” – дип әйтә алырга тиешбез. Хаҗи кеше менә шушыны истән чыгармасын. Чөнки өйләребезгә кайткач, Кәгъбәтулла янында, Мәккә җирендә яшәгәндәге булган хисләр, рәхәтлек тойгысы җайлап кына сүрелә. Без яңадан дөнья мәшәкатенә кереп чумабыз. Ә бит Аллаһы Тәгалә безне барыбер күреп, ишетеп тора, гамәлләребез язылып бара - менә шуны беркайчан да онытырга ярамый.

  • Без Гарәфәттә булганда, Мәккәдә булганда дога кылырга өйрәндек. Кулларны күтәреп, озаклап догалар кылдык. Күңелләребездә һәрдаим Аллаһка мөрәҗәгать иттек. Үзебезнең җирдә дә Ул безгә бик якын, Ул безне ишетә, Ул безне күрә. Шуның өчен Аллаһ турында уйлау күңелегездән беркайчан да китәргә тиеш түгел. Һәрдаим Аңа мөрәҗәгать итеп, һәрвакыт Аңа ялварып яшәргә кирәк. 

  • Аннары бездә нәфес дигән әйбер бар. Аллаһы Тәгалә биргән акылыбызны куллансак, гыйлем белән дөрес итеп эш итсәк, без ул нәфескә генә хуҗа була алабыз. Ә хуҗа булсак, аны үзебез теләгәнчә тәрбияли дә алабыз. Нәфес безгә, намаз укыма, яулыгыңны бәйләмә, Коръән укыма, аннары өлгерерсең әле, дөньяң кала, дип әйтәчәк. Шайтан да үзенең вәсвәсәләре белән шуңа кушылачак. Әмма без инде хаҗда булган кешеләр, Кыямәт көненең кайбер галәмәтләрен, ягъни бер төсмерен күргән кешеләр бу әйбергә алданырга тиеш түгел. Хәсән әл-Басри (р. г.) әйтә, хаҗы кабул булган кеше - хаҗдан кайтканда ахирәткә омтылып, дөньяны артка куеп кайтучан кеше, ди. Ягъни әгәр дә без хаҗдан кайтканда ахирәтебез өчен күбрәк кайгырсак, менә шушы хаҗыбызның кабуллыгының бер галәмәте булып тора. 

  • Кайбер кеше хаҗдан кайткач: “Мин – хаҗи”, - дип, хаҗи исеме белән йөри башлый. Хәтта, миңа фәлән хаҗи дип дәшегез, дияргә дә мөмкин. Бер галимгә шушы турыда әйткәч, ул болай дигән: “Пәйгамбәребез хаҗ кылдымы? Әбү Бәкер хаҗ кылдымы? Гомәр хаҗ кылдымы? Хаҗи Мөхәммәд пәйгамбәр дип әйтеләме? Хаҗи Әбү Бәкер (р.г.), хаҗи Гомәр (р.г.) дип әйтеләме? Юк, әйтелми. Алар бит үз-үзләренә андыйны алмадылар. Киресенчә, Әбү Бәкер (р.г.), үзен хәлифә итеп сайлагач, кешеләр каршында чыгыш ясаганда: “Мин сезнең иң яхшыгыз түгел. Мин сезнең иң хәерлегез түгел. Әгәр дә ялгышсам, мине дөресләгез”, - дип әйткән. Шуннан Хәсән әл-Басри (р. г.) нәрсә ди? “Әлбәттә, ул безнең иң яхшыбыз иде. Әлбәттә, ул безнең иң хәерлебез иде. Әмма ләкин ул үзенең нәфесен түбәнсетергә тырышты. Ягъни кешеләргә үзен югары дәрәҗәгә куеп түгел, киресенчә, түбәнчелек белән мөрәҗәгать итте”. Гомәр (р.г.) әйтә: “Әгәр Кыямәт көнендә бөтен кеше җәннәткә керә, бер кеше генә кала, дип әйтсәләр, менә мин шул кеше булудан куркам”,- ди. Бу - Гомәр (радыйаллаһу ганһү)! Аны Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу дөньяда ук җәннәт белән шатландырды! 

  • Хәзер унбишәр тапкыр, хәтта аннан да күбрәк хаҗ кылучылар бар. Әмма бу мактаныр өчен, кемнәндер өстен булыр өчен түгел. Аллаһы Тәгалә кабул итәме-юкмы икәнен беребез дә белмибез. Шуның өчен, хөрмәтле дин кардәшләрем, хаҗның Алаһы Тәгаләнең безгә биргән зур бүләге икәнен аңлап, шушы бүләкнең кадерен белеп, шуңа лаеклы булып яшәсәк иде. Кем әле хаҗга бармаган, аларга аңлатыйк. “Хаҗга барырга тырышыгыз, ният кылыгыз, Аллаһы Тәгалә җаен бирәчәк”, - дип нәсыйхәт кылыйк.

Аллаһы Тәгалә хаҗ гамәлләребезне кабуллардан кылса иде. Әле хаҗга бармаганнарга алдагы елларда хаҗ гамәлләрен башкарып чыгарга насыйп әйләсә иде. Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһү!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100