Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Туган – “нәселдән килгән” дигән сүз

Соңгы арада җәмгыятебездә туган тел турында күп бәхәсләр купты. Нәрсә ул туган тел: ана телеме әллә кешенең фикерли торган телеме? Кызганыч ки, рус телле татарларның байтагы өчен соңгысы кулайрак күренә. Гәрчә туган телне киләсе буынга тапшыру һәркемнең изге бурычы булып саналса да. Алар, бәлки, әнә шулай итеп үз өсләреннән әлеге йөкне төшермәкче булалардыр.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Туган – “нәселдән килгән” дигән сүз

«Берәү чит бер тел өйрәнәсе булса,

башта үз телен яхшы белсен»

(Каюм Насыйри)

Шул ук вакытта Владимир Дальның атаклы Аңлатмалы сүзлегендә “туган” төшенчәсенең аңлатмасы ап-ачык бирелә: “нәселдән килгән, үзеңнеке, уртак канлы, кардәш, иң якын”. Ягъни ата һәм анадан нәсел буенча турыдан-туры балага күчә торган бер нәрсә. Шулай итеп, туган тел – ана теле булып чыга, ә аның саклаучысы итеп теге яки бу халыкның вәкилләре таныла. Үкенечкә каршы, татар телебез, татарларның үзбилгеләнү нигезе булса да, бүген үз дәвамчылары тарафыннан онытылып, хәтта кире кагылып, ятим хәлдә калган шикелле булып тора. Туган телне инкарь итеп, алар үз бабалары белән аралашу чарасыннан һәм аларның рухи казанышларыннан ваз кичәләр. Ни була соң инде бу: үзебезнең ихтыяр көчен җыялмау сәбәпле без әби-бабайларыбыздан да баш тартабыз булып чыгамы?

Һәрбер халыкның туган теле гасырлар буе формалаша, аңа бабаларның хикмәте тупланган, дөньяга караш һәм гореф-гадәт үзенчәлекләре, менталитет, холык чагылыш тапкан. Татар телен инглиз теле белән чагыштырып, аның яңгырашын һәм моңын бәяләп карагыз әле. Инглиз телендә тормыш иптәше яки сөйгән ярга «wife», «girlfriend», «helpmate», «lady» диелә, ә татар телендә - «хәләл җефетем», «җәмәгатем», «сөйгән ярым», «мәхәббәтем»...

Халыкның телендә милли генетик кодның үзе үк яшеренгән шикелле. Күңелебез белән без туган тел сөйләменә шул сәбәпле тартылабыздыр бәлки, һәм күзләрдән дә кайбер чакта аны ишетеп яшь тамчылары юкка гына килмидер. Иманым камил, Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр һәм татар телендә аралашу мөмкинлегеннән мәхрүм булганнар моның белән килешер.

Мөгаен, бары туган телдә генә кеше үз-үзе белән һәм иң мөһиме Аллаһы Тәгалә белән ихлас мөнәсәбәттә була ала торгандыр. Бөек хәнәфи галиме һәм рухи остаз имам Раббани (куддиса сирруху) үзенең билгеле “Мактубат” китабында берничә тапкыр Шәригатьнең өч өлештән торуын аңлаткан: гыйлем, гамәл һәм ихлас. Һәм нәкъ менә ихласлык кешегә бөек нигъмәткә – Аллаһы ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Кулларны күтәреп һәм Раббыбызга үз туган телеңдә мөрәҗәгать иткәндә, без җаныбыз-тәнебез белән Яралтучыга якынлыгыбызны тоябыз. Шул мизгелдә безнең күңелебез йомшара һәм нечкәрә, югары максатларга рухландыра. Тикмәгә генә бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең “Туган тел” шигырендә түбәндәгеләрне язмагандыр:

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.

Татар теле халкыбызга ихлас булып калырга ярдәм итә, безне мәңгелек кыйммәтләр белән баета, “рухи” сусауны изге саф чишмә кебек баса. Татар телен татар халкы гына кадерли, саклый һәм ярата ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100