Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете турында: "Мондый дәрәҗәдәге архитектура бинасы шәһәр үзәгендә урнашырга тиеш"

Казанда Җәмигъ мәчетен салыначак. Бу хакта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте. Аның әлегә төгәл урыны билгеле түгел. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татар-информ"га интервьюсында Җәмигъ мәчете хакында күзаллауларын җиткерде. Мәчет нинди булырга тиеш, мөфти аны шәһәрнең кайсы урынында күрә?

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете турында: "Мондый дәрәҗәдәге архитектура бинасы шәһәр үзәгендә урнашырга тиеш"

- Камил хәзрәт, Казанда Җәмигъ мәчете ни дәрәҗәдә кирәк? Казанда мәчет җитмәү проблемасы ни дәрәҗәдә актуаль?

- Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе күптән үзен сиздерә. Безнең исәпләвебез буенча, җомга, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре көннәрендә укыла торган намазларда башкалабыз мәчетләрендә 33 мең мөселман катнаша. Казанда шуларның өчтән бер өлешен булса да сыйдырлык мәчет әлегә юк. Аларның уртача сыйдырышлыгы 300 кешене тәшкил итә. Иң зурысы – “Кол Шәриф”. Башкаланың йөзек кашы, Татарстанда ислам үсешенең символы, аннан башка республиканы күз алдына китерерлек түгел. Әмма урнашкан урыны уңайсыз. Әйе, шәһәр үзәгендә, әмма Кремль, музей-тыюлык эчендә. 

Галиев һәм Мәрҗани мәчетләре дә үзәктә, ләкин аларның сыйдырышлыгы бик чикле. Ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бәйрәмнәр сөенечен өммәттәшләребез белән бүлешә һәм кардәшләребез белән бергә гыйбадәт кыла. Мөселманнар да үз чиратында нәкъ ул килгән мәчеткә эләгергә тырыша, ләкин барлык теләүчеләрне сыйдырып булмый. Нәтиҗәдә халык урамда гает намазын укырга мәҗбүр була.

- Җәмигъ мәчете нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз? Ул ничә урынга исәпләнгән булса, яхшы булачак?

- Җәмигъ мәчете ким дигәндә ун мең кешене сыйдыра алса, яхшы булыр иде. Билгеле, мәһабәт, таң калдырырлык архитектуралы булуы мөһим – анда бит гает вәгазьләре һәм намазлары укылачак, бәйрәм рухы сизелергә тиеш! Бинасын гаетләр арасында башка дини, гыйльми, фәнни, мәдәни чаралар өчен дә файдалану мөмкинлеген дә күздә тотарга кирәк, минемчә.

- Зур мәчетләр төзелеше вакытында фонд төзелә, Җәмигъ мәчетнең төзелеше дә шул схема буенча булыр дип саныйсызмы?

- Миңа калса, бу изге эштә катнашырга теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләрне дә оештырырга кирәк: кемдер акчаны китереп бирүне кулай күрә, кемгәдер интернет аша күчерү уңайлы... Ә кемдер, бәлки, үз хезмәтен кертәсе килә торгандыр. Ничек кенә булмасын, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдистә болай ди: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә яки төзелештә катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә ахирәттә бер сарай бүләк итәр”. Әлбәттә, чараларны тәртипле рәвештә туплау өчен бер фонд булдыру кирәк, дип саныйм.

- Казанның кайбер районнарында мәчетләр бөтенләй юк. Җәмигъ мәчете шәһәрнең кайсы җирендә булырга тиеш дип саныйсыз?

- Мәчет төзелеше җәмгыятьтә низагъ китереп чыгарырга тиеш түгел, мәчет салу – куаныч китерергә тиеш, ул бит Аллаһ йорты. Шуңа күрә барыбызны да канәгатьләндерерлек ниндидер бер уртаклык табарга кирәк. Миңа калса, мондый дәрәҗәдәге архитектура бинасы шәһәр үзәгендә урнашырга тиеш.

- Илнең кайбер өлкәләрендә мәчет салу халыкта каршылык тудыра. Мәчет салу радикаль агымнарга каршы көрәштә нинди роль уйный?

- Мәчеткә кеше намаз укырга гына килми бит. Мөселманнар монда гыйлем өйрәнергә, башкалар белән аралашу өчен дә килә. Республика мәчетләренең күбесендә төрле чаралар уздырыла: балалар өчен дисеңме, өлкәннәр өченме. Хәтта татар телен өйрәтү дә мәчетләрдә башкарыла! Мәктәп укучыларының ялларын оештыру, ифтарлар, очрашулар, яшьләр өчен бәхәс клублары, имамнар җыелышлары, мәҗлесләр, тәрбияви чаралар – болар барысы да мәчетләрдә уздырыла. Халыкны әхлакый тәрбияләү, мәҗбүриләмичә үз ихтыярлары белән динебезгә тарту буенча эшчәнлекне алып баруда мәчетләргә йөкләнгән. 

Ягъни, мәчет ул намаз уку урыны гына түгел, ул кешегә әхлак тәрбиясе бирү үзәге дә. Шулай булгач, радикаль агымнарга каршы көрәштә мәчетләр иң мөһим рольләрнең берсен уйный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100