Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ислам дөньясы Яңа елны каршылый: Изге мөхәррәм ае хикмәтләре

Мөхәррәм аеның беренче көне җитү белән һиҗри исәп буенча 1439 ел башлана. 21 сентябрь изге мөхәррәм аеның беренче көне. Яңа ел башы, бу олуг айны олыларга теләгән мөселман кардәшләребезгә аның хикмәтләрен, фазыйләтләрен искә төшерү урынлы булыр.

news_top_970_100
Ислам дөньясы Яңа елны каршылый: Изге мөхәррәм ае хикмәтләре

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйләгәннәрдән:

Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтә:

وَمَن يُعَظِّمْ شَعَائِرَ اللَّهِ فَإِنَّهَا مِن تَقْوَى الْقُلُوبِ

“Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.

Нәрсә соң ул һиҗри хисап? Аның тарихы һәм серләре

Һиҗра сүзе гарәп теленнән бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 13 ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһның әмере буенча, 622 елда Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булса иде!) белән Мәдинәгә күчтеләр. Нурлы Мәдинәгә башка сәхабәләр дә күчтеләр. 

Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә. Һиҗра – Раббыбызның олы нигъмәте. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар. Һиҗри ел хисабы милади кебек 12 айдан тора, әмма ай фазалары буенча хисап алып барылуы сәбәпле 11 көнгә кыскарак.

Ни өчен мөселманнар ел хисабын һиҗрадан башладылар?

Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исән чагында ук аны үзе куллана, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр һиҗри ел хисабы турында онытып җибәрәләр. Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде!) хәлифә булган вакытта аңа дәүләтнең төрле төбәкләреннән хатлар килә, ул хатларда көне һәм ае язылган, елы билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде!) олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, бу мәсьәләне күтәрә. Берәүләр беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган елын сайларга тәкъдим итәләр. Әмма ул вакытта әле Ислам динен искә дә алучы юк иде, шул сәбәпле бу фикерне кире кагалар. Башкалар беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга киңәш итәләр. Бу фикер дә кире кагыла, чөнки ул елны сөекле Пәйгамбәребездән башка әле җир йөзендә мөселманнар юк иде. Өченчеләре исә, беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вафат булган елны сайларга тәкъдим итәләр. Ләкин башкаларның Ислам календарын кайгылы елдан башлыйсылары килми. Шунда Гали ибн Әбү Талиб (Аллаһ аннан разый булса иде!) тәкъдиме кабул ителә. Елларны Аллаһның рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан саный башларга булалар. Гали (Аллаһ аннан разый булса иде!) болай дип аңлаткан: “Бу елны Аллаһның рәхмәте белән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Ислам дине сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды”. Кадерле дин кардәшләрем! Бу безнең бөек тарихыбыз, без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел.

Бүген изге Мөхәррәм аеның 1нче көне

Мөхәррәм – бик мөкаддәс ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән:

إِنَّ عِدَّةَ الشُّهُورِ عِندَ اللّهِ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِي كِتَابِ اللّهِ يَوْمَ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ مِنْهَا أَرْبَعَةٌ حُرُمٌ ذَلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ فَلاَ تَظْلِمُواْ فِيهِنَّ أَنفُسَكُمْ

“Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары). Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 аят).

Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде!) әйткән: “Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә”.

Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Айларның саны унике, шул айларның дүртесе хәрам айлар булып санала, өчесе чиратлашып киләләр: Зөкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм, ә дүртенче ай Раҗәб Җөмәд әл-ахир һәм Шәгъбән арасында” (Бохари). Икенче хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул Мөхәррәм ае”, – дигән (Мөслим).

Бу айда бер бик олы көн бар – Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (быел милади календарь буенча 30нчы сентябрьдә булачак). Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга болай дип җавап биргән: “Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән.

Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган:

Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны;

Адәм галәйһиссәләмне яраткан;

Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән;

Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган;

Әйюб галәйһиссәләм авыруыннан терелгән;

Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Ураза – бөек гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә кодси-хәдистә әйткән: “Ураза –  Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай булгач, кардәшләрем, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның чиксез рәхмәтенә ирешә алабыз.

Мөхәррәм ае фазыйләтләре

Мөхәррәм ае да, Раҗәб, Шәгъбән айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашура көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн тоту: Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз”, – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен китерәсе килә: “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, – дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән (Мөслим).

Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”,–дип әйтә торган булган.

Газиз дин кардәшләрем! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100