Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иремә карата суындым, нишләргә? (сорау-җавап)

«Иремне ир-ат буларак яратудан туктадым. Ул миңа дус, балаларымның әтисе буларак якын. Өч балабыз бар, алар хакына түзәм. Үз-үземне интектереп, мин аның белән яшәүне дәвам итәргә тиешме?

news_top_970_100
Иремә карата суындым, нишләргә? (сорау-җавап)

Татарстанның Апас районыннан язган Асия ханымның әлеге соравына Казанның «Гаилә» мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә:

– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

– Әгәр дә чыннан да ул хатын ирен яратмый икән, моның асылын, сәбәбен аңларга кирәк. Асия исемле бу хатынга бәлкем сихер, бозык эләккәндер. Әлбәттә, башта гаиләне саклап калу өчен тырышырга кирәк. Бу ханым үз әти-әнисе белән киңәшләшергә тиеш, аннары иренә әйтергә, вәзгыятьне аңа аңлатырга. Әгәр дә ире аны тәэмин итә, хөрмәт белән карый икән, балаларына яхшы мөнәсәбәт бар икән, мәсьәлә үзеннән-үзе чишелә. Үз-үзен интектерәм дигән, шул кадәр интегәме икән ул? Бүгенге көндә гаиләләрне бозу бик киң таралган. Элекке заманаларга караганда да, чөнки сихергә өйрәнергә җиңел бүген. Интернетка керсәң, рәхәтләнеп өйрәнергә була. Бу мәсьәлә буенча бик күп китаплар да сатыла. Телевизорлардан да күп күрсәтелә. Менә шулардан сак булырга кирәк. Гаиләсен ташлап бу хатын башка җирдә бәхет таба дигән сүз түгел.

Бүген кешеләр ике категориягә бүленә, беренчеләре бәхетләрен үткән заманда күрә, икенчеләре исә киләчәк заманда эзли. Бүгендәгесен күрмиләр, ә без бүгенге көн белән яшәргә тиеш.

Тик торганнан нәфрәт уяна икән, бу инде сихер булырга мөмкин, шуңа күрә өшкертергә кирәк. Кабатлап әйтәм, гаиләне саклап калу өчен бөтен көчне кулланырга кирәк! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100