Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алдану: Башкортстаннан 100гә якын хаҗи Мәккәгә оча алмаган

"Хаҗ-фонд" туристлар оешмасыннан алданган хаҗиләр Согуд Гарәбстанына бара алмау сәбәпле, акчаларын кире кайтарыр өчен суд юлына басарга җыена.

news_top_970_100
Алдану: Башкортстаннан 100гә якын хаҗи Мәккәгә оча алмаган
Башкортстаннан 98 хаҗи 4 нче августта Мәккәгә очып китә алмады. Яр Чаллыда теркәлгән "Хаҗ-фонд" оешмасы мөселманнарның изге җиренә барыр өчен туристларга квота таба алмаган. Күрше республикада яшәүче хаҗиләр путевкаларны ярты ел элек Уфада ачылган офиста сатып алган булган. Юлламаның хакы - 95 меңнән алып 190 меңгә кадәр. Татарстан республикасының туризм буенча комитеты элегрәк хәбәр итүенчә, АҖО "Хаҗ-фонд" компаниясе Согуд Гарәбстанына җибәрүче туристик операторлар исемлегеннән алынган һәм бу елны Мәккәгә хаҗ кылуны оештыру буенча аккредитациядән мәхрүм ителгән. 
 

Башкортстаннан 40ка якын кеше, изге җиргә оча алмау сәбәпле, шикаять язган. Аларның күбесе оешманы судка бирергә җыена.


"Җитәкчелек, миңа җавап бирәсе урынга, тавыш күтәреп, мыскыллы сүзләр әйтте"

Юлламаны сатып алучыларның берсе - Лилия, путевканы әнисенә март аенда 150 меңгә сатып алган булган. Мәккәгә баруның кичектерелүен һәм акчаларның да кире кайтарылмаячагын белгәч, Лилия Уфада урнашкан офиска бара. Ләкин җавап аласы урынга, судка барыр өчен янә бер сәбәпкә юлыга. 

 
 
- "Хаҗ-фонд" оешмасының Уфадагы офисында булган җитәкчелек миңа җавап бирәсе урынга, тавыш күтәреп, мыскыллы сүзләр әйтте. Үзем белән диктофон алган идем. Бу ямьсез сузләрне яздырып алдым. Судта язманы тыңлатачакмын, - дип сөйләде Лилия.
 
Әлеге вакытта Лилия судка ике гариза язарга җыена. Берсе - үзен мыскыл иткән өчен, икенчесе - алдаганнары өчен. Лилия әнисен Хаҗга җибәрү теләгеннән кире кайтмавын әйтте, ул икенче елга планлаштыра. Лилия хәзер туристик компанияләрне җентекләп тикшереп сайлаячагын искәртә.

Башкортстанның икенче хаҗие Азат Мәккәгә хәләл җефете һәм әнисе белән үзенең туен уздырганнан соң барырга ниятләгән булган. Ярты ел элек 580 мең сумга 3 юллама сатып алган. Азат әлеге турфирмага танышлары киңәше буенча мөрәҗәгать итүен әйтте.

- "Хаҗ-фондка" ярты ел элек түләп куеп, бүгенгә кадәр Согуд Гарәбстанында бер урын да бронировать ителмәгәнен белгәч, шаккаттым. Мине бугенге көнгә кадәр акчаны кире кайтарачакбыз дип ышандырырга тырышалар. Әмма мин катгый рәвештә суд юлына басарга ниятлим, - дип белдерде Азат. 

"Хаҗ-фонд" аккредитация үтмәгән

Алданган хаҗиләрнең тагын бер вәкиле Булат Мостафин әйтүенчә , моңа кадәр "Хаҗ-фонд" компаниясе Русия Мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте белән эшләгән. Турфирмага нәкъ нәзарәттән квоталар бүлеп бирелгән. Ләкин бу елның башында Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге оешма "Хаҗ-фонд" фирмасы белән төзелгән килешүне тарката һәм үзенең "Болгар-тур" дип исемләнгән компаниясен ача. 
 
Бу елның февраль аенда Русиянең ҮДМН сайтында "2017-нче елның хаҗы начар тәмамлануы сәбәпле, "Хаҗ-фонд" туроператоры аккредитация үтмәде", дигән мәгълүмат бирелде. Үзәк дини мөселманнар нәзарәтеннән алынган мәгълүмат буенча, килешүне таркатканнан соң "Хаҗ-фонд"компаниясе Уфада офис ача һәм нәзарәт эмблемасы белән визиткалар тарата.

"Хаҗ-фонд"ка каршы берәр нәрсә эшләргә җыенасызмы?", дигән сорауга Русия Мөселманнарының үзәк Диния нәзарәтендә җавап бирмәделәр. 

 
Булат Мостафин алданган Башкортстан хаҗиләренең берничәсе акчаны кире кайтара алган, дип белдерде.
 
"Мәккәгә китүчеләрнең күпчелеге - олы яшьтәге кешеләр. Шундый четерекле хәл туган очракта, алар ничек һәм нәрсә эшләргә икәнен белеп бетермиләр яки суд юлында йөрүдән куркалар", - ди Булат Мостафин. Хаҗиләрнең бер өлеше исә полиция бүлегенә гариза язган, әмма ләкин Башкортстан эчке эшләр министрылыгы идарәсендә "Татар-информ" хәбәрчесенә бу хәл турында белмәүләрен әйттеләр. Югыйсә Башкортстан хаҗиләренең Мәккәгә оча алмаулары узган атнада ук билгеле булды. Башкортстан прокуратурасында бу проблема белән таныш булулары ачыкланды, тулы мәгълүмат алу өчен Башкортстанның ЭЭМИМ яки Роспотребнадзор идарәләренә мөрәҗәгать итергә киңәш иттеләр.  

Алданган хаҗиләргә 3 юл тәкъдим ителә

 "Татар-информ" хәбәрчесе "Хаҗ-фонд" компаниясе вәкиле Альбина Исмәгыйлева белән сөйләште. Ул хаҗиләргә 3 юл тәкъдим ителәчәген әйтте.
 
- Башка туроператор белән Гомрәгә бару.
 
- Ел дәвамында акчаны кире кайтару.
 
- Киләсе елда Хаҗга бару.
 
Альбина Исмәгыйлева башка сорауларга җавап бирүдән баш тартты . Аның әйтүенчә, калган мәгълүматны җитәкчелек бирергә тиеш. 
 
Өстәп шуны әйтергә була: былтыр 2017 нче елда охшаш хәл булды - "Урал-сервис" компаниясе аркасында хаҗиләр Мәккәгә бара алмады. Әлеге вакытта "Урал-сервис"ка җинаять эше ачылган. Аны Җинять кодексының 59 нчы  "Караклык" маддәсе буенча алып баралар. 
 
"Татар-информ" хәбәр итүенчә, хаҗиләр проблемасы кабатлану сәбәпле, киләсе елда Русиядә Хаҗга баруны оештырчы туроператорлар өчен махсус сертификация булдыру ниятләнә. Русиянең "Хаҗ миссиясе" оешмасы бу алым хаҗиләрне ялганнан яклау чарасы булып торыр дип исәпли. Сертификатта махсус билгеләмәләр, саннар һәм квоталар хакында мәгълүмат булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100