Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

99 яшендә ураза тотучы Гали бабай: “Уразаны тота алганда тотам әле”

Мөселманнар өчен изге ай - Рамазан ае дәвам итә. Ислам динендәге биш багананың берсе - уразаны тотучыларга сокланмый мөмкин түгел. Казанда яшәүче Гали Гарифуллин да 99 яшьтә (!) булуына карамастан ураза тота.

news_top_970_100
99 яшендә ураза тотучы Гали бабай: “Уразаны тота алганда тотам әле”

Гали ага белән Казанның “Ярдәм” мәчетендә уздырылган ифтарда очраштык. Ул көнне аның туган көне иде. 99 яшь тулганын белсәм дә, үзеннән: “Ничә яшь тулды?” дип сорадым. Гали ага, шаяртып: “90!” - диде. 99да да картаясы килмидер шул!

“Иң зур теләгем - әниемне күрү иде”

1920 елны Кукмарада гаиләдәге бишенче ир бала булып туа Гали ага. “Тормышта күпне күрдем. Шулар арасыннан иң яманы - сугыш”, - ди ул. Армиягә киткән җиреннән фронтка җибәрәләр. Сугышта артиллерист-разведчик була. Ике тапкыр яралана, бер мәртәбә контузия ала. Украина, Белоруссиядә сугыша, Чехословакиягә кадәр барып җитә. Сугыштан соң, икенче төркем инвалид булып, туган-ягына кайта. “Иң зур теләгем - әниемне күрү иде”, - ди ул.

Тормышлар бераз җайлангач, Казанга күченеп килә Гали абый. 7нче заводка (“Элекон”) слесарь-җыючы булып эшкә урнаша. Анда космик сәнәгать өчен радиоҗайланмалар ясый, мастер дәрәҗәсенә җитә. Гомере буе шушы заводта хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.

Гали абый хатыны белән дүрт балага гомер биргәннәр. Бер улы - Чаллыда архитектор, икенчесе - Казанның 12нче хастаханәсендә табиб булып эшли. Хатыны Мәрьям мулла кызы булган. Кызганыч, хәзер ул вафат инде.

99 яшькә җитүнең сере нидә?

Гали абый 99 яшьтә егетләр кебек булуның, ураза тота алуның серен ачмады. Ходай күпме язган, шуның кадәр яшисең дигән фикердә аксакал. Ә ураза тотуын ул: “Җиңел түгел. Шулай да тота алганда тотам әле”, - дип шәрехли.

“Хәзер өстәл тулы ризык, аларның сыйфаты әйбәт. Ураза тоту безнең тоткынлыкта күргәннәр белән чагыштырганда берни түгел. Сугышта бөтенләй ашамаган көннәр булды. Хәзергедән рәхәтрәк тормыш бармы икән ул?”, - ди бабай. Ул әсирлектә дә булган. Концлагерьда ни күргәннәре турында сөйләде - бер көнгә бер стакан бүрттерелгән карабодай биргәннәр, бөтен ризык шул булган. 

Юлга чыгу сәбәпле, уразаның берничә көнен калдырган Гали Гарифуллин. Якыннарының каберләрен зиярәт итәргә барган. Соңрак калдырган көннәрен тотып бетерергә исәпли.

Гали абый “Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле аксакалы. Әлеге мәчеткә ул көн саен намазга килә, ураза вакытында биредә үткәрелгән ифтарларда катнаша. “Мәчеткә килеп, намаз укып кайткач, күңелләр рәхәтләнеп китә. Андый рәхәтлекне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый”, - ди ул.

Без очрашкан көнне аксакалны туган көне белән мәчеттә дә котладылар. Гали абыйның күкрәген ифтарга кадәр “Кызыл Йолдыз”, өченче дәрәҗә “Дан” ордены һәм башка медальләр бизәсә, ифтардан соң аларның саны тагын өчкә артты. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов аксакалны мәчетнең горурлыгы дип атады. “Киләсе елга 100 яшеңне каршы алырга язсын, Гали абый”, - диде Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе.

Бер гасыр яшәгән кешедән киңәш

Гали абый мәчеткә автобус белән йөри икән. “Автобуста урын бирәләрме соң?” дип кызыксынам. “Бирәләр, нишләп бирмәсеннәр. Яшьләр акыллы бит хәзер, Аллаһка шөкер. Жуликланып йөрмиләр”, - ди аксакал.

Бу җавапның һәрвакытта да дөреслеккә туры килмәгәнен белсәм дә, аны ишетү рәхәт булды. Гали абый - мин аралашып караган иң өлкән кеше. Әмма аннан бөркелгән күңел күтәренкелегенә күпләребезгә өйрәнергә кирәк әле.

Яшәвенә тиздән бер гасыр тулачак кешедән дә яхшырак киңәш бирүче була алмыйдыр. Гали абый киләчәк буынга һәрвакыт яхшылык ягында булырга, начарлыкка бирешмәскә киңәш итте. Уйланыйк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100