Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коръәндәге 10 фәнни ачыш

Коръәнне могҗиза дип атау очраклы түгел. Изге китапта сурәтләнгән күп кенә күренешләр, вакыт узгач, фәнни яктан исбатлана. "Интертат" Коръәндәге 10 төп фәнни факт турында яза. 

news_top_970_100
Коръәндәге 10 фәнни ачыш
1. Адәм баласы судан бар ителгән

“Аллаһ җир йөзендә булган барча җан иясен судан халык кылды, ул хайваннарның ‎ кайберләре корсагы өстендә йөрер, вә кайберләре ике аяк өстендә йөрерләр, вә ‎ кайберләре дүрт аяк өстендә йөрерләр, Аллаһ үзе теләгән мәхлукларны халык кылыр, ‎ бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә”. ‎ ("Нур" сүрәсе, 45 аять).

Суның яшәү чыганагы, җирдә тереклек судан яралганын хәзер мәктәп укучылары да белә. Организм күзәнәкләрдән тора, ә күзәнәкләр нигездә – су. Әйтик, цитоплазманың 80%ы - су. Бу факт микроскоп уйлап табылганнан соң гына ачылган. Цитоплазма лаборатор шартларда тикшеренелә һәм, Коръән иңдерелгәннән соң күп гасырлар узгач, фәнни басмаларда сурәтләнә.

2. Бармак эзләренең уникальлеге

Коръәндә Аллаһның кешенең бармак очларын кабат кайтарырга кодрәте җитүе турында әйтелә. Ногманида: “Әйә көче җитүчеләрдән без кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә ‎ кушарга”. ("Кыямәт" сүрәсе, 4 аять).‎ ‎

Һәр кешенең бармак очларының рәсеме уникаль һәм беркайчан да кабатланмый. Хәтта ДНК структурасы бер үк төрле булган игезәкләрнең бармак эзләре аерыла. Һәр кешенең бармак очларында аның шәхси мәгълүматлары яшерелгән. Бу - кеше шәхесен билгеләүнең бердәнбер дөрес ысулы. Галимнәр кешенең бармак төзелешенең әлеге мөһим үзенчәлеген 19 нчы гасыр ахырында гына ачыклаган.

3. Нефтьнең барлыкка килүе

"Әгълә" сүрәсендә "Ул көтүлекләр үстерде, аннары аларны кара чүпкә әйләндерде", - дип языла. Ногманида: "Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды". ("Әгълә" сүрәсе, 5 аять).

Нефть барлыкка килүнең сәбәбе - микроорганизмнар, диңгез хайваннары һәм үсемлекләр калдыкларының черүе. Сүрәдә нефть формалашуның этаплары белән параллель булган өч шарт турында сүз бара. "Үләннәр" (органика), черек калдыклары, кара төс. Бу нефть барлыкка килү процессының өч өлеше.

4. Бер-берсенә кушылмас дәрьяләр

“Аллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды.‎ ‎Аларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас”. ("Әр Рәхман" сүрәсе, 19-20 аятьләр).

1962 елда Баб-эль-Мандеб бугазында - Аден култыгы һәм Кызыл диңгез кушылган җирдә, Кызыл диңгез һәм Һиндстан океаны сулары кушылмавы ачыклана. Су булсалар да, алар бер-берсе белән кушылмый, һәркайсы үзенчәлеген саклый. Аннары Урта диңгез суларын тикшерәләр. Шул ук хәл Атлантика океанында да ачыклана. Бу ике су инде меңләгән ел янәшә ага. Һәм алар күптән инде кушылырга тиеш кебек. Әмма аларның һәрберсе үз сыйфатларын саклап кала. 

Егерменче гасырның соңгы чирегендә физиклар диңгезнең гаҗәеп үзлеген ачыклый һәм аны фәнни яктан аңлата. "Өслекле тартым" дип аталган физик көч булу сәбәпле, күрше диңгез сулары кушылмый.

5. Тауларның һәм континентларның хәрәкәтләнүе

“Син урыннарында таза торалар дип уйлаган тауларны ул көндә күрерсең, болытлар ‎ кеби күктә очып йөрерләр, бу эш һәр эшне мәхкәм кылучы Аллаһ ишедер. Аллаһ ‎ сезнең кылган эшләрегездән, әлбәттә, хәбәрдардыр”. ("Кырмыска" сүрәсе, 88 аять).

Таулар селкенмәс кебек тоелса да, хәрәкәттә. Әмма елына берничә сантиметр, миллиметр күченгән тауның хәрәкәтләнүен шул таулар янәшәсендә яшәгән кешеләр дә гадәти күзәтү нәтиҗәсендә генә ачыклый алмый. Әмма Җир шары тарихыннан чыгып карасак, таулар, материклар даими рәвештә үзгәреп торган.

Таулар хәрәкәте җир кабыгының хәрәкәтләнүенә бәйле. 20нче гасырда яшәгән Альфред Вегенер беренче кыйтгаларның бер-берсе белән янәшә булуы һәм аларның хәрәкәте нәтиҗәсендә хәзерге урыннарына урнашуын фаразлый. Көнбатыш полюста шартлыча "Пангеа" дип аталган бер кыйтга була. Ул 180 миллион ел элек ике өлешкә бүленә. Төрле чорда бу ике өлеш - Гондвана белән Лаурасия вак-төяк өлешләргә бүленгән. Гондвана - хәзерге Африка, Австралия, Антарктида һәм Һиндстанга әйләнә. Лаурасия - Европа, Төньяк Америка һәм Азия. 

Россия ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы Рөстәм Иззетов: “Таулар җир кабыгын тәшкил иткән плитәләр бәрелешү аркасында барлыкка килә. Ул күптән үк Коръәндә язылган булган. Аллаһның китабында язылган: “Дәхи Без җир өстеңдә басып торган тауларны кыйлдык, аның белән җир ‎ селкенмәсен өчен вә ул тауларда киң юллар кыйлдык, кешеләр барасы җирләренә ‎барсыннар өчен”. (Пәйгамбәрләр сүрәсе, 31 аять).‎ ‎ Бу аятьтә тауларга бәйле тагын бер әйбер - җир тетрәү турында сүз бара”.

6. Кара упкын (черная дыра)

“Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр.‎ ‎‎ ‎Әгәр йолдызларның нуры сүнсә”. ("Мүрсиләт" сүрәсе, 7-8 аятьләр). Коръәндә үлгән йолдызлар урыны турында да хәбәр ителә. “Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде?‎ ‎Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр”. ("Тарыйк" сүрәсе, 2-3 аятьләр).

20нче гасырда космик күренешләргә бәйле бик күп гаҗәп ачышлар ясалган. Шуларның берсе - кара упкынны ачу.

Кара упкын - энергетика зарядын югалткан һәм кире процесс башлаган, ягъни үз эченә кысылган йолдыз. Йолдыз урынында чиксез тыгызлык гравитация кыры барлыкка килә. Шул сәбәпле, кара упкыннар хәтта иң куәтле телескопларда күренми. Билгеле, җиденче гасырдагы гарәпләр космоста кара упкыннар барлыгын берничек тә белә алмаган. 

"Кара упкын" гыйбарәсен (black hole - черная дыра) инглиз галиме Джон Митчелл 1767 елда тәкъдим итә. 

7. Тимернең җиргә космостан эләгүе

“...Һәм ‎ тимер иңдердек, ул тимердә төрле кораллар вә техникалар ясар өчен тазалык, ныклык ‎бар, вә ул тимердә кешеләргә куп файдалар бардыр…”. ("Тимер" сүрәсе, 25 аять).

Тимер Җир составының 5 процентын тәшкил итә. Әмма шундый югары проценты булуына карамастан, ул Җирнең үзендә булмаган. Тимер рудасының барлык запаслары Җиргә галәмнән эләккән. "Тимер" сүрәсенең 25нче аятендә тимер турында “иңдерелде” диелә. Димәк, ул кешегә файдалануга бирелгән.

Галимнәр тимернең Кояш системасына космостан керүен ачыклаган. Кояшның температурасы тимер килеп чыгу өчен җитәрлек түгел. Тимер югары температура шартларында гына барлыкка килә. Күп күп еллар элек Җир метеоритлар белән атакаланган. Алар эчендә тимер булган.

8. Дөньяда бар нәрсәнең парлы булуы

“Җир үстергән һәрнәрсәләрне вә кешеләрне, вә кешеләр белми торган нәрсәләрне ‎ һәммәсен дә ирле-хатынлы итеп төзүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь”. ("Йәсин" сүрәсе, 36 аять).

Коръәндә һәрнәрсәнең парлы булуы турында әйтелә. 1933 елда Квант механикасына нигез салган инглиз физигы Поль Дирак бу ачышы өчен Нобель премиягә лаек була. Ул табигатьтә барлык матдәләрнең парлы булуын раслаган. Бу ачыш "аннигиляция һәм парлы туу" дигән исем алган. Бу фәнни факт турында җиденче гасырда иңгән Коръәндә язылган булган. 

Ботаниклар 100 ел элек кенә үсемлекләрнең парлы булуын ачыклаган. Җиләк-җимешләр, мәсәлән, хатын-кызлар һәм ир-атлар структурасына ия. 

Бу хәл “Күк күкрәү” сүрәсендә дә хәбәр ителә: “Ул - Аллаһ яратты җирне вә анда зур таулар һәм дәрьяләрне бар итте һәм дә һәр ‎ җимешләрдән ике төрлене яратты”. (Күк күкрәү сүрәсе, 3 аять).

9. Ана сөтенең үзенчәлеге

"Әниләр балаларын тулы ике ел имезергә тиеш" ("Сыер" сүрәсе, 233 аять).

Фән ана сөтенең бала үсеше өчен кирәкле составта булуын ачыкый. Кешелек бала үсеше өчен идеаль булган катнашманы әлегә кадәр ясый алмады. Сабыйның сәламәт үсеше һәм интеллектуаль үсеше өчен аның ана сөте белән ике ел дәвамында ашату идеаль булып тора. Педиатрлар егерменче гасырда шушы ачышка килә.

Бу Коръәндә Аллаһы Тәгалә тарафыннан 14 гасыр элек хәбәр ителгән.

10. Балчыктан яратылу

"Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын. Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар”. ("Сад" сүрәсе, 71-72 аятьләр).

Бүген галимнәр кеше организмының тукымаларында 26 элемент булуын төгәл белә. Өстәвенә, аларның 6 сы бик зур процент нисбәтендә: углерод (C), водород (H), кислород (O), азот(N), фосфор (P) һәм күкерт (S). Санап үтелгән 6 элемент кеше тукымасының 95% ын тәшкил итә. Кеше организмы тукымаларының төп өлешен тәшкил итүче органик булмаган химик элементлар җирдә зур өлешне тәшкил итә. Шуннан чыгып, кеше балчыктан ясалган дип әйтергә була.  

“Аллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды”.‎ ("Әр Рәхман" сүрәсе, 14 аять). 

"Иң яхшы керамик эшләнмәләр ләмнән әзерләнгән. Ләм, ком белән балчык булмаса электроника да тумас иде. Ул - яхшы катализатор. Ләмнең үзлекләре бетмәс-төкәнмәс күп”, - дип аңлатты Россия ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы укытучысы Рөстәм Иззетов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100