Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин “Туры элемтә” сәхифәсе кысаларында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Сезнең игътибарга әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Без аны Шамил хәзрәт Аляутдиновның тормыш иптәше буларак беләбез. Ул – Мәскәүдә яшәүче татар кызы. Моңа өстәп ул – 5 бала әнисе дә. Зилә ханым Аляутдинова "Татар-информ"га эксклюзив интервью бирде.
Ислам дине һәр эш һәм гамәлне Аллаһ исеме белән башларга өйрәтә. Шул очракта Аның ярдәменә һәм саклавына өмет бар. Тормышның иң зур зиннәтләре - балаларыбызны да бәла-казалардан, чирдән, күз тиюдән саклау өчен без, мөселманнар, Коръән сүрәләренә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм өйрәтеп калдырган догаларга мөрәҗәгать итәбез.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән җәннәт һәм җәһәннәмгә кагылышлы кайбер мәсьәләләргә тукталырбыз. Кемнәр өчен җәһәннәм мәңгелек? Кыямәт көнендә Аллаһ каршына кешенең җаны да, тәне дә бергә чыгачакмы? Җәннәткә кергән кешене Аллаһ Тәгалә нинди нигъмәтләр белән шатландырачак?
Татарстан Диния нәзарәте Аллаһ сүзен халыкка фильм аша да җиткерерә тели. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров үз фикерләрен җиткерде. Мәүлид аеның фазыйләтләре, аны үткәрү тарихы һәм, гомумән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең игелекле гамәлләре хакында да сөйләде.
Бу атнада Казанда үткән “Мөселман лидеры мәктәбе”ндә психологлар Ирек Мукиев белән Гөлназ Әхмәтҗанова ныклы гаилә корырга теләүчеләргә кызыклы лекцияләр укыды. Лекцияләрдә яңгыраган фикерләр "Интертат" электрон газетасын укучыларга да файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Мәскәү татарларының "Штаб" оешмасы Мәскәү мөфтияте белән берлектә "Беренче намаз" дип аталган чираттагы акция уздырды. Чараның максаты - яшьләрне татар халкының рухи кыйммәтләре белән таныштыру. Акциядә катнашучылар диннең телне саклау сәләте барлыгына басым ясый.
Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин
"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".
Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar
Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы
Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла