Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов журналистика факультетында белем ала

Бу татар язучылары лидеры Данил Салиховның беренче югары белеме.

news_top_970_100
Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов журналистика факультетында белем ала

“Татар-информ”га билгеле булганча, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казан федераль университетының журналистика факультетында читтән торып белем ала. Ул кышкы сессиясен уңышлы тапшырды дип хәбәр итә безнең чыганаклар.

Журналистика белеме алып, матбугатта эшләп, журналистика аша әдәбиятка килеп, үз исемен булдырган татар язучылары аз түгел. Вахит Имамов, Нәбирә Гыйматдинова, Айдар Хәлим кебек хөрмәтле язучыларыбыз шушы рәттә. Алар әдәбиятта зур уңышлар казансалар да, журналист булудан да туктамадылар. "Большая книга" милли әдәби премиясенең бронза лауреаты Шамил Идиатуллин да Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлады. Әдәби казанышларына карамастан, журналистиканы ташламады.

Журналистлар татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайны да үз коллегалары дип саныйлар. Бу хакта Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникованың да бер чыгышында әйткәне булды. Бүген актив иҗат итүче һәр татар журналистының диярлек укытучысы булган Флорид Әгъзамовның да "Тукай - журналист" дигән монографиясе бар иде.

Драматург Данил Салиховның моңарчы журналистикага омтылыш сизелмәде. Аның җәмәгатьчелек хәтерендә калган публицистик чыгышлары да билгеле түгел. Ул әдәбиятка театр аша килгән кеше. Аның Казан театр училищесын тәмамлавы, Фәрит Бикчәнтәев, Венера Шакирова, мәрхүм Камил Камаловлар белән бергә укыганлыгы мәгълүм.

“Бездә укучылар арасында язучы булып китүчеләр күп. Журналистика база белеме бирә. Биредә дөньяга карашны киңәйтә торган фундаменталь фәннәр укытыла”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә профессор Васил Гарифуллин Данил Салиховның үзләрендә укуына тукталып тормыйча.

Данил Салихов үзе журналистикада уку хәбәрен шаярып кире какты. “Татар-информ” хәбәрчесенә Шул хакта сорау биргәч, елмаеп: “Бу – дошманнар сүзе”, - диде. һәм бу темага бүтән берни дә әйтмәде.

Без Данил Салиховның сессияләрне ничек тапшыруы белән кызыксындык. КФУның журналистика факультетында укучы студент: “Безнең белән укый, әмма минем күргәнем юк”, - диде. Бу студент сессиягә йөрмиме, әллә Данил Салиховмы икәнен ачыклый алмадык.

КФУ укытучыларының берсе исә: “Заочниклар”ның ничек укыганын үзегез беләсез бит инде”, - дип кенә җавап бирде. Шул ук вакытта, безгә билгеле булганча, Данил Салихов имтиханнарын вакытында тапшырып бара.

Данил Салихов – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург, аның утыздан артык әсәре төрле театрларда куелган. Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп 2016 елның җәендә сайлап куелды. Аңа кадәр Берлекнең беренче урынбасары иде. Быел 7 июльдә Данил Салиховка 60 яшь тула.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100