Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел ялларыннан соң үзеңне ничек тәртипкә китерергә?

Яңа ел өстәлендә, гадәттә, югары калорияле кабымлыклар, салатлар, камыр ризыклары, аннан кала газлы эчемлекләр, татлы десертлар урын ала. Берничә көн дәвам иткән бәйрәм табыннарында артык сыйланып ташлау организм өчен зур зыян китерергә мөмкин. Бәйрәмнәрдән соң ничек гадәти тормышка, көндәлек туклануга әйләнеп кайтырга?

news_top_970_100
Яңа ел ялларыннан соң үзеңне ничек тәртипкә китерергә?
Түбәндәге киңәшләр сезгә ярдәмгә килер:

  • Яңа елның беренче көненнән үк организмның эшчәнлеген нормальләштерү ягын карагыз. Бәйрәм табыныннан калган салатлар белән 2-3 көн туклану дөрес түгел. Иртәгезне боткадан яки яшел чәйдән башларга тырышыгыз. 
  • Бал болгатып, бер стакан су эчеп кую да файдага булыр. 
  • Гомумән, көн дәвамында сатып алынган соклар түгел, чиста суны күп эчәргә тырышыгыз. 
  • Ашау арасында кефир эчеп куегыз. 
  • Майсыз бульон, яшелчә, җиләк-җимеш, кефир ише ризыклар белән генә тукланырга кирәк. 
  • Майлы һәм итле ризыкларны яшелчәләр белән ашарга тырышыгыз. 
  • Бәйрәмнәрдән соң туклану режимын дөрес итеп көйләсәгез, организмыгыз саләмәтләнеп, җиңеләеп китәр, бит тирегез балкып торыр, хәтта холестерин күләме дә кимер. 
  • Шулай ук, күбрәк саф һавада булу, дусларыгыз белән чана-чаңгы шуу тиз арада көндәлек режимга кайтырга ярдәм итәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100