Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй шартларында тешләрне ничек агартырга?

Тешләрне стоматологта агарту кыйбат, моңа һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Шунлыктан өй шартларында тешләрне агарту ысуллары белән таныштырабыз.

news_top_970_100
Өй шартларында тешләрне ничек агартырга?


Чәй содасы белән

Чәй содасын су белән бутыйбыз. Паста кебек масса килеп чыгарга тиеш. Әлеге состав белән тешләрне чистартабыз. Ике минуттан юып төшерәбез. Аннан теш пастасы белән тешләрне чистартабыз. Бу ысулны атнага бер тапкыр гына кулланырга ярый.


Банан кабыгы белән

Банан кабыгы белән өй шартларында тешләрне агартырга була. Тешләрне паста белән чистартканнан соң банан кабыгының йомшак ягы белән тешләрне сөртеп чыгабыз. Банан кабыгы минералларга бай булганга күрә, ул теш пастасыннан калган зыянлы химик матдәләрне бетерә һәм теш эмалендәге тапларны да бетерә.


Алоэ белән

Алоэ белән тешләрне агарту өчен, аның согын үзеңә әзерләргә яисә концентратын даруханәдән алырга була. Тешне агарту өчен, теш щеткасына бер-ике тамчы алоэ суын тамызырга һәм тешләрне ышкырга кирәк. Әлеге ысул теш эмален бозмый, шуда күрә аны һәр көн кулланырга мөмкин.

Алма серкәсе белән

Алма серкәсе белән чәй содасын кушарга һәм тешләрне чистартырга кирәк. 5-10 минуттан юып төшерергә. Алма серкәсе белән тешне агарту тешнең эмален бозуга да китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны кулланганда игътибарлы булырга кирәк. Тешләрегез авырта башласа, бу ысулдан баш тартыгыз.

Тешләрне агартканнан соң тешне буйый торган ризыклар һәм эчемлекләр ашамагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100