Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кайсы районнарның башлыклары эшләреннән алыначак?

Якын арада ике районда җитәкчеләрнең вазифаларыннан азат итүе көтелә дип яза "Татар-информ".

news_top_970_100
Татарстанда кайсы районнарның башлыклары эшләреннән алыначак?
Татарстанның Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарында кадрлар алмашыну көтелә. Әлеге районарның башлыклары эшләреннән китә.

“Татар-информ” агентлыгына билгеле булганча, киләсе чәршәмбедә, ягъни 17 гыйнварда, көннең беренче яртысында (Питрәчтә – 09.00 сәгатьтә, Балык Бистәсендә 11.30 сәгатьтә. – Т.И. искәрмәсе) район советы депутаталары сессиясе булачак. Аларда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашыр, дип көтелә.

Сессияләрнең көн тәртибендә, төп мәсьәлә буларак, Питрәч районын 2013 елның сентябреннән бүгенгәчә җитәкләгән Эдуард Дияровның һәм 2008 елның октябреннән бүгенгә кадәр Балык Бистәсе районын җитәкләгән Илһам Вәлиевның отставкага китүе каралачак.

Районнарның мәгълүмат агентлыгы чыганаклары әлеге хәбәрне раслады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100