Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда иллегә якын авылны ни өчен бетерәләр?

Авылларны бетерү тәртибе билгеләнгән.

news_top_970_100
Татарстанда иллегә якын авылны ни өчен бетерәләр?
Татарстанда кеше яшәми торган 47 авыл бар. Шуларны бетерү тәртибе билгеләнгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте.

Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар җирле үзидарә турындагы законның ритуаль хезмәтләр оештыру өлешен гамәлгә ашыру буенча фикерләшкән.

Закон нигезендә зират өчен бирелгән җирләрнең авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать категориясенә күчерү каралган булуы билгеләп үтелде. Хәзергә Татарстанда 3 меңнән артык зират бар. 1024 зират авыл хуҗалыгы, 17 сәнәгать, 1580е торак пунктлар, 37се аеруча сакланыла торган территорияләр һәм объектлар, 386сы категориясе билгеләнмәгән, 19ы урман фонды җирләрендә урнашкан.

Җирләрнең категорияләрен күчерү турындагы документлар Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелергә тиеш, әмма әлегә биш районнан - Буа, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чүпрәле һәм Сабадан гына гариза тапшырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан җир участоклары категориясен зиратка үзгәртү турында Буа һәм Саба районнары буенча гына карар чыгарылган.

Парламентарийлар булмаган авылларны икенче проблема дип атадылар, республикада алар - 47. Ул авылларда да зиратлар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100