Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 1 һәм 2 төркем инвалидларга нинди ташламалар каралган?

«Без улым белән инвалидлар, авыл җирендә яшибез. 1 һәм 2 төркем инвалидларга нинди ташламалар каралган?»

news_top_970_100
Татарстанда 1 һәм 2 төркем инвалидларга нинди ташламалар каралган?

Сорауга Хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева җавабын "Аргументы и факты" газетасы тәкъдим итә:

«Инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акча түләнә. Бу сумма - 1 төркем инвалидлар өчен 3538,52 сумны, 2 төркем һәм инвалид балалар өчен - 2527,06 сумны тәшкил итә.

Шулай ук 1048,97 сум күләмендә социаль хезмәтләр җыелмасы бар: рецепт буенча бирелә торган дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны дәвалау туклануы продуктлары белән; медицина күрсәткечләре буенча санаторийга юлламалар белән; дәвалау урынына бару һәм кайту өчен шәһәр яны поездлары һәм шәһәрара тарнспорт чараларына бушлай билетлар белән тәэмин итү.

Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләргә (бер нормативтан артык түгел) 50% субсидия-ташлама каралган. Үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә, җылылык өчен тотылган чыгымнарның яртысы субсидияләнә ( 1995 елның 24 ноябреннән, РФ №181 «РФ инвалидларны социаль яклау» законының 17 маддәсе).

Шулай ук, федераль ташламаларга ия булган кешеләр, шул исәптән, инвалидлар да, навигация вакытында шәһәр яны су транспортында йөргәндә 50% ташламага хокуклы (2005 елның 11 мае, ТР Министрлар Кабинетының №209 карары).  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100