Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суган кабыгыннан файдалы мазь һәм төнәтмәне ничек ясарга?

Суган кабыгы, суган кебек үк, файдалы үзлекләргә ия. Шуңа күрә аны ташларга ашыкмагыз.

news_top_970_100
Суган кабыгыннан файдалы мазь һәм төнәтмәне ничек ясарга?

Суган кабыгы бронхиттан дәвалый

Бронхит вакытында суган кабыгы кайнатмасы ярдәм итәргә мөмкин. Әлеге төнәтмәдән компресс ясыйлар. Моның өчен бер стакан чамасы суган кабыгына кайнар су салабыз һәм 15 минутка калдырабыз. Шушы кайнатмада марляны чылатып алабыз, бераз сыгабыз һәм күкрәк өлешенә 30 минутка куябыз. Әлеге компрессны көнгә өч тапкыр ясарга киңәш ителә.


Суган кабыгы тән авыруларын дәваларга ярдәм итә

Дерматит һәм сөялдән котылу өчен, вакланган суган кабыгын кулланырга була. Аны вазелин яисә башка май белән бутарга кирәк. Килеп чыккан мазьны көнгә ике тапкыр сөртергә киңәш ителә. Мазьны караңгы урында саклау мөһим.

Суган кабыгы варикоздан булыша

Суган кабыгы аяклар авыртканда, кан тамырлары киңәйгәндә ярдәм итә. Ике аш кашыгы суган кабыгы һәм ике аш кашыгы ромашка өстенә ике стакан кайнар су салабыз. 15 минут кайнатабыз. Әлеге төнәтмәне 5 сәгатькә калдырабыз. Аны авырткан аякларга сөртәләр.

Аякларга массаж ясау өчен май әзерлибез

Аяк авыртуын суган кабыгыннан ясалган май да баса. Әлеге майны ясау өчен, бер уч вакланган суган кабыгын ике аш кашыгы зәйтүн яисә виноград төшләре мае белән бутыйбыз. 10-12 көн караңгы урында тотабыз. Май әзер булгач, көнгә 2-3 тапкыр аякларга массаж ясыйбыз.


Төнәтмәсе аллергияне бетерә

Аллергиядән интегүчеләргә суган кабыгыннан әзерләнгән төнәтмә тәкъдим итәбез. Моның өчен чиста итеп юылган суган кабыгына кайнар су өстибез һәм 10-15 минут кайнатабыз. Суынгач, көнгә бер тапкыр 2-3 аш кашыгы эчәргә кирәк.

Чәчләрне ныгытабыз

Суган кабыгыгыннан ясалган төнәтмә чәчләрне ныгыта, аларны ялтырата. 1:2 пропорциядә суган кабыгы белән суны бутыйбыз. Кайнатып чыгарабыз. 12 сәгать караңгы урында тотабыз. 2-3 атна дәвамында чәчне юган саен чайкыйбыз.


Гөлләрне тукландырабыз

Суган кабыгыннан ясалган төнәтмәне гөлләрне тукландыру өчен кулланырга мөмкин. Ул аларны бактерияләрдән дә саклап торачак. Моның өчен 1 стакан суган кабыгын бер литр кайнар суга салабыз. 24 сәгать төнәтәбез. Сөзгәч, гөлләрнең яфракларын сөртергә була.

Бакчада исә яфраклары саргая башлаганда кыярга сиптерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100