Су кушылган бензинны ничек танырга?

28 Января 2018

Укылган: 362 тапкыр

Фото: "Татар-информ"
Елның салкын фасылында машина йөртүчеләр өчен юлдагы бөкеләр, кышкы резиналар гына түгел, ягулык сыйфаты да борчу китерергә мөмкин.

Бензин бары тик 75 градус салкын булганда гына ката – кристаллга әверелә. 

Составына су кушылган бензин бакта конденсат хасил итә. Конденсат исә бак кырыйларына, ягулык насосы тоташкан урынга туплана. Двигательгә әләгеп, ул машинаның эшчәнлегенә зыян китерә. Көпшәләр, форсункалар эчендә боздан бөкеләр барлыкка килергә мөмкин. Аларны эретү өчен көн җылынганны көтәсе, йә насосны өйгә алып кереп, фен белән җылытасы була.

Шуңа күрә, иң дөрес вариант - су кушылган бензин салмаска!

“АиФ” газетасы язганча, моның бик гади ысулы бар. Бензин салу алдыннан, заправкадагы пистолет башыннан берничә тамчы сыеклыкны ак кәгазьгә тамызып карагыз. Әгәр бензин тиз генә җиргә шуып төшсә, димәк, ул чиста. Әгәр кәгазьдә тап хасил булып катса, бу бензинны салу-салмау турында уйларга кирәк булыр. Әлеге урында бензин салмыйча китү хәерлерәк.

Фикерләр








Сорау-җавап

Карда баттым, нишләргә?

Бу мәкалә бүген машинасы булган һәр кешене  кызыктырыр дип уйлыйм. Машина йөртергә өйрәткәндә, карга батсаң нишләргә икәнен күрсәтмиләр бит, ә шулай да моны һәркем белергә тиеш. “Кар әсирлегенә эләккән машинаны ничек итеп коткарырга?” дигән темага сөйләшәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла