Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

СМС аша талак кабул ителәме? (Сорау-җавап)

Мөселман кешесе хатынын аерганда, кесә телефоны аша гына талак кыла аламы? Әллә б...нең йөзенә бәреп әйтергә кирәкме? – дип сорый Бөгелмәдән Айрат.

news_top_970_100
СМС аша талак кабул ителәме? (Сорау-җавап)

Айратның соравына Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов җавап бирә:

-          Бисмилләһи-рахмән-иррәхим.

СМС аша хәбәр ителгән талак булса, монда без ир кешенең үзенә: “Хәбәрне үзең җибәрдеңме?” - дип сорау бирергә тиеш булабыз. Үз ниятең, үз теләгең беләнме? –дигән сорау да туачак. “Әйе” - дигән очракта гына аны кабул итәргә мөмкин.

Чөнки телефонның башка кеше кулына эләгүе дә бар бит, ягъни телефон башка кеше кулына эләгеп, бу хәлиткеч хәбәрне икенче берәүнең җибәрүе дә бик ихтимал. СМС буенча җибәрелгән талакны инкарь итмибез, без аны кабул гына итмибез. Моны эшләүче ире үзе икәнен исбатласа гына, кабул ителә.

Мөселман гаиләсе дин нигезендә корылырга тиеш. Һәр ике як дин кануннарын хөрмәт итсә, күркәм була. Гаилә корыр алдыннан никах килешүе дә төзергә киңәш итәбез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100