Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сезнең тормышны "агулаучы" 5 төр кеше

Акыл иясе Джим Рон болай дигән: «Сез – ул күп вакытыгызны бергә башкара торган әнә теге биш кеше».

news_top_970_100
Сезнең тормышны "агулаучы" 5 төр кеше
Әгәр сезнең дә тормышыгызда бу шулай икән, тиз арада яныгыздагы зарарлы гадәтләре булган кешеләргә игътибар итәргә кирәк. Сезнең исемлектә андый кешеләр бар икән, аларның начар гадәтләре сезгә күчмәсен өчен алардан ерак торырга тырышыгыз. Менә бу биш кешедән читтәрәк йөрсәгез, тормышыгыз көйле барачак.

1. Пессимист

Мондый кешеләр янәшәсендә көнегез караңгы һәм төссез узачак. Пессимистлар һәрвакытта да якты кояш урынына болытлы көн күрәләр. Алар яхшыга караганда начарлыкка күбрәк ышана. Күңел төшенкелегенә бирелү, тормыштан кәнагәть булмау, бар нәрсәдән дә зарлану - пессимист авыруының беренче билгеләре. Үзегез дә пессимистка әйләнмәс өчен аларны читләп үтегез.

2. Көнче


"Көнләшү "дигән ямьсез хис тормышны җимерергә мөмкин. Аның битлекләре күп төрле, билгеләрен тиз генә танып та булмый. Көнчеләр сездә нәрсә бар, шуны үзләренеке итәргә телиячәкләр.

3. Гәйбәтче


Әгәр дә сезнең дустыгыз һәрвакыт бүтән кешеләрне тикшерә, алар турында гәйбәт сүзләр сөйли икән, ул гайбәтче. Ул бүтән кешеләрне начар яктан күрсәтәм дип, бүтәннәр алдында үзенең дәрәҗәсен генә төшерәчәк. Андый кешедән дә котылырга кирәк.

4. Корбан

Мондый кешеләрнең тормышы гел моң-зардан гына тора. Әлләни зарланырлык сәбәпләр булмаса да, алар аны эзләп табачак. Корбаннар авыр ситуацияләрдә һәрвакыт бүтәннәрне гаеплиләр. Начар эштә эшләсә - җитәкчелек, үзенең ялгыз булуында - дуслары, сәламәтлеге начар булса - урамдагы һава торышы гаепле булыр. 

5. Сатлыкҗан

Сез кайсы дусларыгызга ышанырга, ә кайсыларына серләрегезне ачып салмаска икәнен беләсезме? Моңа лаек булмаган кешегә ышанырга ашыкмагыз. Сатлыкҗаннар сезнең белән дус булып, йөрәк түрендә сакланган иң зур серегезне белергә тели.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100