Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Селфи ясаганда тугызынчы каттан егылып, исән калган Татарстан кызының язмышы нинди булган?

Хәзер бу кыз кияүгә чыккан һәм бала тапкан.

news_top_970_100
Селфи ясаганда тугызынчы каттан егылып, исән калган Татарстан кызының язмышы нинди булган?

13 майда эфирга чыккан тапшыруда Елена Малышева Татарстан медицинасын илдәге иң яхшыларның берсе дип әйтте. "Мәскәү, Татарстан - бу космос", - диде ул.

Болай дияргә сәбәп тә бар: заманында Татарстан табиблары  27 метр биеклектән егылып төшкән 16 яшьлек кызны коткарганнар. Бу хакта сөйләргә дип, Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) табибларын "Сәламәтлек" тапшыруына чакырганнар. 

Студиядә Чаллыдан һәм Казаннан реаниматологлар, хирурглар, ортопедлар, психологлар утырды. 

Бу кыз Чаллыда тугызынчы каттан егылып төшкән. Ул иптәшләре белән селфи ясамакчы булган. Кызның башы әйләнеп киткән һәм ул егылып төшкән.

Казанда Балалар республика клиник хастаханәсендә табиблар өч көн дәвамында 16 яшьлек кыз гомере өчен көрәшкән. Аннан соң биш ай буена аны тормышка кайтару буенча эшләгәннәр.

Шуннан соң Альвина исемле бу кызга психологлар ярдәм иткән.

Бу вакыйгадан соң өч ел ярым узган. Хәзер бәхетле кыз тормышка тулаем кайта алган, кияүгә чыккан һәм бала тәрбияли.

Видеоның 12.15 минутыннан тапшыруда Чаллы кызы турында сюжет башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100