Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бозлавыкта таюдан ничек сакланырга?

Кыш җитүгә , һава торышы белән бәйле хәвеф-хәтәр арта. Бәла аяк астында: кибеткә генә чыгып керим дигәндә дә, таеп егылып, аяк-кулларны каймыктырырга мөмкин. Каймыктырып кына калсаң, бер хәл, сынса, чаптырып йөрүеңне инде оныт, күпмедер вакыт хастаханә юлын таптарга туры киләчәк. Имгәнүләрдән ничек сакланырга соң?

news_top_970_100
Бозлавыкта таюдан ничек сакланырга?

Имгәнүләрдән ничек сакланырга соң?

  • кышын урамга кечкенә үкчәле һәм табаны тайгак булмаган аяк киемендә чыгарга;  

  • аяк киеме өчен җирне яхшырак тоемларга булыша торган махсус насадкалар кулланырга мөмкин;

  • йөрү өчен куркынычсызрак юлларны, сукмакларны сайларга. Бозсызрак һәм яктыртылган урыннардан йөрү хәерлерәк. Әгәр инде бозлавыктан бару котылгысыз икән, ашыкмый гына, тезләрне ярым бөккән хәлдә, аяк табанына нык басып бару кирәк. Куллар мөмкин кадәр буш булырга тиеш, кесәгә тыгарга һич ярамый, бу, егылган очракта, имгәнү ихтималлыгын арттыра. Егылуыгызны сизсәгез, ян кырыегызга егылырга тырышыгыз, чөнки аркага, ягъни чалкан төшсәң, умырткалыкка һәм баш миенә зыян килергә мөмкин;

  • бозлавык вакытында машиналар юлыннан читтәрәк бару кирәк. Салкын вакытта автомобильләрнең тормозга басу юлы арта. Транспорт көткәндә, тукталышта да юл кырыеннан читтәрәк тору зарури, юкса таеп китеп, тәгәрәмәч астына эләгү ихтимал.    

<~>

Татарстан имгәнүләр саны югары булган төбәкләр санына керә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш травматолог-ортопеды Сергей Кривошапко сүзләренә караганда, узган елда Татарстанда яшәүче һәр унынчы кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар булган. 68 проценты – көнкүрештә, 24 проценты – урамда, тагын 2 проценты – производствода алган имгәнүләр. Тулаем ил буенча ел дәвамында уртача 13 миллион кеше җәрәхәтләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100