Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы башлыгын ни өчен ачуланган?

8 Мая 2018

Укылган: 1086 тапкыр

Фото: tatarstan.ru
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган «Җиңү" оештыру комитеты утырышы вакытында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка кисәтү ясады.

«Борис Кириллович миңа Лаеш районындагы бер мәктәпнең аның исемен йөртүе, әмма бинаның тиешле хәлдә булмавы турында дәгъва белдерде. Бу сорау сезгә, Михаил Павлович. Моңа игътибар итегез. Бездә бердәнбер Советлар Союзы Герое бар. Ояты ни тора бит. Бу мәсьәләне тиз арада хәл итегез!» — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район җитәкчесенә. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.

  • Быел Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбенә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исеме бирелгән.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла