Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путинның беренче бала өчен пособиесе ничә сум тәшкил итә һәм нинди гаиләләргә биреләчәк?

"Әлегә Россия Федерациясе күләмендә норматив-хокук документлары юк, Татарстанда бу пособиенең ничек исәпләнәчәге һәм ничек түләнәчәге турында берни дә әйтә алмыйбыз» - дип аңлаттылар ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

news_top_970_100
Путинның беренче бала өчен пособиесе ничә сум тәшкил итә һәм нинди гаиләләргә биреләчәк?

Ләкин шунысы мәгълүм: пособие төбәктәге узган елның икенче кварталындагы яшәү минимумы күләмендә түләнәчәк. Пособиене беренче балалары 2018 елның 1 январеннән соң туган гаиләләр генә алырга мөмкин. Шул сәбәпле, январьда балалары туганнар өчен түләү 8490 сумны тәшкил итәчәк. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда баланың яшәү минимумы шул сумма иде. Пособиене ай саен, балага 1,5 тулганчы түләячәкләр, - дип яза "Аргументы и факты" газетасы. 

Пособиене алу әти-әнинең кеременә бәйле, алар эшлиме, эшләмиме - бу мөһим фактор түгел. Хисап өчен нигез итеп хезмәткә яраклы халыкка үткән елның икенче кварталында түләнгән яшәү минимумы күләме алына. Шул рәвешчә исәпләгәндә, Татарстанда беренче балалары туган гаиләләр өчен бу сумма - 9142 сумны тәшкил итәчәк (2017 елның икенче квартлында хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы). Пособие алу өчен гаиләнең уртача кереме яшәү минимумын 1,5 өлешкә (бер кешегә 13713 сум) артып китмәскә тиеш. Бала да шулай ук гаилә әгъзасы итеп санала. 

Тулы булмаган гаиләдә гомуми керемнәрнең суммасы 27426 сумнан артырга тиеш түгел. Өч кеше – әти, әни, баладан торган гаиләгә – максималь сумма 41139 сум. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100