Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паста тешләрнең эмален саклый дигән сүз дөресме?

Галимнәр бер паста да тешнең эмален саклый алмый дигән нәтиҗә ясаган.

news_top_970_100
Паста тешләрнең эмален саклый дигән сүз дөресме?
Швейцария һәм Бразилия белгечләре уздырган тикшеренүләр бер генә теш пастасы рекламасының да "эмальне эррозиядән саклый", "эмальне ныгыта", "тешләрнең сизгерлеген киметә" дип ышандыруы дөреслеккә туры килмәвен ачыклаган.

Галимнәр фикеренчә, теш пастасы ярдәмендә тешләрне бозылудан саклап булмый. Хәтта, киресенчә, артык чистарта дигән теш пасталары тешләрнең эмаль катламын бозуы билгеле булган.

"Татар-информ" агентлыгы чыгарган күзәтүдән аңлашылганча, эмаль катламын саклау өчен даими рәвештә стоматологка барырга, тешләр гигиенасын үтәргә, вакытында ашарга кирәк. Эмаль әче тирәлектә бозыла. Мондый тирәлекне сәнәгать масштабларында консервантлар кулланып ясалган ризык куллану китереп чыгара икән. 

Теләсә кайсы теш пастасы авыз куышлыгындагы ризык калдыкларын бетерергә, тешләрне һәм уртларны зарарлы микроблардан чистартырга ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100