Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди чирләр булганда инвалидлык гомерлеккә бирелә?

РФ хезмәт министрлыгы гомерлеккә инвалидлык бирелә торган исемлеккә үзгәрешләр кертте.

news_top_970_100
Нинди чирләр булганда инвалидлык гомерлеккә бирелә?

Гомерлек инвалидлык хромосома аномалияләре булган очракта (мәсәлән, Даун синодромы) бирелә. Шулай ук кан оюга бәйле рәвештә килеп туган патологияләр, бот-оча буыны өлкәсендә ике аяк та ампутацияләнгән очракта бирелә. 

Исемлеккә Дюшенн миодистрофиясе (мускулларның көчсезлеге, генетик чир), кофакторлы фенилкетонурия (нәселдән килә торган чир, вакытында дәвалау булмаганда акыл зәгыйфьлегенә китерә), ювениль артрит, терминаль стадиядәге бөер авыртуы кергән.

Шушы диагнозлар белән мөрәҗәгать итүчелә балигъ булган кешеләргә инвалидлык гомерлеккә, балаларга 18 яшь тулганчыга кадәр бирелә. 18 яше тулганнар инвалидлыкны озайту өчен кабат мөрәҗәгать итәргә тиеш түгел. Инвалидлык бирелгән балалар, 18 яшь тулгач, кабат мөрәҗәгать итәргә тиеш була.

Хезмәт министрлыгы сайтында бу диагнозлар булган очракта "дәвалау мөмкин түгел яки дәвалау булганда да уңай якка үзгәреш булуы анык түгел" диелә.

Хәзерге вакытта министрлык бу исемлекне тулыландыру белән мәшгуль. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100