Мигъраҗ кичәсенең әһәмияте нәрсәдә?

12 Апреля 2018

Укылган: 605 тапкыр

Автор: Фәния ХУҖАХМӘТ
Фото: Михаил Захаров, архивтан
Иртән күзләребезне ачканда бер җиребез дә авыртмыйча сау-сәламәт булса, бер көн буе ашарыбызга булса, Аллаһ тыйганнардан тыелып, кушканнарын үтәп яши алсак, без, мөселманнардан да бәхетлерәк кеше юктыр. Әле бит шуның өстенә дини бәйрәмнәребез дә бар. Ул көннәрдә ураза тотабыз, намазлар, Коръән укыйбыз, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Мигъраҗ кичәсе, Мигъраҗ көне шундыйлардан. Быел ул 12-13 апрель көненә туры килә.

Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе.

Мигъраҗ кичәсе хәзерге вакытта күп кенә мөселман илләренең хөкүмәт бәйрәме итеп билгеләп үтелә. Чөнки Мигъраҗ – Аллаһка якынлыкның иң югары дәрәҗәседер. Бу бәйрәм Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.)нең 7 кат күккә ашуы белән бәйле. Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд (с.г.в.) бер тапкыр Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда, янына Җәбраил (г.с.) фәрештә килә. Ул үзе белән Бурак, ягъни «Яшен тизлеге белән йөрүче» дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), күз ачып йомганчы, Гарәбстаннан Бәйтел Мөкаддәс дип аталган изге Коддус (Иерусалим) шәһәренә килеп җитә. Биредә ул үзеннән элгәре булган пәйгамбәрләр белән күрешә, алларында намаз укый. Буракны җирдә калдырып, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), намаздан соң, Җәбраил фәрештә белән күккә аша, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең(!) сүз әйтелә. Күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Соңыннан, килгән юлы белән, Мәккәгә кайтарыла. Шулкадәр араны үтеп кайтканчы, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең яткан урыны да суынырга өлгерми. Бу хәл 621 елның 27 нче рәҗәбенә каршы төндә була...

Намазларда укыла торган «Әттәхийәт» догасы – нәкъ менә Аллаһ белән Пәйгамбәребезнең кара-каршы сөйләшүеннән чыккан дога. Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган вә өммәте өчен дә Мигъраҗ теләгән. «Йа, Раббым, Мигъраҗ могҗизасы белән мине нигъмәтләндердең. Өммәтем өчен дә нигъмәт теләр идем», – диюенә җавап итеп АллаһТәгалә: «Мөэминнең мигъраҗы – намаздыр», – дигән.

Димәк, кешеләр намазларын төгәл укысалар, алар да Пәйгамбәр (с.г.в.)нең мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм бик саваплы булырлар.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәр (с.г.в.)гә өч бүләк булды:

1) Биш вакыт намаз фарыз кылынды;

2) «Бәкара» сүрәсенең ахырына ике аять өстәлде (285-286 нчы аятьләр);

3) Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.) Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачак.

Бу кичәдә ястүдән соң унике рәкәгать хаҗәт намазы укыла, һәр рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң ун «Ихлас шәриф» укыла һәм һәр ике рәкәгатьтән соң бер сәлам бирелә.

«Сүбхәнәллааһи вә лхәмдүлилләәһи вә ләәиләһә илләллааһу валлаһү әкбәр. Вәләә хәүлә вәләәкуввәтә иллә билләәһил галиййил-газыйм».

«Әстәгфируллааһәл-газыймә вә әтүүбүиләйк(ә)», дип, һәм йөзтапкыр «Салават шәриф» укыла.

Югарыда әйтелгән намаз 12 рәкәгатьурынына йөз рәкәгатьтә укыла ала.

Бу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылып, 12 рәкәгать намаз укырга нәсыйхәт ителә. Намазларны укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен укып, түбәндәге теләкләрне теләргә киңәш ителә: “Йә Шәфкатьле, Мәрхәмәтле, Һәрнәрсәгә көче җитүче, бөтен барлыкларны Үзенә Буйсындыруы, Кодрәтле Аллаһым! Шушы мөбарәк Мигъраҗ кичәсендә башкарган 12 рәкәгать шөкрана намазымны һәм укыган “Исме әгъзам”ны кабул ит. Бу кичәдә Пәйгамбәрең салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Үзеңнең күрү дәрәҗәсен насыйп иткәнең кебек, безгә ахирәттә Үзеңнең дидарыңны күрергә насыйп ит. Үземне, гаиләмне, туганнарымны, дусларымны, авылларыбызны, шәһәрләребезне күзгә күренгән һәм күренмәгән бөтен начарлыклардан сакла, каршыбызда бәрәкәт һәм ризык ишекләрен һәрдаим ачык тот. Дөньяда, кабердә, ахирәттә олы дәрәҗәләргә һәм сөенечләргә ирештер. Әмиин бихурмәти сәййидәл мурсәлииин”.

“Татар мөселман календаре”ннан.

Фикерләр








Сорау-җавап

Казанда фатирларга җылы бирүне ни өчен туктатмыйлар?

Бу көннәрдә һава температурасы сизелерлек күтәрелү сәбәпле, Казан башкарма комитетына гражданнар йортларга җылы бирүне сүндерүне сорап мөрәҗәгать итә башлаган. 

Сорау-җавап

Яран гөлне дөрес итеп ничек күчереп утыртырга?

Яз җитү белән, хуҗабикәләр өйдәге гөлләрне күчереп утырта башлый. Бу гөлләр өчен кыштан соң табигый уяну кебек. Татар халкы бик яратып үрчетә торган яран гөлен күчереп утырту өчен дә яз - иң кулай вакыт.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла