Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинаңны урлап китмәсеннәр өчен нишләргә?

Татарстанда җинаятьчеләрне эзләүче тикшерүчеләр машинаны урлаудан саклау өчен нишләргә кирәк икәнен аңлатты.

news_top_970_100
Машинаңны урлап китмәсеннәр өчен нишләргә?

Машина талау иң күп очрый җинаятьләрнең берсе булып исәпләнә. Регистратор, антирадар, акча, магнитола, салонда булган кыйммәтле әйберләрне урлау киң таралган. Җинаятьчеләр тәрәзәләрне, йозакны ватып, машинага зыян салып китәргә дә мөмкин.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, автокарак корбаны булмас өчен, машинада кыйммәтле әйберләрне, сумка, кошелек кебек кирәк-яракны күренеп торырлык итеп калдырмаска кирәк. Шушы әйберләрне алу өчен, машинаны ватып китүләре бар. Калдырган очракта, аларга берәр тамга кую хәерле. Бу очракта полиция хезмәткәрләренә бу әйберләрне ачыклау уңайлырак булачак.

"Аиф" порталы автокарак корбаны булмау өчен, тагын берничә ысул тәкъдим итә. Машинага аэрография рәсеме төшерү дә уңай нәтиҗә бирә. Машина урлаучылар тамгалы машиналарга тимәскә тырыша. Теләсә-кайсы почмактагы сервисларга ышанмагыз. Алар үзләре үк каракларны сезнең машина артыннан җибәрергә мөмкин. 

Машинадан чыкканда, һәрвакытта да двигательне сүндереп, бикләп кую гадәтенә ияләшегез. Машина талауның классик ысулы - тәгәрмәч тишелү. Йөртүче тәгәрмәчен карарга чыккан арада, ачык салоннан кыйммәтле әйберләрне алып китәләр. Машина караклары еш кына арткы бамперга консерва банкасы бәйләп куя. Сәер тавышны карарга чыккан йөртүче машинасыннан искән җилне генә тоеп калырга мөмкин.

Сата башласагыз, автомобилегезнең руле артына чит кеше утыртып карарга ашыкмагыз. Шул рәвешле машинаны урлап киткән очраклар да шактый. Сатарга барганда, машина документларының бөтен комплектын да үзегез белән йөртмәгез.

Машина янына теләсә-кемне китермәгез. Ашыккан, машина кабынмаган вакытта, чит кешеләрдән ярдәм сорарга ашыкмагыз. Ярдәм тәкъдим итүчеләр үзләре үк машинага зыян салып киткән булырга мөмкин. Чит кеше кабызырга ярдәм иткәннән соң, берникадәр вакыттан машинагыздан колак кагуыгыз ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100